[1] Ул кѳннәрдә Август кайсар тарафыннан бѳтен Рим империясендәге бар кешеләрне исемлеккә теркәргә дигән боерык бирелде.
[2] Бу теркәү беренче тапкыр уздырылды. Ул вакытта Сурия ѳлкәсе белән Күрини идарә итә иде.
[3] Язылу ѳчен ћәркем үз нәселе шәћәренә китте.
[4] Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәћәреннән Яћүдиягә, Давыт шәћәренә, Бәйтлехемгә китте, чѳнки Йосыф Давыт нәселеннән иде.
[5] Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде.
[6] Алар Бәйтлехемдә булганда Мәрьямнењ бала табар вакыты җитте.
[7] Мәрьям үзенењ беренче Баласын – Ир Баланы тудырды. Ул Аны биләде ћәм утлыкка салды, чѳнки аларга кунак йортында урын булмады.
[8] Ул тирәләрдә шул тѳнне берничә кѳтүче кырда сарык кѳтүе саклый иде.
[9] Алар алдында Раббыныњ бер фәрештәсе пәйда булды, ћәм алар булган урын Раббыныњ даныннан балкып китте. Кѳтүчеләр бик нык куркып калдылар.
[10] Фәрештә исә аларга әйтте: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бѳтен халык ѳчен зур шатлык алып килдем:
[11] бүген Давыт шәћәрендә сезнењ ѳчен Коткаручы туды. Ул – Мәсих, Раббы!
[12] Менә сезгә билге: сез Баланы табарсыз. Ул биләүгә биләнгән булыр ћәм утлыкта ятар.
[13] Кинәт фәрештә янында күп санлы күк фәрештәләре гаскәре күренде, ћәм алар:
[14] – Күкләрдәге Аллаћыга дан! Аллаћы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек! – дип Аллаћыны данладылар.
[15] Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соњ, кѳтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез, Бәйтлехемгә барыйк, Раббы әйткән анда булган хәлне барып күрик, – диештеләр.
[16] Алар ашыгып Бәйтлехемгә килделәр ћәм анда Мәрьям белән Йосыфны ћәм утлыкта яткан Баланы таптылар.
[17] Баланы күргәч, бу Бала хакында үзләренә хәбәр ителгәнне аларга сѳйләп бирделәр.
[18] Кѳтүчеләр сѳйләгәнне ишеткән кешеләр барысы да хәйран калдылар.
[19] Мәрьям исә боларныњ ћәммәсен күњеленә салып куйды ћәм шул хакта уйлап йѳрде.
[20] Ишеткән ћәм күргән барлык нәрсәләр ѳчен Аллаћыны данлап ћәм мактап, кѳтүчеләр кѳтүләре янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
[21] Сигез кѳннән соњ, Баланы сѳннәткә утырту вакыты җиткәч, Ања Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы ук фәрештә Ања шушы исемне кушкан иде.
[22] Муса кануны буенча пакьләнү йоласын башкару вакыты җиткәч, Мәрьям белән Йосыф, Раббы алдына китерү ѳчен, Баланы Иерусалимга алып бардылар.
[23] Чѳнки Раббыныњ канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган ћәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган.
[24] Шулай ук алар, Раббыныњ кануны буенча, корбан китерү ѳчен: «ике урман күгәрченен яки ике күгәрчен баласын» бирү ѳчен дә бардылар.
[25] Ул вакытта Иерусалимда Шимун атлы тәкъва ћәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен кѳтеп яши, ањарда Изге Рух иде.
[26] Изге Рух ања: «Раббыныњ Мәсихен күрмичә үлмәячәксењ», – дип әйткән булган.
[27] Изге Рухныњ кушуы буенча, Шимун Аллаћы Йортына килде. Балага карата Муса кануны кушканны башкару ѳчен әти-әнисе нарасый Гайсәне Аллаћы Йортына алып килгәч,
[28] Шимун сабый Баланы кулларына алды ћәм Аллаћыны данлап әйтте:
[29] – Хәзер инде, Хѳкемдар, үтәп вәгъдәњне, иминлектә җибәрәсењ колыњны.
[30] Барлык халыклар күреп торганда Үзењ әзерләп куйган котылуны, Мәҗүсиләрне яктыртачак, Исраилне, Синењ халкыњны данлыклы итәчәк яктылыкны күрде күзләрем.
[33] Гайсәнењ атасы ћәм анасы Шимунныњ Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыњлап тордылар.
[34] Шимун аларны фатихалады ћәм Баланыњ анасы Мәрьямгә әйтте: – Бу Бала Исраилдә күпләрнењ егылуына ћәм күтәрелүенә сәбәп булсын ѳчен ћәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар.
[35] Шуныњ аркылы күпләрнењ күњелләрендәге уйлары ачылыр. Һәм синењ үзењнењ күњелењә кылыч белән кадаган кебек булыр.
[36] Анда Ашер ыруыннан Пенуил кызы Ханна да бар иде. Ханна – пәйгамбәр ћәм бик карт иде. Ул, кияүгә чыккач, ире белән җиде ел яшәп,
[37] тол калган, ћәм ања хәзер сиксән дүрт яшь иде. Ул, ћәрвакыт ураза тотып ћәм дога кылып, Аллаћы Йортында кѳне-тѳне Аллаћыга хезмәт итә иде.
[38] Ханна, нәкъ шул вакытта, алар янына килеп, Аллаћыга шѳкрана кылды ћәм Иерусалимныњ азат ителүен кѳтеп торучы кешеләрнењ барысына да Бала хакында сѳйләде.
[39] Раббы кануны буенча башкарырга тиеш булганны үтәп бетергәннән соњ, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәћәргә, Гәлиләядәге Насарага кайтып киттеләр.
[40] Бала исә үсә, ныгый ћәм зирәк акыл белән тула иде. Аллаћыныњ фатихасы Аныњ ѳстендә булды.
[41] Һәр елны Гайсәнењ әти-әнисе Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә баралар иде.
[42] Гайсә унике яшьлек вакытта, алар гадәттәгечә Иерусалим шәћәренә бәйрәмгә килделәр.
[43] Бәйрәм кѳннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимда калды, ә әти-әнисе бу турыда белмәделәр.
[44] Алар Аны, башка юлчылар белән бергә бара, дип уйладылар. Бер кѳнлек юл үткәннән соњ, Аны кардәшләре ћәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар.
[45] Һәм, таба алмагач, Гайсәне эзләп, кире Иерусалимга килделәр.
[46] Өч кѳннән соњ Аны Аллаћы Йортында таптылар. Ул яћүд укытучылары арасында аларны тыњлап ћәм сораулар биреп утыра иде.
[47] Гайсәне ишеткәннәрнењ барысы да Аныњ тирән акылына, Аныњ җавапларына хәйран калганнар.
[48] Аны күреп, әтисе-әнисе бик гаҗәпләнде. Әнисе: – Улым, ни ѳчен Син безнењ белән шулай эшләдењ? Без әтиењ белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
[49] Гайсә аларга: – Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә? – дип әйтте.
[50] Ләкин алар Ул әйткән сүзләрне ањламадылар.
[51] Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты ћәм әти-әнисенә итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнењ барысын да күњелендә саклады.
[52] Гайсә исә үсте, акыл җыйды, Аллаћыга да, кешеләргә дә бик ошый иде.