Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:54

[1] Халыкка әйтәсе сүзләрен сѳйләп бетергәннән соњ Гайсә Кәпәрнаумга килде.

[2] Бер йѳзбашыныњ үзе бик ихтирам иткән хезмәтчесе авырып үлем хәлендә ята иде.

[3] Йѳзбашы, Гайсә турында ишеткәч, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән яћүдләрнењ аксакалларын Гайсә янына җибәрде.

[4] Алар, Гайсә янына килеп җиткәч: – Ул йѳзбашы Синењ ярдәмењә лаек, чѳнки ул безнењ халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күњелләреннән ялвардылар.

[6] Һәм Гайсә алар белән китте. Йѳзбашыныњ ѳенә җитәргә бераз калгач, йѳзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын җибәрде: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгел.

[7] Шуња күрә Синењ каршыња барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, ћәм минем хезмәтчем савыгачак.

[8] Мин үзем дә башка берәүгә буйсынам, ћәм минем кул астымда гаскәриләр бар. Аларныњ берсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.

[9] Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды ћәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.

[10] Җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайткач, авыру хезмәтченењ савыккан булуын күрделәр.

[11] Озак вакыт үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәћәргә китте. Шәкертләре ћәм күп халык Ања ияреп барды.

[12] Гайсә шәћәр капкасына якынлашып килгәндә, шәћәрдән мәет күтәреп чыгалар иде. Бер тол хатынныњ бердәнбер улы үлгән икән. Шәћәрдән хатын белән бергә күп кешеләр чыгып килә иде.

[13] Раббы, хатынны күргәч, аны бик кызганды. – Елама, – диде Ул хатынга.

[14] Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, ћәм Гайсә: – Егет, сиња әйтәм, тор! – диде.

[15] Үлгән егет торып утырды ћәм сѳйләшә башлады. Шулай итеп Гайсә аны анасына кайтарып бирде.

[16] Барысы да куркып калдылар ћәм Аллаћыны данладылар. – Безнењ арадан бѳек Пәйгамбәр чыкты. Аллаћы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.

[17] Гайсә хакындагы мондый хәбәр бѳтен яћүдләр иленә ћәм аныњ тирә-ягына таралды.

[18] Яхъя пәйгамбәрнењ шәкертләре бу хәлләрнењ барысы хакында остазларына сѳйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кѳтикме?» – дип сорарга Раббы янына ике шәкертен җибәрде.

[20] Гайсә янына килгәч, алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кѳтикме», – дип сорарга җибәрде, – диделәр.

[21] Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, кѳчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган ћәм күп сукырларны күзле иткән иде.

[22] Гайсә Яхъядан килгәннәргә болай дип җавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне ћәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сѳйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.

[23] Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле.

[24] Яхъя җибәргән кешеләр киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сѳйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?

[25] Нәрсә карарга бардыгыз соњ сез? Купшы киемнәргә киенгән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр ћәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында.

[26] Ул чакта, нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бѳегрәк!

[27] Изге язмада: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Синењ алдыњнан Сиња юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аныњ турында.

[28] Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъя пәйгамбәрдән бѳегрәк берәү дә юк. Ә Аллаћы Патшалыгында ињ кечесе дә аннан бѳегрәк, – дип әйтте Гайсә.

[29] Бу сүзләрне ишеткән бѳтен халык, хәтта салым җыючылар да, Аллаћыныњ хак икәнен икърар иттеләр, чѳнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр.

[30] Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр ћәм канун укытучылары Аллаћыныњ үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар.

[31] Гайсә дәвам итеп: – Шулай итеп, бу буын кешеләрен нәрсәгә тињләп була, алар нәрсәгә охшаган? – диде. –

[32] Алар: «Без сезгә күњелле кѳйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый.

[33] Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Ул – җенле», – дисез.

[34] Адәм Улы килде. Ашый да, эчә дә, ћәм сез: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларныњ ћәм гѳнаћлыларныњ дусты», – дисез.

[35] Ә Аллаћыныњ Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителде.

[36] Фарисейләрнењ берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейнењ ѳенә кереп, табын янына утырды.

[37] Шул шәћәрдә яшәүче гѳнаћлы бер хатын, Гайсәнењ фарисей ѳендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде.

[38] Ул Гайсәнењ артында елап басып торды, күз яшьләре Аныњ аякларын чылатты. Гайсәнењ аякларына тамган күз яшьләрен үзенењ чәчләре белән сѳртеп, Аныњ аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.

[39] Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынныњ нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гѳнаћлы хатын», – дип уйлады.

[40] Гайсә ања: – Шимун! Мин сиња бер нәрсә әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей.

[41] Гайсә әйтте: – Ике кешенењ әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары бар икән: берсенењ бурычы биш йѳз динар, ә икенчесенењ – илле динар.

[42] Ләкин, алар түли алмаганлыктан, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсыњ, аларныњ кайсысы аны күбрәк яратыр?

[43] – Бурычы күбрәк булганыдыр, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә ања: – Син дѳрес уйлыйсыњ, – диде.

[44] Һәм, хатынга таба борылып, Шимунга: – Бу хатынны күрәсењме? Мин синењ ѳењә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдењ. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сѳртте.

[45] Син Мине үпмәдењ, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый.

[46] Син Минем башыма май сѳртмәдењ, ә ул Минем аякларымны хуш исле май белән майлады.

[47] Мин әйтермен ни ѳчен икәнлеген: аныњ гѳнаћлары күп иде, ћәм алар кичерелде, шуња күрә аныњ мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.

[48] Һәм Гайсә хатынга: – Гѳнаћларыњ кичерелде, – диде.

[49] Табын артында утыручылар бер-берсе белән: – Кем Ул? Ул хәтта гѳнаћларны да кичерә! – дип сѳйләшә башладылар.

[50] Гайсә исә хатынга: – Ышануыњ сине коткарды, имин йѳр, – диде.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters