[1] Раббы Муса белән Һарунга Мисыр җирендә болай дип әйтте:
[2] – Бу ай сезнең өчен беренче ай, ул сезнең ел башы аегыз булсын.
[3] Бөтен Исраил җәмәгатьчелегенә әйтегез: бу айның унынчы көнендә һәр ир кеше үз гаиләсе өчен бер бәрән алсын – һәр гаиләдә бер бәрән булсын.
[4] Әгәр гаиләдә кешеләр аз булып, бәрәнне үзләре генә ашап бетерә алмастай икән, иң якын күршеләре белән берләшсеннәр. Алдан ук кешеләр саны һәм аларның күпме ашаячагы исәпләнсен.
[5] Бу иркәк хайван – кимчелексез, бер яшьлек сарык яисә кәҗә бәрәне булырга тиеш.
[6] Шушы айның ундүртенче көненә кадәр һәркемнең терлеге үзендә саклансын, ә көне җиткәч, эңгер-меңгер төшүгә, Исраил халкыннан булган һәммәсе аларны суярга
[7] һәм терлекнең канын корбан ите ашалачак йортның ишек яңакларына вә ишек өстендәге аркылы борыска сыларга тиеш.
[8] Шул ук төнне, бәрәнне ут өстендә кыздырып, аның итен төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасыннар.
[9] Кызып җитмәгән, шулай ук суда пешерелгән бәрәнне ашамагыз, аны аяклары, эче-башы белән бергә ут өстендә кыздырып ашагыз.
[10] Аның бернәрсәсен дә иртәнгә калдырмагыз; әгәр калса, аны утта яндырыгыз.
[11] Бу итне ашаганда, киенгән булыгыз: япанчагызның чабуларын билбавыгызга кыстырып, аякларыгызга киегез, кулыгызга юл таягы алыгыз һәм тиз-тиз ашагыз, чөнки бу – Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәменең ашы.
[12] Шул төнне Мин Мисыр җире буйлап узачакмын һәм беренче булып туган һәр ир-атны вә иркәк терлекне үтерәчәкмен, Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын. Мин – Раббымын.
[13] Ә йортларыгызга сыланган кан – билге ул: канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас.
[14] Сезнең өчен бу – истәлекле көн, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм булсын. Киләчәктә дә сезнең нәсел варисларыгыз аны бәйрәм итсен. Бу сезгә – мәңгелек кагыйдә.
[15] Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш.
[16] Беренче һәм җиденче көннәрдә изге җыелышлар үткәрелсен, бу көннәрдә сез бернинди эш тә башкарырга тиеш түгел, эшләргә яраклы бердәнбер эш – ул үзегезгә ашарга әзерләү.
[17] Сез Төче күмәч бәйрәмен үткәрергә тиеш, чөнки шушы көнне Мин сезнең гаскәрегезне Мисырдан алып чыктым. Киләчәктә сезнең нәсел варисларыгыз бу көнне бәйрәм итәргә тиеш. Сезнең өчен мәңгелек кагыйдә бу.
[18] Беренче айның ундүртенче киченнән башлап, егерме беренче киченә кадәр төче икмәк ашагыз.
[19] Җиде көн дәвамында сезнең өйләрегездә бернинди дә чүпрәле ризык булмасын. Бу вакытта чүпрәле ризык ашаган кеше, читтән килгән кешеме ул яисә җирле кешеме, Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш.
[20] Сез, кайда гына яшәсәгез дә, чүпрәле икмәк түгел, төче икмәк кенә ашарга тиешсез.
[21] Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып алды да аларга әйтте: – Үзегезнең гаиләләрегез өчен сарык яисә кәҗә бәрәннәре сайлап алыгыз һәм Котылу бәйрәме хөрмәтенә суегыз.
[22] Шулай ук бер бәйләм һүссөп үсемлеген канга манып алыгыз да ишек яңакларына вә аркылы борыска сөртегез. Иртәнгә кадәр беркем дә өеннән чыгарга тиеш түгел.
[23] Раббы, мисырлыларны үтереп, ил буйлап йөргәндә, ишек яңагындагы һәм аркылы борыстагы канны күреп, бу йортны аяп калачак – Җан алучыга сезнең йортка керергә һәм сезне үтерергә юл куймаячак.
[24] Сез һәм сезнең токымыгыз шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш, бу – мәңгелек кагыйдә.
[25] Раббы сезгә Үзе вәгъдә иткән җиргә килгәч, моны үтәгез.
[26] Сезнең балаларыгыз: «Сезнең өчен бу йола нәрсәне аңлата?» – дип сорагач,
[27] сез болай әйтерсез: «Бу – Котылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларны коткарып калды». Шулчак халык, Раббы алдында баш иеп, Аңа сәҗдә кылды.
[28] Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, Исраил халкы шулай эшләде.
[29] Төн уртасында Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарның барысын да – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, зиндандагы тоткынның беренче углына кадәр үтерде. Беренче булып туган барлык иркәк терлек тә үтерелде.
[30] Ул төнне фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм барча мисырлылар уяу иделәр – бөтен Мисыр җирендә кычкырып елаган тавышлар ишетелеп торды, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде.
[31] Шул төнне фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да әйтте: – Үзегез дә, исраилиләр дә минем халкымнан аерылып китегез! Сораганыгызча, Раббыгызга барып табыныгыз!
[32] Сез сораганча булсын: үзегез белән вак һәм эре терлегегезне алыгыз да китегез! Ә миңа хәер-фатихагызны бирегез!
[33] Мисырлылар да, Исраил халкының Мисыр җиреннән тизрәк китүен сорап: – Югыйсә барыбыз да һәлак булачакбыз, – диделәр.
[34] Шуннан соң исраилиләр камырлары әчеп өлгермәгән күәс чиләкләрен кием-салымга төрделәр дә җилкәләренә куеп алып киттеләр.
[35] Алар, Муса кушканча, мисырлылардан көмеш вә алтын әйберләрен һәм кием-салым сорадылар.
[36] Раббы мисырлылар күңелендә Үз халкына карата кызгану хисе уятты, һәм алар исраилиләр сораган барлык әйберләрне бирделәр. Исраилиләр, шулай итеп, мисырлыларны талап киттеләр.
[37] Исраил халкы – балаларны исәпкә алмаганда, җәяүле алты йөз мең ир-ат – Рәмесестән Суккөткә таба юл тотты.
[38] Аларга чит халыклардан да байтак кеше иярде. Исраилиләрнең күп кенә вак һәм эре терлеге дә бар иде.
[39] Исраилиләргә Мисырдан алып чыккан камырдан төче күмәч кенә пешерергә туры килде. Мисырдан бик тиз сөрелгәнгә күрә, алар камыр әчетергә өлгермәделәр, аларның ризык әзерләү өчен вакытлары да булмады.
[40] Исраил халкы Мисырда дүрт йөз дә утыз ел яшәде;
[41] нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте.
[42] Ул төнне Раббы, кизү торып, исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыкты. Шуңа күрә Исраил халкының киләчәк буыннары да, Раббыны хөрмәтләп, бу төнне кизү торырга тиеш.
[43] Раббы Муса белән Һарунга әйтте: – Менә Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә: бер генә чит кеше дә Котылу бәйрәме ризыгын ашарга тиеш түгел.
[44] Әгәр кем дә булса берәү, кол сатып алып, аны сөннәткә утырта икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала,
[45] ә вакытлыча яшәүчегә яки ялчыга аны ашарга ярамый.
[46] Бу ризыкны бер йорт эчендә генә ашагыз; ул иттән бер кисәкне дә тышка алып чыкмагыз һәм бәрәннең сөякләрен сындырмагыз.
[47] Бу йоланы бөтен Исраил халкы үтәргә тиеш.
[48] Әгәр сезнең арагызда яшәүче чит кешенең Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәмендә катнашасы килә икән, аның гаиләсендәге барлык ир затлары сөннәтләнергә тиеш; шуннан соң ул, җирле исраилиләр кебек, сезнең белән Котылу бәйрәмендә катнаша ала. Әгәр кеше сөннәткә утыртылмаган икән, аның Котылу бәйрәме ризыгын ашарга хакы юк.
[49] Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәүче читтән килгән кеше өчен дә шушы канун бер булсын.
[50] Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраилиләр шулай эшләделәр.
[51] Ул көнне Раббы кабиләләргә бүленгән Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыкты.