Skip to content
Opens in a new window

[1] Аннары исраилиләр Элимнән юлга кузгалдылар һәм Мисырдан чыгуларының икенче аенда, айның унбишенче көнендә, Элим белән Синай тавы арасындагы Син чүленә килеп җиттеләр.

[2] Чүлдә бар халык Муса белән Һаруннан зарланды.

[3] – Раббының кулы безне Мисыр җирендә үтерсә, яхшырак булыр иде, – диде алар. – Анда, ичмаса, ит салынган казан янында утырдык, туйганчы ашадык. Ә сез безне шушы чүлгә алып килдегез, һәм биредә без барыбыз да ачтан үләчәкбез.

[4] Шулчак Раббы әйтте Мусага: – Карагыз аны: Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын. Халык көн саен чыксын һәм, көненә күпме кирәк булса, шуның кадәр генә җыйсын. Минем Канун буенча гамәл кылырлармы икән дип сынамакчымын аларны.

[5] Ә алтынчы көнне алар ике көнгә җитәрлек ризык җыеп пешерсеннәр.

[6] Муса белән Һарун барлык исраилиләргә әйттеләр: – Бүген кич сез Раббының сезне Мисырдан алып чыгучы Зат икәнлеген белерсез,

[7] ә иртәгә иртән Аның шөһрәтен күрерсез, чөнки сез Раббыдан зарландыгыз, һәм менә Ул сезне ишетте. Ә без кем соң ул кадәр – ник бездән зарланасыз?!

[8] Муса тагын шуны әйтте: – Кич белән Раббы сезгә ит җибәрәчәк, ә иртә белән сезгә күпме кирәк булса, шулкадәр икмәк бирәчәк, чөнки сез Аңардан зарландыгыз, һәм Ул моны ишетте. Без кем соң?! Сезнең зарлануыгыз безгә түгел, ә Раббыга каршы.

[9] Шулчак Һарунга Муса әйтте: – Барлык Исраил халкына: «Раббы каршына чыгып басыгыз, чөнки Ул сезнең зарны ишетте», – дип әйт.

[10] Һарун Исраил халкы белән сөйләшкәндә, барысы да чүлгә таба борылды, һәм шулчак болыт эчендә Раббы шөһрәте пәйда булды.

[11] Раббы Мусага әйтте:

[12] – Мин Исраил халкының зарланганын ишеттем. Аларга болай дип әйт: «Бүген кич сез ит ашарсыз, ә иртән икмәк белән туенырсыз һәм шул чагында Минем Раббы Аллагыз булуымны аңларсыз».

[13] Шул кичне бүдәнәләр өере очып килеп исраилиләр станын каплап алды, ә иртәгесен станның әйләнә-тирәсенә чык төште.

[14] Чык күтәрелгәч, чүлдә юка катлам булып бәскә охшаган нәрсә ятып калды.

[15] Моны күреп, исраилиләр бер-берсеннән: – Бу ни соң? – дип сораштылар, чөнки аларның мондый нәрсәне әлегәчә күргәннәре юк иде. Муса аларга әйтте: – Бу – икмәк; аны сезгә Раббы җибәрде.

[16] Ул «Һәркем үзенә күпме кирәк, шуның кадәр генә җыйсын. Һәркайсыгыз гаиләгездәге кеше башына берәр омер җыйсын» дигән әмер бирде.

[17] Исраил халкы шулай эшләде дә: берәүләре икмәкне күбрәк, икенчеләре азрак җыйды.

[18] Үлчәгәндә исә, икмәк һәркемгә җитәрлек кенә булды – артып та китмәде, җитми дә калмады. Һәркем үзенә җитәрлек кадәр генә җыеп алды.

[19] – Җыйган ризыгыгызны иртәгәгә калдырмагыз, – диде аларга Муса.

[20] Әмма кешеләр аны тыңламадылар; кайберләре азыкны иртәнгә калдырды, ә ул исә, кортлап, исләнә башлады. Шуның өчен Мусаның аларга ачуы чыкты.

[21] Ашый алган күләмдә кешеләр һәр иртәдә икмәк җыйдылар; көндезге эсседә исә ризык эреп юкка чыга иде.

[22] Алтынчы көнне кешеләр ризыкны ике тапкыр артыграк – һәркемгә икешәр омер исәбеннән җыйдылар; һәм халыкның башлыклары, Муса янына барып, бу хакта сөйләп бирделәр.

[23] Муса аларга әйтте: – Моны Раббы шулай кушты: иртәгә – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Бүген күпме теләсәгез, шулкадәр ризык пешерегез яки кайнатыгыз, ә артып калганын иртәгәге көн өчен саклагыз.

[24] Кешеләр, Муса кушканча, калган бар нәрсәне иртәгәгә кадәр сакладылар, һәм ул ризык исләнмәде дә, кортламады да.

[25] Җиденче көнне Муса халыкка әйтте: – Бүген шул калган ризыкны ашагыз, чөнки бүген – Раббыга багышланган ял көне, сезнең берегез дә кырда берни тапмаячак.

[26] Алты көн дәвамында җыегыз, ә җиденче көн – ял көне, шуңа күрә ул көнне җирдә икмәк булмас.

[27] Шулай да кайберәүләр җиденче көнне дә ризык җыярга бардылар, ләкин бернәрсә дә тапмадылар.

[28] Шул чагында Раббы Мусага әйтте: – Минем боерыкларымны һәм кануннарымны сез кайчанга кадәр кире кагарсыз икән?!

[29] Исегездә тотыгыз: Раббы җиденче көнне сезгә ял өчен билгеләде, шуңа күрә алтынчы көндә Ул икмәкне ике көнгә җитәрлек итеп җибәрә. Җиденче көнне һәркайсыгыз үз торагында булсын, чыкмасын.

[30] Шул рәвешле, җиденче көндә халык ял итте.

[31] Әлеге ризыкны Исраил халкы манна дип атады. Ул ак, кориандр орлыгына охшаган булып, тәме белән баллы юка көлчәне хәтерләтә иде.

[32] Муса әйтте: – Раббы менә болай боерды: «Бу ризыкны бер омер күләмендә киләчәк буыннар өчен саклап калыгыз. Шуны күреп, Мисырдан алып чыккан чакта, сезне чүлдә нәрсә белән ризыкландыруымны белерләр».

[33] Муса Һарунга әйтте: – Чүлмәк ал да, шуңа бер омер манна салып, Раббы алдына куй, аны киләчәк буыннар өчен сакла.

[34] Раббы Мусага ничек кушкан булса, Һарун шулай эшләде дә: маннаны ул Боерыклар сандыгы алдына куйды.

[35] Халык үзе урнашачак урынга – Кәнган җиренең чикләренә килеп җиткәнче, кырык ел дәвамында шушы манна белән тукланды.

[36] (Бер омер – эфаның уннан бер өлеше.)

Чыгыш — Chapters