Skip to content
Opens in a new window

[1] Чатыр өчен ун пәрдә тегелсен, пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелсен.

[2] Пәрдәләрнең барысын да бер зурлыкта эшлә: буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк булсын.

[3] Пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тек.

[4] Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куй, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена тек:

[5] беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килсен.

[6] Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма яса.

[7] Чатырны каплау өчен, янә бер каплавыч яса. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерлә.

[8] Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булсын.

[9] Башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтыр. Чатырның алгы ягындагы алтынчы пәрдәне ике кат итеп бөклә.

[10] Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк яса.

[11] Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшлә һәм аларны элмәкләргә кидер.

[12] Ә пәрдәләрнең өстәмә өлеше – каплавычның артып калган бер яртысы – чатырның арт ягына асылынып төшсен.

[13] Пәрдәләрнең һәр ике ягыннан да бер терсәккә чыгып калган кисәге исә чатырның ян-якларын капласын.

[14] Чатыр өчен янә ике каплавыч эшлә: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән булсын.

[15] Чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар яса.

[16] Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым булырга тиеш.

[17] Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнсен.

[18] Чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам

[19] һәм көмештән кырык нигез яса – һәр рам астында, чыгынтыларга туры китереп, икешәр нигез булсын.

[20] Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам

[21] һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез яса.

[22] Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам,

[23] ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам яса.

[24] Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелсен; ике почмак та бертөрле ясалсын.

[25] Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез булыр – һәр рам астына икешәр нигез.

[26] Борысларны сәрви агачыннан яса: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс,

[27] икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булсын.

[28] Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылсын.

[29] Рамнарны алтын белән капла һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркет; бу борысларны да алтын белән капла.

[30] Чатырны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча төзе.

[31] Зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукы да аның өстенә керубим сурәтләре чик.

[32] Сәрви агачыннан дүрт багана яса һәм аларны алтын белән капла. Дүрт баганага алтыннан эшләнгән ыргаклар беркет, баганалар астына дүрт көмеш нигез куй һәм алтын ыргакларга пәрдәне эл.

[33] Пәрдәне чатыр түбәсендәге каптырмалар астына урнаштыр һәм пәрдә артына Боерыклар сандыгын куй. Бу пәрдә Изге бүлмәне Иң изге бүлмәдән аерып торсын.

[34] Иң изге бүлмәдәге Боерыклар сандыгы өстенә капкач куй.

[35] Пәрдәнең икенче ягына, изге икмәкне кую өчен, өстәл урнаштыр: өстәл чатырның төньягында торсын. Чатырның көньягына, өстәл каршысына, шәмдәл куй.

[36] Соңыннан, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшлә; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелсен.

[37] Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан биш багана һәм алтын ыргаклар ясап, аларны да алтын белән капла. Баганалар өчен биш бакыр нигез кой.

Чыгыш — Chapters