Skip to content
Opens in a new window

[1] Муса үзенең кайнатасы – Мидьян каһине Итероның вак терлекләрен көтә иде. Бервакыт ул, сарыкларын чүлгә алып китеп, Аллаһы тавы Хореб янына килеп чыкты.

[2] Шунда янып торган күгән куагы эчендә аның алдында Раббы фәрештәсе пәйда булды. Муса куакның януын, әмма һич янып бетмәвен күрде.

[3] Шулчак ул: «Ни өчен куак дөрләп яна, әмма янып бетми? Мин бу сәер күренешне якынрак барып карыйм әле», – дип уйлады.

[4] Раббы, Мусаның куакны карарга килүен күреп, куак арасыннан аңа: – Муса! Муса! – дип эндәште. – Мин мондамын, – дип җавап кайтарды Муса.

[5] – Якын килмә, – диде Аллаһы, – аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изгедер.

[6] Мин – синең ата-бабаларыңның Алласымын; Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы! Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен каплады.

[7] Раббы әйтте: – Халкымның Мисырда газап чигүен күрдем, назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин әлеге халыкның ачы кайгысын беләм.

[8] Шуңа күрә аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: әлеге халыкны Мин, шул җирдән алып чыгып, иркен һәм уңдырышлы, сөт вә бал агып торган якларга алып барачакмын. Анда төрле халыклар: кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яши.

[9] Әйе, Исраил халкының ялваруы Миңа иреште, шулай ук мисырлыларның аларны ничек изүен дә күрдем.

[10] Менә Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар һәм Минем халкымны – Исраил халкын – Мисыр җиреннән алып чык!

[11] Муса исә Аллаһыга болай диде: – Фиргавен янына барып, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгарга мин кем соң?!

[12] – Мин синең янәшәңдә булырмын! – диде Аллаһы. – Сине Мин җибәргәннең исбаты шул булыр: халыкны Мисыр җиреннән алып чыккач, сез, бу тауга килеп, Миңа табынырсыз!

[13] Муса исә: – Әгәр мин, барып, Исраил халкына: «Мине сезнең ата-бабаларыгызның Алласы җибәрде», – дисәм, ә алар миннән: «Аның исеме ничек соң?» – дип сораса, мин нәрсә дип җавап кайтарырмын? – диде.

[14] Аллаһы Мусага болай дип җавап бирде: – Мин – Мәңге Булучы. Исраил халкына: «Сезнең янга мине Мәңге Булучы җибәрде», – дип әйт.

[15] Мусага Аллаһы тагын болай диде: – Исраилиләргә әйт: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – мине сезнең янга җибәрде». Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!

[16] Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга тапшыр: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – минем алда пәйда булды һәм: „Мисырда сезнең белән ни-нәрсә эшләүләрен күреп,

[17] Мин сезне Мисыр коллыгыннан алып чыгарга, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яшәгән, сөт вә бал агып торган җиргә алып барырга булдым“, – дип әйтте».

[18] Өлкәннәр сине тыңларлар һәм синең белән Мисыр патшасы янына барырлар. Сез аңа әйтерсез: «Безгә Раббы, гыйбриләр Алласы күренде. Раббы Аллабызга корбаннар китерү өчен, безгә, зинһар, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит».

[19] Мисыр патшасының сезгә китәргә рөхсәт итмәячәген Мин беләм; әгәр бер кодрәтле кул аны мәҗбүр итмәсә, сез китмәячәксез.

[20] Үземнең кодрәтем белән могҗизалар кылып, мисырлыларны Мин тар-мар итәрмен. Шуннан соң Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итәр.

[21] Мин мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятырмын, һәм сез Мисырдан буш кул белән китмәячәксез.

[22] Барлык Исраил хатын-кызлары мисырлы күршеләреннән, шулай ук янәшә йортларда яшәүче башка хатын-кызлардан алтын-көмеш һәм кием-салым сорар. Сез бу бүләкләрне үзегезнең угылларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Сез шул рәвешле мисырлыларны талап китәрсез.

Чыгыш — Chapters