[1] Раббы Мусаны чакырып алды да Очрашу чатырыннан аңа болай диде:
[2] – Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса Раббыга корбан китерсә, аның корбанлыгы эре яки вак терлек булсын.
[3] Әгәр тулаем яндыру корбаны эре терлектән булса, ул кимчелексез иркәк терлек булырга тиеш. Корбан Раббы тарафыннан кабул ителсен өчен, корбан китерүче кеше аны Очрашу чатыры алдына китерсен
[4] һәм кулын тулаем яндыру корбаны өчен китерелгән малның башына куйсын; нәтиҗәдә, Раббы, корбанны кабул итеп, шул кешенең гөнаһларын йолыр.
[5] Үгезен ул кеше Раббы алдында чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, корбан канын Очрашу чатыры каршындагы мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсеннәр.
[6] Корбан китерүче кеше, үзенең корбанлык малның тиресен тунап, аны кисәкләргә бүлсен.
[7] Һарунның угыллары, руханилар, мәзбәхкә әйбәтләп утын өйсеннәр дә ут кабызып җибәрсеннәр.
[8] Алар үгезнең бүлгәләнгән кисәкләрен, башын һәм маен мәзбәхкә, янып торган утын өстенә тезеп куйсыннар.
[9] Корбан китерүче корбанлык малның эчке әгъзаларын һәм аякларын су белән югач, рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
[10] Әгәр тулаем яндыру корбаны вак терлек икән, ул кимчелексез сарык яки кәҗә тәкәсе булырга тиеш.
[11] Корбан китерүче үзенең хайванын Раббы алдында, мәзбәхнең төньякка караган ягында чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсеннәр.
[12] Кеше үз корбанын кисәкләргә бүлгәләсен. Шуннан соң рухани әлеге кисәкләрне, хайванның башын һәм маен мәзбәхкә, янып торган утын өстенә тезеп куйсын.
[13] Корбанлык малның эчке әгъзалары һәм аяклары юылганнан соң, рухани аларның һәммәсен мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
[14] Әгәр инде тулаем яндыру корбаны кош икән, Раббыга урман күгәрчене яки бала күгәрчен китерелергә тиеш.
[15] Рухани, аны мәзбәхкә алып килеп, башын өзеп, утта яндырсын, ә канын мәзбәхнең һәр ягына сыласын.
[16] Кошның бүксәсен һәм шакшылары белән бергә арт ягын өзеп алсын да мәзбәхнең көнчыгыш ягына, көл сала торган урынга ташласын.
[17] Канатларыннан тотып, кошны икегә аерсын, ләкин өзеп чыгармасын, аннары мәзбәхтәге утын өстенә куеп яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.