Skip to content
Opens in a new window

[1] Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, менә нәрсә диделәр: – Исраилнең Раббы Алласы сиңа: «Минем хөрмәткә бәйрәм ясасыннар өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит», – дип әйтә.

[2] Фиргавен исә: – Кем соң ул Раббы?! Нишләп әле мин аны тыңларга һәм исраилиләрне җибәрергә тиеш?! Мин Раббыны белмим һәм исраилиләргә китәргә рөхсәт итмим! – диде.

[3] – Гыйбриләр Алласы безгә күренде, – дип җавап бирде Һарун белән Муса. – Зинһар, Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, безгә өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит. Әгәр моны эшләмибез икән, Ул безне үтерер: без йә берәр авырудан үләрбез, йә кылычтан һәлак булырбыз.

[4] Ә Мисыр патшасы: – Муса, Һарун! Ни өчен халыкка эшләргә комачаулыйсыз? Барыгыз, эшләгез!

[5] Сезнең халык бик күбәйде, ә сез аларны эштән аермакчы! – дип әйтте.

[6] Исраилиләр өстеннән күзәтчелек итүче назыйрларга һәм җитәкчеләргә фиргавен шул көнне үк әмер бирде:

[7] – Элек сез, кирпеч сугу өчен, салам бирә идегез, хәзер инде саламны үзләре барып тапсыннар.

[8] Алар сугарга тиешле кирпеч саны элеккечә калсын, кимемәсен. Алар ялкауландылар, шуңа күрә үз Аллаларына корбан китерү өчен җибәрүемне сорыйлар.

[9] Күбрәк эшләргә мәҗбүр итегез, ул чагында алар эшләрләр һәм ялган сүзләрне тыңламаслар.

[10] Назыйрлар һәм җитәкчеләр, халык янына барып: – Моннан соң фиргавен сезгә, кирпеч сугу өчен, салам бирмәскә карар итте;

[11] хәзер барыгыз, саламны үзегез табыгыз, ә кирпечне элек күпме суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк әзерләргә тиешсез, – диделәр.

[12] Шуннан соң исраилиләр бөтен Мисыр буйлап салам урынына камыл җыярга чыгып киттеләр.

[13] Назыйрлар: – Сугылган кирпечнең күләме элеккечә, саламыгыз булган вакыттагы сыман калсын! – дип, аларны мәҗбүрләп эшләттеләр.

[14] Фиргавеннең назыйрлары исраилиләр арасыннан билгеләп куелган җитәкчеләрне: – Сез хәзер кирпечне нигә элекке күләмдә сукмыйсыз? – дип кыйнадылар.

[15] Әлеге җитәкчеләр фиргавенгә барып зарландылар: – Син нишләп безнең белән – үзеңнең колларың белән шулай эшлисең?

[16] Салам бирмисең, ә үзең элек күпме кирпеч суккан булсак, хәзер дә шулкадәр кирпеч сугуны таләп итәсең, шуның өстенә әле безне кыйныйлар. Шулай эшләп, синең кешеләр үз өстенә гаеп ала!

[17] Фиргавен исә: – Сез ялкауландыгыз, эшләргә теләмисез, шуңа күрә Раббыгызга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт сорыйсыз.

[18] Ә хәзер барыгыз, эшләгез! Сезгә бернинди дә салам бирмәячәкбез, элек күпме кирпеч суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк кирпеч бирергә тиешсез, – диде.

[19] Исраилиләрнең җитәкчеләре «Сугылган кирпечнең көндәлек күләме кимемәскә тиеш!» дигәнне ишеткәч, үзләренең бәлагә таруларын аңладылар.

[20] Фиргавен яныннан чыккач, алар үзләрен көтеп торучы Муса белән Һарунны очраттылар.

[21] – Безне фиргавен һәм аның күзәтчеләре нәфрәтенә дучар иткән өчен, Раббы сезгә җәза бирсен! Сез фиргавенне, аның хезмәтчеләрен безгә дошман ясадыгыз һәм, безне үтерү өчен, аларга кылыч тоттырдыгыз, – диделәр алар Муса белән Һарунга.

[22] Муса кабат Раббыга мөрәҗәгать итте: – Йа Хуҗа-Хакимем, нигә Син Үз халкыңны шундый бәлагә дучар кылдың? Нәрсәгә дип мине бирегә җибәрдең?

[23] Мин, фиргавенгә барып, аңа Синең исемеңнән сөйләп бирдем, һәм ул шул вакыттан бирле халыкны җәберли башлады. Син бит, халыкка ярдәм итү өчен, бернәрсә дә эшләмәдең!

Чыгыш — Chapters