Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага әйтте:

[2] – Барлык хатыннарның беренче ир балалары Миңа багышлансын. Исраилиләрдә беренче булып туган һәр адәм баласы һәм иркәк терлек – Минеке.

[3] – Мисырдан, коллык йортыннан котылган көнегезне хәтерегездә саклагыз, – диде Муса халыкка. – Чөнки бу көндә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне шул җирдән алып чыкты. Ачы камырдан пешергән икмәк ашамагыз ул көнне.

[4] Сез Абиб аеның шушы көнендә Мисырдан китәсез.

[5] Раббы сезнең ата-бабаларыгызга: «Кәнгани, хитти, амори, хивви һәм явүсиләр яшәгән җирләрне сезгә бирермен», – дип ант итте. Ул сезне сөт вә бал агып торган шул җирләргә алып килгәч, елның шушы аенда түбәндәге йоланы үтәгез:

[6] җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз, ә җиденче көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез.

[7] Шушы җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз; сездә ачы камырдан пешерелгән икмәк булмаска тиеш, яшәгән җирегездә ачыткы салынган бернәрсә дә булмасын.

[8] Ул көнне һәркем үзенең углына: «Мисырдан киткән чагымда, Раббының минем өчен ни-нәрсә эшләвен хәтердә яңартыр өчен үтим мин бу йоланы», – дип аңлатсын.

[9] Бу йола сезнең кулыгыздагы тасма һәм маңгаегыздагы билге кебек булсын, Раббы кануны сезнең телегездә саклансын, чөнки Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты.

[10] Шулай булгач, бу кагыйдәне һәр елны билгеләнгән вакытта үтәгез.

[11] Раббы, сезне кәнганиләр яши торган җиргә алып барып, бу җирне сезгә биргәч (шушы җирне сезгә бирермен, дип, Ул сезгә һәм ата-бабаларыгызга ант итте),

[12] беренче булып туган һәр ир баланы Раббыга багышлагыз. Беренче булып туган иркәк мал-туар да – Раббыныкы.

[13] Беренче туган һәр ишәк баласын бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, ишәк баласының муенын сындырыгыз. Сезнең беренче туган ир балагыз да йолып алынырга тиеш.

[14] Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез.

[16] Үзенең кодрәтле кулы белән Раббының безне Мисырдан алып чыгуын хәтердә тоту өчен, кулыгыздагы тасма яки маңгаегыздагы билге кебек булыр бу.

[17] Фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт иткәч, Аллаһы аларга пелештиләр җиренә илтә торган кыска юлдан барырга ирек бирмәде, чөнки Ул: «Исраилиләргә сугышырга туры килсә, алар, кире уйлап, Мисырга әйләнеп кайтырга мөмкин», – дип әйтте.

[18] Шуңа күрә Аллаһы аларны урау юлдан, чүл аша Камышлы диңгезгә алып китте. Мисыр җиреннән чыкканда, Исраил халкының кулында инде сугыш коралы бар иде.

[19] Йосыфның сөякләрен Муса үзе белән алды, чөнки кайчандыр бервакыт Йосыф: «Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз», – дип, исраилиләрне ант иттергән була.

[20] Суккөттән чыккач, Исраил халкы, чүл кырыендагы Этам дигән җирдә тукталып, чатырлар корды.

[21] Көндезен Раббы, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп барды, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктыртты. Шуңа күрә алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итә алдылар.

[22] Болыт баганасы – көнозын, ә ут баганасы төне буе алардан аерылмады.

Чыгыш — Chapters