Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң Раббы Мусага: – Үзең дә, Мисырдан алып чыккан халкың да моннан китегез. Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка ант итеп, Мин «Сезнең нәселегезгә бирермен» дигән җирләргә китегез, – диде. –

[2] Сезнең алдыгыздан Мин фәрештә җибәрермен һәм кәнганиләрне, амориләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне куып чыгарырмын.

[3] Сөт вә бал агып торган җиргә китегез, әмма Мин сезнең белән бармаячакмын: сез – үҗәт халык, әгәр Мин сезнең белән барам икән, юлда сезне һәлак итүем ихтимал.

[4] Начар хәбәрне ишетеп, бар халык кайгыга төште, беркем үзенең бизәнү әйберләрен такмады,

[5] чөнки Раббы Мусага, исраилиләргә болай дип әйт, дигән: «Сез – үҗәт халык. Әгәр сезнең белән бергә бераз гына барсам да, сезне кырып бетерүем ихтимал. Барлык бизәнү әйберләрегезне салыгыз, сезнең белән нәрсә эшләргә кирәклеген Үзем карармын».

[6] Шуның өчен Исраил халкы Хореб тавында үзенең бизәнү әйберләрен салды һәм башкача инде кимәде.

[7] Шул арада Муса, станнан арырак китеп, бер чатыр корды. Ул аны Очрашу чатыры дип атады. Раббыдан нәрсә булса да сорарга теләүче һәр кеше станнан читтә корылган әлеге чатырга килә алды.

[8] Муса чатырга таба юнәлсә, бар кеше, үз чатырларының алдына басып, Мусаның чатыр эченә кереп киткәнен карап кала иде.

[9] Муса керүгә, чатыр алдына болыт баганасы төшеп туктый, һәм Раббы Муса белән сөйләшә иде.

[10] Чатыр алдында болыт баганасын күрүгә, үз чатырлары янында басып торган кешеләр йөзтүбән җиргә каплана иде.

[11] Раббы, йөзгә-йөз карап, Муса белән дустанә сөйләшә, шуннан соң Муса станга кире кайта, ә аның яшь ярдәмчесе – Нун углы Ешуа – шул чатырда кала иде.

[12] Муса Раббыга әйтте: – Син миңа: «Бу халыкны җитәкләп барырсың», – дидең, әмма минем белән кемне җибәрәсеңне әйтмәдең. Син миңа: «Исемеңне хәтердә тотам, Минем күз алдымда син илтифат казандың», – дидең.

[13] Әгәр чыннан да шулай икән, Сине танып белер һәм күз алдыңда тагын да илтифат казаныр өчен, миңа Үзеңнең юлларыңны күрсәт. Һәм шуны да онытма: бу кешеләр – Синең халкың!

[14] – Сезнең белән барырмын Мин, – диде Раббы, – һәм сиңа тынычлык бирермен.

[15] Шулчак Муса Раббыга әйтте: – Әгәр Син безнең белән бармыйсың икән, безне бу урыннан җибәрмә.

[16] Безнең белән бармасаң, мин дә, халкың да Синең күз алдыңда илтифат казанганыбызны кайдан белербез? Мин һәм Синең халкың җирдәге башка барлык халыклардан нәрсәсе белән аерылып торыр соң?!

[17] Раббы Мусага: – Син нәрсә сорасаң, Мин шуны эшләрмен, чөнки күз алдымда син илтифат казандың, һәм Мин исемеңне хәтердә тотам, – диде.

[18] Шулчак Муса Раббыга әйтте: – Зинһар өчен, миңа Үзеңнең шөһрәтеңне күрсәт.

[19] Раббы җавап кайтарды: «Синең алдыңда Мин Үземнең бар шөһрәтемне күрсәтермен; Үземнең „Раббы“ дигән исемемне игълан итәрмен. Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен; кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын.

[20] Әмма Минем йөземне күрә алмассың, чөнки Мине күргән кеше исән кала алмый».

[21] Раббы тагын әйтте: – Менә, Минем янымда бер урын бар. Син шушы урында – кыяда басып торырсың.

[22] Минем шөһрәтем шул турыдан узганда, Мин сине кыя ярыгына яшерермен һәм, шөһрәтем узып киткәнче, сине Үз кулым белән каплап торырмын.

[23] Соңыннан кулымны алырмын, һәм син Минем аркамны күрерсең, әмма йөземне күрә алмассың.

Чыгыш — Chapters