[1] Шуннан соң Раббы Мусага: – Син үзең, Һарун, Надаб, Абиһу һәм җитмеш Исраил өлкәне тауга күтәрелегез дә ерактан гына Миңа табыныгыз.
[2] Әмма Раббы янына Муса үзе генә якынлашсын, ә калганнар моны эшләмәсен. Халык исә аның белән тауга менәргә тиеш түгел, – диде.
[3] Муса, халык янына барып, Раббының барлык сүзләре һәм кануннары турында сөйләп бирде, һәм барысы да бертавыштан: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез, – дип җавап кайтарды.
[4] Раббының барлык сүзләрен Муса язып алды, ә иртәгесен иртүк торып, тау итәгендә мәзбәх төзеде һәм Исраилнең һәр ыругыннан бер таш исәбеннән унике таш утыртып куйды.
[5] Аннары Муса Исраил егетләрен корбанлык мал алып килергә җибәрде. Бу егетләр тулаем яндыру корбаннары китерделәр һәм үгезләрне, татулык корбаны буларак, Раббыга тәкъдим иттеләр.
[6] Муса, бу хайваннарның канын алып, яртысын касәләргә салды, ә калган яртысын мәзбәхкә чәчрәтте.
[7] Муса төргәккә язылган Килешүне халыкка укыды, һәм кешеләр: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз, – диделәр.
[8] Шулчак Муса корбан канын халык өстенә чәчрәтте һәм әйтте: – Бу – Раббының сезнең белән төзегән Килешүне раслаучы кан. Шушы барлык сүзләр – Килешүнең нигезе.
[9] Шуннан соң Муса, Һарун, Надаб, Абиһу һәм Исраилнең җитмеш өлкәне тауга күтәрелделәр
[10] һәм шунда Исраил Алласын күрделәр. Аның аяклары астында зәңгәр якуттан ясалган, аяз күк төсендә басма сыман бер нәрсә бар иде.
[11] Исраилнең башлыклары Аллаһыны күрделәр, әмма Аллаһы, кулын сузып, аларга зыян китермәде, һәм алар ашадылар, эчтеләр.
[12] Раббы Мусага: – Минем янга тауга күтәрел һәм шунда кал. Мин Үземнең канун һәм боерыкларымны, ике таш тактага язып, халыкка җиткерү өчен, сиңа бирермен, – диде.
[13] Муса һәм аның ярдәмчесе Ешуа юлга кузгалдылар, һәм Муса Аллаһы тавына күтәрелде.
[14] Өлкәннәргә ул: – Без сезнең янга әйләнеп кайтканчы, безне шушында көтегез; Һарун белән Хүр сезнең янда кала – дәгъваларын чишәр өчен, кешеләр аларга мөрәҗәгать итсен, – диде.
[15] Муса менеп җитүгә, тауны болыт каплап алды.
[16] Раббы шөһрәте Синай тавына иңде, һәм болыт алты көн буена тауны каплап торды, ә җиденче көнне Раббы болытлар арасыннан Мусага мөрәҗәгать итте.
[17] Исраилиләр тау башында ялкынланып янган утка охшаган Раббы шөһрәтен күрделәр.
[18] Муса, тауга күтәрелеп, болытлар эченә керде; әлеге тауда ул кырык көн һәм кырык төн булды.