Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:

[2] – Беренче айның беренче көнендә Очрашу чатырын кор.

[3] Чатырның эченә Боерыклар сандыгын куй һәм аны пәрдә белән аерып ал.

[4] Аннары өстәлне алып кил дә аның өстенә барлык кирәкле әйберләрне куй. Аннары чатырга шәмдәлне урнаштыр һәм аңа яктырткычларны куеп чык.

[5] Хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәхне Боерыклар сандыгы каршысына куй, ә чатырга керә торган урында пәрдә эл.

[6] Корбан яндыру мәзбәхен Очрашу чатыры алдында урнаштыр,

[7] ә чатыр белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су сал.

[8] Чатыр тирәли ишегалды ясап, ишегалды капкасына пәрдә эл.

[9] Изгеләндерү мае ал да чатыр һәм андагы барлык әйберләрне май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, чатыр изге булыр.

[10] Аннары корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, мәзбәх тулысынча изге булыр.

[11] Шулай ук юынгычны һәм аның аскуймасын май сөртеп изгеләндер.

[12] Һарунны һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп коендыр.

[13] Шуннан соң, изге киемнәр кидереп, Һарунны май сөртеп изгеләндер – рухани итеп, Миңа хезмәткә багышла.

[14] Шулай ук аның угылларын да китер, аларга да күлмәкләр кидер

[15] һәм, Миңа хезмәт итә алсыннар өчен, аталарына май сөрткән кебек, май сөрт. Шуннан соң алар да Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар. Шулай итеп, алар буыннан-буынга күчеп баручы руханилыкка багышланган булырлар.

[16] Муса Раббы кушканнарның барысын да башкарды.

[17] Чатыр икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә корылды.

[18] Чатырны корганда, Муса башта нигезләрен салды, рамнарын урнаштырды, борысларын тарттырды һәм баганаларын утыртты.

[19] Аннары ул, Раббы кушуы буенча, корылма өстенә ике кат каплавыч япты.

[20] Боерыклар язылган таш такталарны сандык эченә салды да, аның колгаларын урнаштырып, капкачын япты.

[21] Сандыкны чатыр эченә кертте һәм, Раббы кушканча, Боерыклар сандыгын аерып кую өчен, пәрдә элде.

[22] Очрашу чатырының төньяк өлешендә, чатыр эчендәге пәрдә каршысында, Муса өстәл урнаштырды

[23] һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы өстәлгә икмәк куйды;

[24] Очрашу чатырының көньяк өлешендә, өстәл каршысында, шәмдәл урнаштырды,

[25] һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы шәмдәлгә яктырткычларны тезеп чыкты.

[26] Очрашу чатыры эчендәге пәрдә каршысында Муса алтын мәзбәх урнаштырды

[27] һәм анда, Раббы кушуы буенча, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

[28] Аннан соң Муса чатырга керә торган урында пәрдә элде;

[29] Очрашу чатыры алдында корбан яндыру мәзбәхен урнаштырды һәм, Раббы кушуы буенча, шунда тулаем яндыру корбаны китерде һәм икмәк бүләге тәкъдим итте.

[30] Аннары Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су салды.

[31] Муса, Һарун һәм аның угыллары анда аяк-кулларын юа торган булдылар.

[32] Алар, Раббы Мусага кушканча, кул-аякларын Очрашу чатырына кергән саен һәм мәзбәхкә якынайган саен юдылар.

[33] Муса, чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды ясап, капкасына пәрдә элде. Мусаның эше шуның белән тәмәмланды.

[34] Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды.

[35] Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде.

[36] Чатыр өстеннән болыт күтәрелгәндә, исраилиләр, һәрбер туктаган урыннарыннан юлга кузгалып, сәяхәтләрен дәвам иттерделәр,

[37] ә инде болыт күтәрелмәсә, аның кузгалганын көтеп туктап тордылар.

[38] Көндезләрен Раббы болытының чатыр өстендә торуын, ә төннәрен болыт эчендә ут януын исраилиләр бөтен сәяхәтләре дәвамында үз күзләре белән күрделәр.

Чыгыш — Chapters