Skip to content
Opens in a new window

[1] Муса, Исраилнең бар халкын җыеп, болай диде: – Раббы сезгә менә нәрсә эшләргә боерды:

[2] алты көн эшләгез, ә җиденче көн – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Ул көнне эшләгән кеше, кем булуына карамастан, үлемгә дучар ителергә тиеш.

[3] Шимбә көнне хәтта өйләрегездә ут та кабызмагыз.

[4] Исраил халкына Муса болай диде: – Раббы менә нәрсә боерды:

[5] үзегездән Раббыга бүләкләр тәкъдим итегез. Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен. Ул бүләкләр: алтын, көмеш, бакыр,

[6] зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы,

[7] кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы,

[8] яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр,

[9] эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар булсын.

[10] Сезнең арада булган барлык осталар, килеп, Раббы кушкан бар нәрсәне –

[11] чатырны, аның каплавычын, каптырмаларын, рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен;

[12] Аллаһы сандыгын, аның колгаларын, капкачын һәм сандыкны аера торган пәрдәне;

[13] өстәлне һәм аның колгаларын, өстәлдәге барлык савыт-сабаны һәм Аллаһыга багышланган икмәкне;

[14] шәмдәлне, аның кирәк-яракларын вә яктырткычларын, аның өчен майны;

[15] хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен һәм аның колгаларын; изгеләндерү маен, хуш исле сумала-майларны; чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне;

[16] корбан яндыру мәзбәхен, аның бакыр рәшәткәсен, колгаларын һәм барлык әсбапларын; юынгычны һәм аның аскуймасын;

[17] ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләрне, баганаларны һәм нигезләрне; ишегалды капкасына эленгән пәрдәне;

[18] чатыр вә ишегалды өчен казыкларны һәм бауларны;

[19] мәһабәт киемнәрне – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына, руханилык итү өчен, киемнәрне әзерләсеннәр.

[20] Исраил халкы Муса яныннан таралышты,

[21] аннары, Очрашу чатырын кору, чатыр өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне һәм изге киемнәрне әзерләү өчен, үз теләге белән, йөрәге кушканча, Раббыга бүләк алып килде.

[22] Барча ир-ат һәм хатын-кыз, йөрәк кушканча, алтыннан ясалган төрле-төрле бизәнү әйберләре – эләктергеч, алка, балдак һәм муенсалар алып килде. Бу алтын әйберләрне алар, махсус бүләк итеп, Раббыга багышладылар.

[23] Кемнәрнең зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре яисә диңгез филе тиреләре булса, барысы да шуны китерде.

[24] Көмеше яисә бакыры булганнар әлеге әйберләрне Раббыга китерде. Сәрви агачы булган һәркем, шул агачны эштә куллану өчен, Раббыга алып килде.

[25] Эрли белүче уңган хатын-кызлар үзләре эрләгән зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон җеп һәм нәфис җитен китерделәр.

[26] Ярдәм итәргә теләгән һәм эрләргә оста булган хатын-кызлар кәҗә мамыгы эрләде.

[27] Башлыклар, эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак һәм башка кыйммәтле ташлар китерделәр.

[28] Алар шулай ук яктырткыч, изгеләндерү мае һәм хуш исле сумала-майлар өчен төрле матдәләр һәм зәйтүн мае алып килделәр.

[29] Раббы Мусага кушкан эшләрне башкару өчен, һәр Исраил кешесе – ир-атмы ул, хатын-кызмы – үз теләге белән Раббыга бүләген алып килде.

[30] Шулчак Муса Исраил халкына әйтте: – Карагыз: Раббы Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайлап,

[31] аны Аллаһы Рухы белән рухландырды һәм барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баетты.

[32] Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый

[33] һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала.

[34] Раббы Бесалелга һәм Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабка башкаларны өйрәтү осталыгы бирде.

[35] Ул аларда теләсә нинди эшне башкарырлык осталык булдырды. Алар – һөнәр остасы да, сызымчы да, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен белән чигүче дә, шулай ук тукучы да; алар – барлык эшләрне һәм сызымнарны белүчеләр.

Чыгыш — Chapters