[1] Аннары Раббы Мусага болай диде: – Фиргавен янына бар да, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!
[2] Әгәр син аларга китәргә рөхсәт итмәсәң, янә тоткарласаң,
[3] Раббы, Үзенең кулын сузып, кырдагы хайваннарыңа – атларыңа, ишәкләреңә, дөяләреңә, сыерларыңа, сарыкларыңа һәм кәҗәләреңә коточкыч үләт зәхмәте җибәрәчәк.
[4] Ә Исраил халкының терлеген Раббы мисырлылар терлегеннән аерып куячак, һәм исраилиләрнең бер генә хайваны да үлмәячәк».
[5] Шушы хәлнең кайчан буласын билгеләп, Раббы: – Иртәгә бу җирдә Мин моны эшләячәкмен, – дип әйтте.
[6] Икенче көнне Раббы шулай эшләде дә: мисырлыларның бар терлеге үлеп бетте, ә Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәде.
[7] Фиргавен, белешер өчен, кешеләр җибәрде, һәм, дөрестән дә, Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәгән иде. Шулай да фиргавен каршы торуын дәвам итте һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт бирмәде.
[8] Раббы Муса белән Һарунга: – Мичтән, уч тутырып, көл алыгыз, һәм фиргавен күз алдында Муса шул көлне күккә сибеп җибәрсен.
[9] Көл шунда, тузанга әйләнеп, бөтен Мисырны каплап алыр, һәм илдәге барча кешеләр вә хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланыр, – диде.
[10] Муса белән Һарун, мичтән көл алып, фиргавен каршына килеп бастылар. Мусаның көлне күккә сибеп җибәрүе булды, кеше һәм хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланды.
[11] Тылсымчылар Муса янына чыга алмадылар, чөнки алар, барлык мисырлылар кебек, эренле чуан белән капланган иделәр.
[12] Ә Раббы исә фиргавендә янә дә кирелек тудырды, һәм фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Бөтенесе дә Раббы Мусага әйткәнчә булды.
[13] Аннары Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк фиргавен янына барып бас та, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!
[14] Әгәр бу юлы да рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин барлык бәла-казаларны синең үзеңә, хезмәтчеләрең һәм халкың өстенә җибәрәчәкмен. Һәм шул чагында син бөтен җир йөзендә Минем кебек бер зат та юклыгын беләчәксең.
[15] Хәзер Мин, кулымны сиңа һәм синең халкыңа каршы юнәлтеп, сине һәм синең халкыңны җир йөзеннән юк итәрлек үләт зәхмәте җибәрә алыр идем.
[16] Әмма син көч-кодрәтемне күрсен, һәм исемем бөтен җир йөзендә данга күмелсен өчен, Мин сине исән калдырам.
[17] Син Минем халкыма әле дә каршы торасың һәм китәргә рөхсәт итмисең.
[18] Белеп тор: иртәгә шушы вакытта Мин Мисырның нигезе салынган көннән алып бүгенгә кадәр күрелмәгән гаять көчле боз яудырачакмын.
[19] Хәзер үк терлегеңне һәм кырда булган бар нәрсәңне ышык урынга кертеп яшерергә куш; югыйсә, түбә астына кермичә, ачык кырда калган һәр кешене яисә хайванны боз сугып үтерәчәк».
[20] Раббы сүзеннән куркуга төшкән фиргавен хезмәтчеләре үз терлекләрен һәм колларын тиз генә җыеп алдылар.
[21] Ә инде Раббы сүзенә ышанмаган мисырлылар колларын һәм терлекләрен кырда калдырдылар.
[22] Раббы Мусага әйтте: – Кулыңны күккә суз, һәм шундук бөтен Мисырда боз ява башлар. Кешеләрне, терлекләрне, Мисыр җирендәге барлык үсемлекләрне боз сугар.
[23] Мусаның таякны күккә сузуы булды, Раббы, күкләр күкрәтеп, боз җибәрде, җиргә яшен төшерде. Бөтен Мисыр өстенә Раббы ишеп боз яудыра башлады.
[24] Боз яуды, яшен яшьнәде – ил буларак Мисырның нигезе салынган көннән алып мондый көчле бозның яуганы юк иде әле.
[25] Мисыр кырларындагы бар нәрсәне – кешеләрне, терлекләрне һәм үсемлекләрне боз харап итте, хәтта агачларны сындырып бетерде.
[26] Бары тик исраилиләр яши торган Гөшен җирендә генә боз яумады.
[27] Фиргавен, Муса белән Һарунны чакырып, аларга: – Бу юлы гөнаһ миндәдер: Раббы хаклы, ә мин һәм минем халкым гаепле.
[28] Раббыга дога кылыгыз! Аллаһы боз яудыруын һәм күк күкрәтүен туктатсын! Шуннан мин сезгә китәргә рөхсәт итәрмен, һәм сез монда калмассыз, – диде.
[29] – Шәһәрдән чыгуга мин, кулларымны күтәреп, Раббыга дога кылырмын, – диде Муса фиргавенгә, – шуннан күк күкрәү дә, боз яву да туктар, һәм син Раббының Җир хуҗасы булуын белерсең.
[30] Әмма мин ни синең, ни хезмәтчеләреңнең Раббы Алладан әле дә курыкмавын беләм.
[31] (Җитен инде өлгергән, ә арпа баш җибәргән иде, шуңа күрә бу үсемлекләр һәлак булды.
[32] Ә бодай белән борай исә, соңрак өлгергәнгә күрә, исән калды.)
[33] Муса, фиргавен яныннан китеп, шәһәрдән чыкты да кулларын Раббыга күтәрде. Күк күкрәү дә, боз яву да туктады. Җир өстенә бүтән яңгыр да коймады.
[34] Моны күрүгә, фиргавен янә гөнаһ эш кылды: ул үзе дә, хезмәтчеләре дә тагын киреләнә башлады.
[35] Фиргавен әүвәлгечә үҗәтләнә бирде һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт итмәде. Һәммәсе дә Муса аша Раббы әйтеп куйганча булды.