Skip to content
Opens in a new window

[1] Шунда Муса: – Әгәр Исраил халкы миңа ышанмаса, сүземне тыңламаса, «Раббы синең алда пәйда булмады» дисә, нәрсә эшләрмен? – дип сорады.

[2] Раббы Мусадан: – Синең кулыңда нәрсә ул? – дип сорады. – Юл таягым, – дип җавап кайтарды Муса.

[3] – Таягыңны җиргә ташла, – диде Раббы. Мусаның таякны җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса еланнан читкә сикерде,

[4] ләкин Раббы аңа: – Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал, – диде. Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан аның кулында шундук янә таякка әверелде.

[5] Раббы әйтте: – Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр ата-бабалары Раббы Алласының, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласының, синең алда пәйда булуына ышанырлар.

[6] Раббы Мусага тагын шуны әйтте: – Кулыңны куеныңа тык. Муса кулын япанчасы астына тыкты. Ә инде кире чыгарганда, кулы йогышлы тире авыруыннан кардай агарган иде.

[7] – Хәзер кулыңны яңадан куеныңа тык, – диде Раббы, һәм Муса янә кулын куенына тыкты, ә кулын кире алганда, тәненең башка урыннары кебек, ул сәп-сәламәт иде.

[8] Аннары Раббы: – Әгәр кешеләр беренче могҗизага ышанмасалар, икенче могҗизаны күрсәткәч ышанырлар, – диде. –

[9] Әгәр инде ике могҗизага да ышанмасалар һәм сине тыңламасалар, Нил елгасыннан бераз су ал да җиргә түк; җиргә тиюгә, су шундук канга әверелер.

[10] Әмма Муса Раббыга әйтте: – И Хуҗа-Хакимем! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер дә, Син Үзеңнең колың белән сөйләшеп торганда да шулай. Мин тотлыгучан һәм сакаумын.

[11] Раббы аңа әйтте: – Кешегә телне кем бирә?! Кешене кем телсез яки чукрак ясый ала?! Кешене кем сукыр яисә күзле итә?! Мин, Раббы, түгелме?!

[12] Хәзер бар; син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен һәм нәрсә әйтергә кирәклегенә өйрәтермен.

[13] Муса исә Раббыга: – Әй Хуҗа-Хакимем, зинһар өчен, башка берәүне җибәр! – диде.

[14] Шулчак Раббы ачуланып әйтте: – Леви ыругыннан Һарун синең туганың түгелме?! Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Ул инде сине каршыларга чыкты һәм сине күрүенә шат булыр.

[15] Һарунга син нәрсә сөйләргә кирәклеген әйтерсең. Нәрсә сөйләргә кирәклеген Мин сезгә әйтермен һәм нәрсә эшләргә икәнен өйрәтермен.

[16] Һарун исә синең урыныңа халык белән сөйләшер. Ул – синең авызың, ә син аның өчен Аллаһы кебек булырсың.

[17] Кешеләргә могҗизалар күрсәтү өчен, үзең белән юл таягыңны ал.

[18] Муса, үзенең кайнатасы Итеро янына кайтып, аңа: – Зинһар, миңа Мисырга кайтырга рөхсәт бир, анда минем туганнарым исән-сау микән, шуны беләсем килә, – диде. – Бар, имин йөр! – диде Итеро.

[19] Муса әле Мидьянда чакта ук Раббы аңа: – Мисырга кайт, сине үтерергә теләгән барча кешеләр инде үлделәр, – дигән була.

[20] Һәм менә Муса, хатынын һәм балаларын ишәккә утыртып, Мисырга юл тотты, Аллаһы таягын да үзе белән алды.

[21] Аннары Раббы Мусага әйтте: – Мисырга кайткач, Минем кодрәтем белән тудырылган барлык могҗизаларны фиргавен алдында күрсәтергә онытма. Ә Мин аның йөрәгенә кирелек салырмын, һәм халыкка ул китәргә рөхсәт итмәс.

[22] Фиргавенгә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил – Минем беренче углым;

[23] Мин сиңа, углымны Миңа табынырга җибәр, дидем. Син җибәрмәдең, һәм хәзер Мин синең беренче углыңны үтерәчәкмен».

[24] Мисырга барганда, Муса, төн үткәрергә дип, юлда туктагач, аны Раббы очратты һәм үтерергә теләде.

[25] Ә Сиппора чакматаш пычак белән углының җенес әгъзасыннан тиресен кисеп алды да әлеге тирене Мусаның аякларына тидерде. Шуннан соң Раббы Мусаны исән калдырды. Һәм Сиппора: – Хәзер инде син – минем кан аша киявем, – дип әйтте. (Моны ул углын сөннәткә утыртканга күрә әйтте.)

[27] Раббы Һарунга: – Чүлгә Мусаны каршыларга бар, – диде. Шуннан Һарун китте һәм Аллаһы тавында Муса белән очрашты, күрүгә, Мусаны үбеп алды.

[28] Муса аңа Раббы әйтергә кушкан барлык сүзләрне һәм нинди могҗизалар күрсәтергә боерганны сөйләп бирде.

[29] Шуннан Муса белән Һарун исраилиләрнең барлык өлкәннәрен җыйдылар.

[30] Раббының Мусага әйткән барлык сүзләрен Һарун халыкка җиткерде һәм алар алдында могҗизалар кылды.

[31] Кешеләр Муса белән Һарунга ышандылар; аларның газапларын Раббының күрүен һәм Раббының аларны кайгыртуын белгәч, исраилиләр Раббыга баш иделәр, сәҗдә кылдылар.

Чыгыш — Chapters