[1] Шимбә кѳн үткәннән соњ, Магдалалы Мәрьям, Ягъкубныњ анасы Мәрьям ћәм Салуми Гайсәнењ гәүдәсен барып майлау ѳчен хуш исле майлар сатып алдылар.
[2] Атнаныњ беренче кѳнендә, иртән иртүк, кояш чыгу белән алар кабер янына киттеләр.
[3] – Кабер алдындагы ташны безгә кем аударып бирер икән? – диештеләр бер-беренә алар.
[4] Килеп җиткәч, карасалар – таш читкә аударылган! Ә ул таш бик зур иде.
[5] Кабер эченә керү белән, алар уњ якта озын ак кием киеп утыручы бер егетне күреп алдылар ћәм куркып киттеләр.
[6] – Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды. Ул монда юк. Менә Ул яткан урын.
[7] Ә сез Аныњ шәкертләренә ћәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә барыр ћәм, Ул Үзе әйткәнчә, сез Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
[8] Алар, кабердән чыгып, куркуларыннан калтырап йѳгерделәр ћәм беркемгә дә ћичнәрсә әйтмәделәр – алар бик нык каушаганнар иде.
[9] Атнаныњ беренче кѳнендә, иртән иртүк, Гайсә, үледән терелеп торгач, ињ элек Магдалалы Мәрьямгә күренде. Гайсә бу хатынныњ эченнән җиде җенне куып чыгарган иде.
[10] Мәрьям Гайсәне күрүе турында элегрәк Гайсә белән бергә йѳргәннәргә хәбәр итте. Алар хәсрәткә тѳшеп, елап утыралар иде,
[11] ћәм алар Гайсәнењ исән булуына ћәм Мәрьямнењ Аны күрүенә ышанмадылар.
[12] Шуннан соњ шәћәрдән китеп барган ике шәкертенә Гайсә башка кыяфәттә күренде.
[13] Алар, кире кайтып, калганнарына хәбәр иттеләр. Әмма аларга да ышанмадылар.
[14] Нићаять, унбер шәкерте ашап утырган чакта, Гайсә аларга да күренде. Ышанмаганнарына ћәм күњелләре каты булуына Ул аларны шелтәләде, чѳнки алар үледән терелеп торган Гайсәне күрүчеләргә ышанмадылар.
[15] Ул аларга әйтте: – Барыгыз, бѳтен җир буйлап барлык кешеләргә Яхшы хәбәрне таратыгыз.
[16] Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хѳкем ителәчәк.
[17] Иман китергәннәр мондый галәмәт билгеләре күрсәтерләр: алар Минем исемемне әйтеп, җеннәрне куып чыгарырлар, яња телләрдә сѳйләшерләр,
[18] кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнењ ѳстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар.
[19] Шулай дигәннән соњ Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаћыныњ уњ ягына утырды.
[20] Ә шәкертләре, китеп, бѳтен җир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йѳрделәр ћәм Раббы аларга ярдәм итеп торды, аларныњ сѳйләгәннәрен илаћи билгеләр белән раслады.