[1] Гайсә унике шәкертен чакырып китерде дә, бѳтен җеннәрне куып чыгарырга, авыруларны дәваларга куәт, вәкаләт биреп,
[2] аларны Аллаћы Патшалыгы хакында вәгазь сѳйләргә ћәм авыру кешеләрне савыктырырга җибәрде.
[3] Ул аларга: – Юлга бернәрсә дә алмагыз. Юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алырга кирәк түгел, – диде. –
[4] Нинди йортка керсәгез, ул шәћәрдән киткәнче, шул йортта калыгыз.
[5] Әгәр сезне кабул итмәсәләр, ул шәћәрдән киткәндә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез.
[6] Шәкертләр юлга чыктылар ћәм, бѳтен җирдә Яхшы хәбәрне таратып, авыруларны савыктырып, авылдан-авылга йѳрделәр.
[7] Идарәче Һируд боларныњ барысы турында ишетеп аптырашта кала. Чѳнки кайберәүләр: «Бу – үледән терелеп торган Яхъя»,
[8] кайсылары: «Ильяс җиргә килгән», башкалары исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнењ берсе терелгән», – дип әйтәләр иде.
[9] Ә Һируд: – Яхъяныњ башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соњ: миња Аныњ турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр? – диде. Һируд Аны күрергә теләде.
[10] Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сѳйләп бирделәр. Үзе белән аларны гына алып, Ул Бәйтсайда дигән шәћәргә китте.
[11] Ләкин, Гайсәнењ кая киткәнен белеп, халык Аныњ артыннан барды. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаћы Патшалыгы турында сѳйләде ћәм савыгуга мохтаҗларны савыктырды.
[12] Кѳн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт Гайсә янына килеп: – Зинћар ѳчен, халыкны тарат, якын-тирәдәге авылларга, утарларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Монда бит кеше йѳрми торган урын, – диделәр.
[13] Ә Гайсә: – Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде. – Безнењ биш икмәк белән ике балыктан башка ћичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнењ барысына ризыкны без сатып алыйкмы? – диделәр шәкертләр.
[14] Ә анда биш мењ чамасы кеше бар иде. Гайсә шәкертләренә: – Аларны тѳркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде.
[15] Шәкертләр шулай эшләделәр, бѳтен булган кешене утырттылар.
[16] Шуннан соњ Гайсә биш икмәкне ћәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шѳкрана кылды ћәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен, шәкертләренә бирде.
[17] Барысы да ашадылар ћәм туйдылар, калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
[18] Бервакыт Гайсә Үзе генә дога кылганда, шәкертләре Аныњ янында иделәр, ћәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
[19] Алар Ања: – Кемдер Чумдыручы Яхъя ди, башкалары исә Ильяс, ә кайберләре, борынгы пәйгамбәрләрнењ берсе терелгән дип исәплиләр, – дип җавап бирделәр.
[20] Гайсә алардан сорады: – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? Петер Ања: – Син Аллаћыныњ Мәсихе, – дип җавап бирде.
[21] Ә Гайсә җитди рәвештә моны беркемгә дә әйтмәскә кушты.
[22] Ул: – Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде.
[23] Гайсә барысына да әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, ћәр кѳн үзенењ хачын алып Миња иярсен.
[24] Чѳнки кем үзенењ тормышын саклап калырга тели, аны югалтыр, ә кем тормышын Минем хакка югалта, ул аны саклап калыр.
[25] Үзен югалта яки үзен ћәлак итә икән, бѳтен дѳньяны үзенеке итүдән кешегә ни файда?
[26] Кем Миннән ћәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Адәм Улы да Үзенењ балкып торган шѳћрәте белән, Атаныњ ћәм изге фәрештәләрнењ даны белән килгән вакытта ул кешедән гарьләнер.
[27] Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Аллаћы Патшалыгын күргәнче үлемне татымаячаклар.
[28] Шушы сүзләрне сѳйләгәннән соњ сигез кѳн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны ћәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде.
[29] Гыйбадәт кылган вакытта Аныњ йѳзе үзгәрде, киеме ялтырап торган ак тѳскә керде.
[30] Шул вакыт ике кеше, балкып торган шѳћрәттә пәйда булып, Аныњ белән сѳйләшә башладылар. Алар, Муса белән Ильяс, Гайсәнењ Иерусалимда гамәлгә ашырырга тиеш булган дѳньядан китүе хакында әйттеләр.
[32] Петер ћәм аныњ белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Уянып китеп, Гайсәнењ балкып торган шѳћрәтен ћәм Аныњ янында торган ике кешене күрделәр.
[33] Ул кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Өйрәтүче! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Без монда ѳч чатыр корыйк, берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен дә белми иде.
[34] Петер әйтеп тә бетермәде, бер болыт пәйда булды ћәм аларны каплап алды. Алар болыт эчендә калгач, шәкертләр курыктылар.
[35] Болыттан: – Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыњлагыз! – дигән сүзләр ишетелде.
[36] Тавыш әйтеп бетергәч, шәкертләр Гайсәнењ бер Үзе генә калганын күрделәр. Алар бу хәлне сер итеп сакладылар, күргәннәре хакында ул кѳннәрдә беркемгә бернәрсә сѳйләмәделәр.
[37] Икенче кѳнне, алар таудан тѳшкәч, Гайсәне күп халык каршы алды.
[38] Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем улымны килеп кара, зинћар ѳчен. Ул минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. –
[39] Явыз рух ања ћѳҗүм итә ћәм бала кинәт кычкыра башлый, тәне тартыша, авызыннан күбекләр чыга. Явыз рух аны бер дә калдырмый, ул аны харап итә!
[40] Шәкертләрењнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем, чыгара алмадылар.
[41] – Әй, имансыз ћәм бозык буын! Миња сезнењ белән күпме вакыт булырга, сезне күпме түзеп торырга? Улыњны алып кил, – диде ања Гайсә.
[42] Малай Гайсә янына килгән вакытта җен аны җиргә екты ћәм ул тартыша башлады. Әмма Гайсә шакшы рухны тыйды ћәм баланы савыктырды, аннары үсмерне атасы кулына тапшырды.
[43] Аллаћыныњ бѳеклеген күреп барысы да тањ калдылар. Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, Ул шәкертләренә:
[44] – Бу сүзләрне хәтерегезгә салыгыз: Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә тиеш, – диде.
[45] Ләкин алар ањламадылар. Бу сүзләрнењ мәгънәсе алардан яшерелгән иде, шуња күрә тѳшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар.
[46] Шәкертләр үзләре арасыннан кемнењ ињ бѳек булуы турында бәхәсләшә башладылар.
[47] Гайсә, аларныњ уйларын белеп, бер баланы алды да Үзе янына бастырды:
[48] – Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше Мине Җибәрүчене кабул итә. Арагызда ињ кечкенәгез чын мәгънәсендә бѳек кеше.
[49] Шуннан соњ Яхъя әйтте: – Өйрәтүче! Бер кешенењ, Синењ исемењне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек, ћәм ул безнењ белән Синењ артыњнан йѳрмәгәнгә күрә, без ања туктарга куштык.
[50] Гайсә ања: – Туктатмагыз. Сезгә каршы булмаган кеше сезнењ яклы, – диде.
[51] Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды ћәм юлга чыкты.
[52] Ул Үзе алдыннан хәбәрчеләр җибәрде. Алар, Гайсәнењ килүенә бѳтен нәрсәне әзерләп кую ѳчен, Самарея җирендәге бер авылга керделәр.
[53] Әмма, Ул Иерусалимга юл тотканга күрә, Гайсәне анда кабул итмәделәр.
[54] Гайсәнењ шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя исә, моны күреп: – Раббыбыз! Күктән ут тѳшсен ћәм аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисењме? – диделәр.
[55] Ләкин Гайсә, аларга таба борылып, аларны тыйды.
[56] Һәм алар икенче авылга киттеләр.
[57] Юлда барганда кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсањ да, мин Синењ артыњнан барырмын, – дип әйтте.
[58] Гайсә ања: – Тѳлкеләрнењ ѳннәре, кошларныњ оялары бар, ә Адәм Улыныњ башын терәр урыны да юк, – дип җавап бирде.
[59] Гайсә икенче берәүгә: – Миња ияр! – диде. Ә теге кеше: – Әфәнде! Өемә кайтып башта атамны күмеп килергә рѳхсәт ит, – диде.
[60] Ләкин Гайсә ања әйтте: – Үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен. Ә син бар ћәм Аллаћы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
[61] Тагын икенчесе: – Мин Синењ артыњнан барырмын, Әфәнде! Ләкин башта ѳемдәгеләр белән саубуллашып килергә рѳхсәт ит, – диде.
[62] Ә Гайсә: – Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаћы Патшалыгы ѳчен ышанычлы түгел, – диде.