Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:

[2] – Исраилиләргә әйт, алар Пи-Һахирутка кире кайтсыннар һәм Мигдол белән диңгез арасындагы Багал-Сефон каршында, диңгез буенда чатырлар корсыннар.

[3] Фиргавен: «Исраилиләр чүлдә адашып йөриләр, барыр җирләре юк», – дип уйласын.

[4] Мин фиргавенне янә үҗәтләндерермен, һәм ул аларны куа чыгар, ә Мин аны һәм аның гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар. Исраил халкы шулай эшләде дә.

[5] Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә «Исраил халкы качты» дигән хәбәр ирешкәч, аның һәм хезмәтчеләренең исраилиләр турындагы фикерләре кинәт үзгәрде: – Нәрсә эшләдек без?! Ник исраилиләргә китәргә рөхсәт бирдек?! Безнең хәзер эшләргә хезмәтчеләребез калмады бит, – диеште алар.

[6] Шунда фиргавен үзенең сугыш арбасын әзерләргә боерды. Ул үзе белән гаскәрен – иң яхшылардан саналган алты йөз сугыш арбасын, шуннан тыш, Мисырдагы барча арбаларны алды. Һәркайсында арба башлыгы барды.

[8] Раббы шулчак Мисыр патшасының, ягъни фиргавеннең кирелеген кузгатты, һәм ул батыраеп китеп барган исраилиләрне куа чыкты.

[9] Мисырлылар – фиргавеннең барлык атлары, арбалары, җайдаклары һәм сугышчылары – исраилиләрне Пи-Һахирут янында, Багал-Сефон каршындагы диңгез ярында куып җиттеләр. Тегеләрнең нәкъ чатырлар корып яткан чаклары иде.

[10] Фиргавен якынлаша төшкәч, Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраилиләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар.

[11] – Мисырда зиратлар юк идеме әллә?! Син безне чүлгә үләргә дип алып килдеңмени?! – диде исраилиләр Мусага. – Нәрсә дип син безне Мисырдан алып чыктың?!

[12] Мисырда чакта без сиңа: «Безне калдыр! Мисырлыларга хезмәт итик», – дип әйтмәдекме?! Чүлдә үлүгә караганда, мисырлыларга кол булып хезмәт итү яхшырак булыр иде.

[13] Ә Муса болай дип җавап бирде: – Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез. Каршыгыздагы мисырлыларны сез башкача күрмәссез!

[14] Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз!

[15] Шулчак Раббы Мусага әйтте: – Син әле нишләп Мине ярдәмгә чакырасың? Исраил халкына әйт – алга барсыннар.

[16] Син исә юл таягыңны күтәр һәм кулыңны диңгез өстенә суз, шулчак сулар икегә аерылыр да, халык, коры җирдән баргандай, диңгезне кичәр.

[17] Мин мисырлыларны киреләндерермен, шуңа күрә алар сезнең арттан куа барырлар, ә Мин фиргавенне, аның барлык гаскәрен арбалары һәм җайдаклары белән бергә җиңәрмен дә, Миңа дан килер.

[18] Фиргавенне, аның арбаларын һәм җайдакларын җиңеп, дан яулагач, мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар.

[19] Шуннан Аллаһының фәрештәсе Исраил гаскәренең артына барып басты (ә моңарчы ул, халыкны ияртеп, һәрвакыт алдан барган иде); болыт баганасы, шул рәвешле, артка күчеп,

[20] Мисыр гаскәре белән Исраил гаскәре арасында тора башлады. Болыт төн буена исраилиләргә яктылык бирде, ә мисырлылар ягында караңгылык хөкем сөрде. Шуңа күрә алар төн буе бер-берсенә якыная алмадылар.

[21] Мусаның диңгез өстенә кул сузуы булды, Раббы, төн буе көнчыгыштан көчле җил истереп, диңгезне чигендерде – шул урында коры җир барлыкка килде. Су ике якка аерылды,

[22] һәм исраилиләр, коры җир буйлап баргандай, диңгезне кичтеләр – аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып су торды.

[23] Мисырлылар алар артыннан ташланды – фиргавеннең барлык атлары, арбалары һәм җайдаклары сусыз калган диңгез төбеннән бара башлады.

[24] Таң алдыннан Раббы, ут һәм болыт баганасы эченнән Мисыр гаскәренә карашын ташлап, алар арасында буталыш тудырды –

[25] арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте. – Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә!

[26] Шунда Раббы Мусага: – Кулыңны диңгез өстенә суз! – диде. – Мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә киредән су ургылсын!

[27] Муса диңгез өстенә кулын сузды, һәм, таң атып килгәндә, диңгез әүвәлге хәленә кайтты. Мисырлылар судан качып йөгерергә тотындылар, әмма Раббы, селкеп төшергән сыман, аларны дулкын эченә ыргытты.

[28] Су, кабат үз урынына кайтып, Исраил халкы артыннан куып килгән фиргавеннең барлык гаскәрен, арбаларын һәм җайдакларын күмеп китте. Аларның берсе дә исән калмады!

[29] Исраил халкы исә диңгезне коры җир буйлап кичте, ә су аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып торды.

[30] Шул көнне Раббы Исраилне мисырлылардан йолып алды, һәм исраилиләр диңгез ярында мисырлыларның үле гәүдәләрен күрделәр.

[31] Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар.

Чыгыш — Chapters