Skip to content
Opens in a new window

[1] Леви ыругыннан булган бер ир шул ук ыругтан бер хатынга өйләнде.

[2] Хатын, балага узып, ир бала тапты һәм, матурлыгына сокланып, аны өч ай яшереп асрады.

[3] Алга таба да баласын яшереп тоту мөмкин булмагач, ул, камыш кәрзин алып, аны сумала белән сылады да шуңа сабыен салды, аннары кәрзинне елга буендагы камышлар арасына куйды.

[4] Сабыйның апасы исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, ерактан күзәтеп торды.

[5] Бераздан фиргавен кызы елгага су коенырга килде, ә аңа хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар яр буенда йөреп тордылар. Кыз, камыш арасындагы кәрзинне күреп, бер хезмәтчесенә аны алып килергә кушты.

[6] Кәрзинне ачуга, фиргавен кызы, анда елап яткан сабыйны күреп, аны бик кызганды. – Бу – гыйбри бала, – диде ул.

[7] Сабыйның апасы, фиргавен кызы янына килеп: – Сабыйны күкрәк сөте белән туендырырга һәм аны тәрбияләргә берәр гыйбри хатынны табып китеримме? – дип сорады.

[8] – Бар, китер, – диде фиргавен кызы. Сабыйның апасы китте һәм баланың анасын алып килде.

[9] – Бу сабыйны ал да миңа аны имезеп үстереп бир, – диде фиргавен кызы. – Мин сиңа түләрмен. Хатын, баланы үзенә алып, аны карады-бакты.

[10] Бала үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына бирде; ә кыз исә аны үз баласы кебек кабул итте. Ул аңа Муса дигән исем кушты һәм әйтте: – Чөнки мин баланы судан үзем тартып чыгардым, – диде.

[11] Үсеп җиткәч, Муса бервакыт үз халкы арасына чыкты һәм аның авыр хезмәт башкаруын күрде. Шунда ул бер мисырлының үз халкы кешесен – гыйбрине кыйнавын күреп алды.

[12] Як-ягына карады да, беркем дә юклыгын күргәч, әлеге мисырлыны, үтереп, комга күмеп куйды.

[13] Икенче көнне Муса ике гыйбринең сугышуын күрде. Рәнҗетүчедән сорады: – Син нигә үзеңнең якыныңны кыйныйсың? – диде.

[14] Ә анысы: – Безнең өстән сине башлык һәм хөкемче итеп куйдылармы әллә?! Мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме? – диде. Муса курка калды, «Минем нәрсә эшләгәнемне барысы да белә икән», – дип уйлады.

[15] Мусаның нәрсә эшләгәнен белгәч, фиргавен аны үтертергә теләде, ә Муса исә, фиргавеннән качып, Мидьян җиренә юл тотты. Анда ул бер кое янына килеп утырды.

[16] Мидьянда бер каһиннең җиде кызы бар иде; алар, аталарының сарыкларын сугару өчен, әлеге кое янына килделәр дә улакларга су тутырдылар.

[17] Әмма берничә көтүче, килеп, кызларны куып җибәрде. Муса исә, урыныннан торып, кызларны яклап чыкты һәм аларның терлекләренә су эчерде.

[18] Кызлар өйләренә кайткач, аталары Регуил алардан: – Нигә бүген иртә кайттыгыз? – дип сорады.

[19] Кызлары аңа: – Көтүчеләр безне куарга теләгән иде, әмма ниндидер бер мисырлы яклап калды, хәтта безгә су алып бирде һәм сарыкларыбызга эчерде, – дип җавап кайтарды.

[20] Кызларына Регуил: – Кайда ул кеше? Сез аны нишләп калдырдыгыз? Чакырыгыз, безнең белән бергә ашап алсын, – диде.

[21] Муса бу кешедә калырга риза булды, һәм Регуил үзенең Сиппора исемле кызын Мусага кияүгә бирде.

[22] Сиппора, балага узып, ир бала тапты, һәм Муса аңа Гершом дигән исем бирде. Шушы чит-ят җирдә үзе килмешәк булганга күрә, углын ул шулай атады.

[23] Күп вакытлар узды. Мисыр патшасы үлде, ә исраилиләр авыр эштән зар еладылар, сыкрандылар. Аларның фөрьядлары Аллаһыга барып иреште.

[24] Аллаһы аларның сыкрануларын ишетте һәм Ибраһим, Исхак, Ягъкуб белән төзегән килешүен исенә төшерде –

[25] Исраил халкының газап чигүен күреп, аларны кызганды.

Чыгыш — Chapters