Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан Раббы Мусага болай диде:

[2] – Кара, Мин Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайладым

[3] һәм аны, Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баеттым.

[4] Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый

[5] һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала.

[6] Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабны Мин Бесалелның ярдәмчесе итеп билгеләдем. Сиңа әмер ителгән бар әйберне – Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын һәм аның капкачын, чатырның барлык кирәк-яракларын, өстәлне һәм өстәлдәге савыт-сабаны, саф алтыннан эшләнгән шәмдәлне һәм аның барлык кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, юынгычны һәм аның аскуймасын, мәһабәт киемнәрне – рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәрне, изгеләндерү маен һәм Изге бүлмә өчен хуш исле сумала-майларны әзерли алсыннар өчен, Мин шулай ук барлык һөнәрчеләргә дә осталык бирдем. Мин сиңа ничек кушкан булсам, алар барысын да шулай эшләсеннәр.

[12] Раббы Мусага әйтте:

[13] – Исраил халкына әйт: «Сез Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Сезне изге итүче Раббы икәнемне сез белсен өчен, бу көн Минем белән сезнең арадагы билге булыр.

[14] Шимбә көнне билгеләп үтегез, чөнки бу көн сезнең өчен изге. Кем дә булса шимбә көнне билгеләп үтмәсә, ул кеше үлемгә дучар ителергә тиеш; ә инде шимбә көнне нинди дә булса эш башкарган кеше, кем булуына карамастан, үз халкыннан читләштерелергә тиеш.

[15] Алты көн эшләгез, ә җиденче, ягъни шимбә көнне ял итегез, бу – Раббыга багышланган изге көн. Шимбә көнне эшләгән адәм үлем җәзасына тартылсын.

[16] Исраил халкы буыннан-буынга шимбә көнне билгеләп үтәргә тиеш, бу – мәңгегә беркетелгән килешү.

[17] Шимбә көн Минем белән сезнең арадагы мәңгелек билге булып калыр, чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күк вә җирне булдырды, ә инде җиденче көнне ял итте».

[18] Шуннан соң, Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлап, Аллаһы аңа бармагы белән язган боерыкларын – ике таш такта бирде.

Чыгыш — Chapters