Skip to content
Opens in a new window

[1] Мисырдан китүләренең өченче аенда, айның беренче көнендә Исраил халкы Синай чүленә килеп җитте; Рефидимнән китеп, биредә тукталганнан соң, тау каршындагы бер урында чатырларын корды.

[3] Муса Аллаһы хозурына тауга менде, һәм Раббы таудан аңа болай дип сүз катты: – Ягъкуб токымына, ягъни Исраил халкына әйт:

[4] «Мисыр халкына Минем ниләр кылганымны һәм сезне, бөркет канатларына утырткандай, Мисырдан Үз яныма алып килгәнемне күрдегез.

[5] Хәзер, әгәр Миңа тулысынча буйсынсагыз һәм Минем белән төзегән килешүгә тугрылык сакласагыз, башка халыклар арасыннан Мин сайлап алган халык булырсыз. Бөтен җир – Минеке,

[6] ә сез Минем өчен руханилар патшалыгы, изге халык булырсыз». Минем шушы сүзләремне исраилиләргә җиткер.

[7] Шуннан соң Муса таудан төште һәм, халыкның өлкәннәрен җыеп, Раббы кушканнарның һәммәсен аларга җиткерде.

[8] Бар халык бертавыштан: – Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез, – дип җавап кайтарды. Муса халыкның җавабын Раббыга ирештерде.

[9] Раббы Мусага: – Халык Минем белән сөйләшүеңне ишетсен һәм сиңа һәрвакыт ышансын өчен, Мин синең янга куе болыт эчендә килермен, – диде. Кешеләрнең нәрсә әйткәнен Раббыга сөйләп биргәннән соң,

[10] Раббы Мусага болай диде: – Халык янына бар! Бүген һәм иртәгә аларны изгеләндер! Кешеләр үзләренең киемнәрен юсыннар һәм

[11] өченче көнгә әзер булып торсыннар: Мин бөтен халыкның күз алдында Синай тавына төшәрмен.

[12] Син тау тирәли сызык сыз да халыкка әйт: «Сак булыгыз! Тауга күтәрелмәгез, хәтта тау итәгенә дә якынлашмагыз. Тауга орынган җан иясе – кешеме ул, хайванмы – үлем җәзасына тартылырга тиеш: аны таш яки ук атып үтерегез, тик кул белән кагылмагыз». Халык мөгез быргы кычкыртканны көтсен, бары тик шуннан соң гына алар тауга күтәрелә алырлар.

[14] Муса таудан төште дә халыкны изгеләндерде. Кешеләр үз киемнәрен юдылар.

[15] Муса халыкка: – Берсекөнгә әзер булып торыгыз, аңарчы хатыннарыгыз белән якынлык кылмагыз, – дип әйтеп куйды.

[16] Өченче көнне иртән тауга куе болыт төште, күк күкрәп, яшен яшьнәде һәм быргының колак яргыч тавышы ишетелде – стандагы халык курка калды.

[17] Шулвакыт Муса кешеләрне, Аллаһы белән очрашырга дип, станнан алып чыкты, һәм алар тау итәге янына килеп бастылар.

[18] Синай тавы төтенгә күмелде, чөнки Раббы тауга ут эчендә төште. Таудан, мичтән чыккан сыман, төтен бөркелә иде. Тау тоташтан селкенеп торды.

[19] Быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Шулчак Муса Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Аллаһы, күк күкрәтеп, аңа җавап кайтарды.

[20] Раббы Синай тавының башына төште һәм Мусаны Үз янына чакырды. Шуннан Муса тауга күтәрелде.

[21] Раббы Мусага әйтте: – Аска төш тә халыкны кисәт: Мине күрергә дип ашкынмасыннар, югыйсә күбесе үләр.

[22] Хәтта Миңа якынлашырга җыенган руханилар да үзләрен пакьләргә тиеш; пакьләмәсәләр, аларны да һәлак итәрмен.

[23] – Халык Синай тавына менә алмый, – диде Муса. – Син бит тау тирәли сызык сызарга һәм шул җирне изге дип исәпләргә куштың.

[24] – Аска төш, – дип җавап кайтарды Раббы, – һәм бирегә Һарунны алып мен. Әмма руханилар һәм халык Минем янга тауга менәргә ашкынмасын, юкса Мин аларны җәзалармын.

[25] Муса аска – халык янына төшеп, боларның барысын да аларга сөйләп бирде.

Чыгыш — Chapters