Skip to content
Opens in a new window

[1] Инде күп вакыт узып та, Мусаның һаман да таудан төшмәвен күргәч, кешеләр Һарун тирәсенә җыелдылар һәм аңа: – Әйдә, безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез, – диделәр.

[2] Һарун халыкка әйтте: – Хатыннарыгызга, угылларыгызга һәм кызларыгызга кидергән алтын алкаларны салдырып, миңа алып килегез.

[3] Шуннан соң бар халык, алтын алкаларын салып, Һарунга алып килде.

[4] Һарун халыктан алтынны алды, аны эретеп койды да кискеч ярдәмендә үгез бозау сынын ясады. Шулчак халык әйтте: – Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!

[5] Һарун, моны күреп, бозау каршында мәзбәх төзеде һәм әйтте: – Иртәгә Раббы хөрмәтенә бәйрәм булыр.

[6] Икенче көнне халык, бик иртә торып, тулаем яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде; соңыннан барысы утырып ашап-эчте дә күңел ачарга кереште.

[7] Шулчак Раббы Мусага: – Тиз генә түбәнгә төш, Мисыр җиреннән алып чыккан халкың бозылды! – диде. –

[8] Минем әмерләремнән алар бик тиз тайпылдылар, үзләренә үгез бозау сынын коеп, шуңа табындылар һәм корбаннар китерделәр, һәм халык әйтте: «Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!»

[9] Раббы Мусага янә әйтте: – Күрәм ки, бу халык үзсүзле.

[10] Хәзергә син Мине калдырып тор. Ачу-ярсуымнан Мин аларны кырып бетерәм, ә соңыннан синнән бөек халык булдырам.

[11] Әмма Муса Раббыдан, үз Алласыннан ялварып сорады: – Әй Раббы, Үзеңнең бөек көчең, кодрәтле кулың белән Мисыр җиреннән алып чыккан халкыңа ник шулай ачулысың?

[12] Нишләп әле Син мисырлыларга: «Раббы Үз халкын усал ният белән – тауларда һәлак итеп, җир йөзеннән юкка чыгарыр өчен, Мисырдан алып киткән икән», – дип әйтергә юл куясың?! Ярсуыңны чәчмә, үзгәрт карарыңны, Үз халкыңа афәт белән янама!

[13] Колларың Ибраһим, Исхак һәм Исраилне исеңә төшер – аларга Син Үз Затыңнан: «Нәселегезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтермен. Вәгъдә иткән шушы җирләрнең бөтенесен нәсел варисларыгызга мәңгелек биләмә итеп бирермен», – дип ант иттең.

[14] Шуннан Раббы Үзенең карарын үзгәртте, һәм халыкка кылынасы афәт булмый калды.

[15] Ә Муса исә, боерыклар язылган әлеге ике таш тактаны алып, таудан төште. Бу ташларның ике ягына да боерыклар язылган иде.

[16] Бу таш такталарны Аллаһы Үзе ясап, әлеге боерыкларны Үзе уеп язган иде.

[17] Кешеләрнең кычкырышкан тавышын ишетеп, Ешуа Мусага әйтте: – Тавышларга караганда, станда сугыш бара!

[18] – Бу тавыш – җиңүчеләрнең дә, җиңелгәннәрнең дә тавышы түгел, – дип җавап кайтарды Муса. – Җырлаган тавышлар ишетәм мин!

[19] Станга якынлашкач, Муса үгез бозау сынын һәм биеп йөрүче халыкны күрде. Шунда Муса, ачуыннан ярсып, тау итәгендә такталарын җиргә атып бәрде, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды.

[20] Аннары Муса алар ясаган үгез бозау сынын алды да утка салды һәм алтынны, көл хәленә китереп, суга сибеп җибәрде, шуннан соң Исраил халкын шул суны эчәргә мәҗбүр итте.

[21] Муса Һаруннан: – Бу халык сиңа нәрсә эшләде? Ник син аларны авыр гөнаһка батырдың? – дип сорады.

[22] – Ачуланма, хуҗам, – дип җавап бирде Һарун. – Бу халыкның начарлык эшләргә һәрвакыт әзер торуын син беләсең бит.

[23] Алар миңа әйттеләр: «Безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез».

[24] Һәм мин аларга: «Кемнәрнең алтын бизәнү әйберләре бар – салыгыз», – дидем. Алар миңа үзләренең алтыннарын бирделәр, һәм мин аларны утка ташладым, ә ут эченнән менә шушы үгез бозау килеп чыкты.

[25] Муса күрде ки, Һарун кул астында исраилиләр тыеп булмас дәрәҗәдә йөгәнсезләнгән, дошманнарын сөендереп, тәмам мәсхәрәгә калган.

[26] Муса стан капкасы алдына басты да әйтте: – Кем Раббы артыннан барырга тели, шулар минем янга килсен! Барча левиләр Муса янына җыелдылар.

[27] Муса аларга әйтте: – Исраилнең Раббы Алласы болай ди: «Һәркайсыгыз кылычын ассын да станның бер очыннан икенче очына узсын һәм үзенең туганын, дустын, якынын үтерсен».

[28] Левиләр Мусаның боерыгын үтәделәр, һәм шул көнне өч мең чамасы кеше һәлак булды.

[29] Аннары Муса әйтте: – Бүген сез угылларыгызның һәм туганнарыгызның гомере бәрабәренә үзегезне Раббыга багышладыгыз, шуңа күрә Ул сезгә Үзенең фатихасын күндерде.

[30] Икенче көнне иртән Муса халыкка әйтте: – Гөнаһыгыз зур сезнең! Әмма мин хәзер Раббы янына менәм, бәлки, гөнаһларыгызны кичерүен үтенә алырмын!

[31] Муса, Раббы янына әйләнеп кайтып, әйтте Аңа: – Әйе, бу халык зур гөнаһ эшләде. Алар үзләренә алтыннан алла ясадылар.

[32] Хәзер Син аларның бу гөнаһын кичерсәң иде! Әгәр кичермисең икән, Үзең язган китаптан исемемне сызып ташла.

[33] Раббы Мусага: – Китабымнан Мин Үземә каршы гөнаһ эшләүчеләрнең исемнәрен сызам.

[34] Хәзер исә юлга кузгал һәм Мин әйткән урынга халыкны ияртеп кит, ә Минем фәрештәм алдыңнан барыр. Вакыты җиткәч, кылган гөнаһлары өчен Мин аларга җәза бирермен, – дип җавап кайтарды.

[35] (Халык ясаган үгез бозау сыны өчен, ягъни Һарун эшләп биргән сын өчен, Раббы исраилиләргә җәза җибәрде.)

Чыгыш — Chapters