[1] Шуңа күрә Бесалел, Оһолиаб һәм башка осталар Раббы кушкан эшләрне башкарсыннар. Раббы бу кешеләргә Изге чатырны коруда таләп ителгән барлык эшләрне башкару өчен осталык һәм акыл бирде.
[2] Муса, шулай итеп, Бесалелны, Оһолиабны һәм Раббы осталык биргән һөнәр ияләрен, бу эштә ярдәм итәргә теләгән барлык башка осталарны чакырып алды.
[3] Муса аларга Исраил халкы китергән бүләкләрне тапшырды, һәм осталар бу әйберләрне Изге чатырны коруга тоттылар. Халык исә һәр иртәне ихтыяри бүләкләр китерүен дәвам итте.
[4] Шуннан осталар, Изге чатырны корудан туктап,
[5] Муса белән сөйләшергә киттеләр. – Раббы кушкан чатырны кору өчен, халык бүләкне кирәгеннән артык күп китерә, – диде алар.
[6] Шуның өчен Муса: – Ирләр дә, хатын-кызлар да, чатыр кору өчен, башка бер нәрсә китермәсеннәр, – дип, стандагыларның һәммәсенә әйтергә кушты. Шуннан соң алар бүләк китерми башладылар,
[7] чөнки эш башкару өчен кирәкле әйберләр артыгы белән китерелгән иде.
[8] Эшкә керешкән осталар чатыр өчен ун пәрдә тектеләр; пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелде.
[9] Пәрдәләр барысы да бер зурлыкта – буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк иде.
[10] Осталар, пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тектеләр.
[11] Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куйдылар, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена да тектеләр:
[12] беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк иде. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килде.
[13] Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма ясадылар.
[14] Чатырны каплау өчен, осталар янә бер каплавыч ясадылар. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерләделәр.
[15] Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булды.
[16] Осталар башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтырдылар.
[17] Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк ясадылар.
[18] Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшләделәр.
[19] Чатыр өчен алар янә ике каплавыч эшләделәр: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән иде.
[20] Шуннан соң осталар чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар ясадылар.
[21] Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым иде.
[22] Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнде.
[23] Осталар чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам
[24] һәм көмештән кырык нигез ясадылар – һәр рам астында чыгынтыларга туры китерелгән икешәр нигез булды.
[25] Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам
[26] һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез ясадылар.
[27] Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам,
[28] ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам ясадылар.
[29] Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелде; ике почмак та бертөрле ясалды.
[30] Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез – һәр рам астына икешәр нигез ясалды.
[31] Шуннан соң осталар сәрви агачыннан борыслар ясадылар: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс,
[32] икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булды.
[33] Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылды.
[34] Осталар рамнарны алтын белән капладылар һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркеттеләр; бу борысларны да алтын белән капладылар.
[35] Аннары осталар зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукыдылар да аның өстенә керубим сурәтләре чиктеләр.
[36] Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан дүрт багана ясап, алтын белән капладылар. Баганалар өчен алтыннан ыргаклар эшләделәр һәм дүрт көмеш нигез коеп ясадылар.
[37] Соңыннан осталар, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшләделәр; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелде.
[38] Пәрдәне элү өчен, осталар, алтын ыргаклары булган биш багана ясап, аларның башын вә чыбыкларын алтын белән капладылар һәм баганалар өчен биш бакыр нигез койдылар.