[1] Раббы Мусага болай диде:
[2] – Исраилиләргә әйт: Миңа бүләкләр китерсеннәр, ә син бирергә теләгән һәркемнән бүләкне кабул итеп ал.
[3] Син алардан түбәндәге әйберләрне ал: алтын, көмеш, бакыр,
[4] зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы,
[5] кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы,
[6] яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр,
[7] эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар.
[8] Кешеләр Минем өчен Изге чатыр корсыннар, һәм Мин алар арасында яши алачакмын.
[9] Чатыр һәм андагы бар нәрсәне Мин сиңа күрсәтәчәк үрнәк буенча эшлә.
[10] Кешеләр сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясасыннар. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булсын.
[11] Сандыкның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизә.
[12] Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркет.
[13] Шуннан соң сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгерт.
[14] Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидер.
[15] Бу колгалар һәрвакыт сандыкның боҗралары эчендә булырга тиеш, аларны аннан чыгарма.
[16] Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен. Аларны шушы сандыкка сал.
[17] Сандыкның капкачын саф алтыннан эшлә. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булсын.
[18] Алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына яса:
[19] берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетеп куй; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнсен.
[20] Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап торсыннар. Алар бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәсеннәр.
[21] Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен; аларны сандыкка сал да капкачын яп.
[22] Шунда – Боерыклар сандыгының капкачы өстендә, ике керубим арасында – синең белән очрашып, Исраил халкына Үземнең әмерләремне бирә торган булырмын.
[23] Сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл яса.
[24] Аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап ал.
[25] Өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап ал.
[26] Соңыннан дүрт алтын боҗра ясап, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркет.
[27] Боҗраларны кыса янына урнаштыр; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелсен.
[28] Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгерт. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк.
[29] Өстәлгә куя торган тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен чүлмәкләрне һәм касәләрне саф алтыннан яса.
[30] Минем алга – өстәл өстенә – һәрвакыт изге икмәк куй.
[31] Шәмдәлне саф алтыннан чүкеп яса. Аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп тоташтыр.
[32] Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе бер якта, өчесе икенче якта булсын.
[33] Касә исә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булсын – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалсын.
[34] Шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә яса.
[35] Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булсын, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалсын.
[36] Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелсен.
[37] Шуннан соң, шәмдәл алдындагы урынны яктыртып тору өчен, бу шәмдәлгә җиде яктырткыч эшлә.
[38] Филтә кыскычы һәм улаклары саф алтыннан булсын.
[39] Шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан яса.
[40] Кара аны, аларны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә.