[1] Раббы исә Мусага: – Фиргавен өчен Мин сине Аллаһы кебек итәрмен, ә Һарун синең пәйгамбәрең булыр, – диде. –
[2] Сиңа нәрсә боерсам, барысын да туганың Һарунга әйт, ә ул, Исраил халкына бу җирдән чыгарга рөхсәт итсен өчен, фиргавенгә җиткерер.
[3] Мин исә фиргавенне киреләндерермен, ә соңыннан Мисырда бик күп могҗизалар тудырырмын.
[4] Ләкин фиргавен ул чагында да тыңларга теләмәс. Шуннан соң Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлылар өстенә куркыныч җәзалар җибәреп, Үз гаскәремне – халкым Исраилне Мисыр җиреннән алып чыгармын.
[5] Мисыр өстенә авыр кулымны сузып, Үз халкымны шуннан алып чыкканда, мисырлылар Минем Раббы булуымны белерләр.
[6] Раббы ничек кушса, Муса белән Һарун шулай эшләделәр.
[7] Алар фиргавен белән сөйләшкәндә, Муса – сиксән, ә Һарун сиксән өч яшьтә иде.
[8] Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
[9] – Фиргавен сездән могҗиза күрсәтүне таләп итсә, Һарунга әйт, ул үзенең юл таягын җиргә ташласын, һәм таяк фиргавен күз алдында еланга әверелер.
[10] Муса белән Һарун фиргавен янына бардылар һәм, Раббы нәрсә кушкан булса, шуны үтәделәр. Һарунның таякны җиргә ыргытуы булды, таяк фиргавен һәм аның хезмәтчеләре күз алдында еланга әверелде.
[11] Шуннан соң фиргавен үзенең акыл ияләрен һәм тылсымчыларын чакырып китерде, һәм Мисыр сихерчеләре тылсымнары белән Һарун кылганны кылдылар:
[12] таякларын җиргә ташлаулары булды, һәр таяк шундук еланга әверелде, әмма Һарунның таягы тегеләрнең барлык таякларын йотып бетерде.
[13] Фиргавен исә һаман киреләнә бирде. Барысы да Раббы әйткәнчә булды: фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты.
[14] Раббы шуннан Мусага әйтте: – Фиргавеннең йөрәге йомшармый, халыкка китәргә рөхсәт бирми ул.
[15] Иртә белән фиргавен Нил елгасы буена чыгар, син, шунда барып, аны көт. Еланга әверелгән теге таягыңны да үзең белән ал
[16] һәм фиргавенгә болай дип әйт: «Раббы, гыйбриләр Алласы, мине синең янга җибәреп: „Миңа табыну өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит“, – дип әйтергә кушкан иде. Ләкин син моңарчы Аны тыңламадың.
[17] Шунлыктан Раббы болай дип әйтә: „Хәзер син Минем Раббы икәнемне белерсең!“ Менә, кулымдагы таягым белән Нил елгасына сугуым булыр, су канга әверелер.
[18] Андагы балык үлеп бетәр, елга сасый башлар, һәм мисырлылар аннан су эчә алмас».
[19] Раббы болай дәвам итте: – Һарунга әйт, ул үзенең таяк тоткан кулын Мисырдагы барлык елгалар, арыклар, күлләр һәм һәр сусаклагыч өстенә сузсын, аның шулай эшләве булыр – шундук барча сулар канга әверелер. Мисырның һәр җирендә кан булыр. Хәтта агач һәм таш савытлардагы су да канга әверелер.
[20] Муса белән Һарун Раббының кушканын үтәделәр. Һарунның фиргавен вә аның хезмәтчеләре күз алдында, таягын күтәреп, Нил елгасына сугуы булды – бөтен су канга әверелде.
[21] Нилдагы балыклар үлде, һәм, андагы су сасып, мисырлылар аннан су эчә алмадылар. Мисырның һәр җирендә кан иде.
[22] Мисыр тылсымчылары, үз сихерләрен кулланып, шуны ук эшләделәр. Фиргавен, киреләнеп, Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Һәммәсе дә Раббы әйткәнчә булды.
[23] Фиргавен, Муса белән Һарунның кылган эшләренә игътибар бирмичә, борылып, өенә кайтып китте.
[24] Барлык мисырлылар елга суын эчә алмадылар һәм эчәргә су табу максаты белән Нил ярлары буйлап коелар казыдылар.
[25] Раббының Нил елгасына сугуына җиде көн узды.