[1] Бесалел сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясады. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булды.
[2] Ул аның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизәде.
[3] Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркетте.
[4] Шуннан соң ул, сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгертте.
[5] Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидерде.
[6] Бесалел сандыкның капкачын саф алтыннан эшләде. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булды.
[7] Аннары, алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына ясады:
[8] берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетте; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнде.
[9] Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап тордылар. Алар, бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәделәр.
[10] Бесалел сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл ясады.
[11] Ул, аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап алды;
[12] өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап алды.
[13] Соңыннан дүрт алтын боҗра коеп, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркетте.
[14] Боҗраларны ул кыса янына урнаштырды; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерде.
[15] Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгертте. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк иде.
[16] Бесалел өстәлгә куя торган савыт-сабаны – тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне һәм чүлмәкләрне саф алтыннан ясады.
[17] Бесалел шәмдәлне саф алтыннан чүкеп ясады. Ул аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп ясады.
[18] Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе – бер якта, өчесе икенче якта булды.
[19] Касә үзе бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булды – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалды.
[20] Бесалел шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә ясады.
[21] Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булды, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалды.
[22] Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелде.
[23] Бесалел шәмдәлнең җиде яктырткычын, филтә кыскычын һәм улакларын саф алтыннан ясады.
[24] Ул шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан ясады.
[25] Бесалел сәрви агачыннан хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен ясады. Бу мәзбәх тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булды. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясалып, алар мәзбәх белән бербөтен булдылар.
[26] Бесалел, мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизәде.
[27] Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетте. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелде.
[28] Бесалел колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән каплады.
[29] Соңыннан Бесалел, хушбуй әзерләгәндәге кебек, изгеләндерү мае һәм хуш исле саф сумала-майлар ясады.