Skip to content
Opens in a new window

[1] Мидьян каһине Итеро, Мусаның кайнатасы, Аллаһының Муса һәм Исраил халкы өчен кылган барлык гамәлләре, шулай ук Раббының Исраил халкын Мисырдан ничек алып чыгуы турында ишетте.

[2] Муса үзенең хатыны Сиппораны өенә кайтарып җибәргән, һәм Итеро аны, шулай ук аның ике углын үз янына кабул иткән иде. Угылларының беренчесе Гершом исемле иде, чөнки Муса: «Бу чит-ят җирдә мин килмешәкмен», – дип әйткән иде,

[4] ә икенчесенең – Элигызыр иде, чөнки Муса: «Минем атамның Алласы миңа булышты һәм мине фиргавен кылычыннан коткарды», – дип әйткән иде.

[5] Кайнатасы Итеро, Мусаның хатынын һәм угылларын ияртеп, чүлгә, Аллаһы тавы янында урнашкан Муса станына килде һәм:

[6] – Мин, кайнатаң Итеро, хатының һәм ике углың белән синең яныңа килдем, – дип, Мусага хәбәр итәргә кушты.

[7] Муса, кайнатасы каршына чыгып, башын иде дә аны үпте. Ирләр бер-берсеннән хәл-әхвәл сораштылар, аннан чатыр эченә керделәр.

[8] Муса Итерога барысын-барысын – Исраил халкы өчен Раббының фиргавен белән мисырлыларга ни-нәрсә эшләве, юлда кичергән авырлыклар һәм Раббының исраилиләрне ничек коткаруы турында сөйләп бирде.

[9] Исраилиләрне мисырлылар кулыннан коткару хакына Раббы кылган игелекләр турында ишетеп, Итеро бик шатланды.

[10] – Раббыга дан булсын! – диде ул. – Сезне мисырлылар вә фиргавен кулыннан йолып алды һәм халыкны Мисыр изүеннән азат итте Ул.

[11] Хәзер мин Раббының барлык илаһлардан өстен булуын беләм, чөнки шушы эшләрне Ул мисырлылар Исраил халкы белән дорфа кыланганга эшләде!

[12] Аннары Итеро Аллаһыга корбаннар китерде, соңрак барлык Исраил өлкәннәре белән бергә Һарун да килде, һәм алар, Мусаның кайнатасына кушылып, Аллаһы каршында корбан ашы ашадылар.

[13] Икенче көнне Муса хөкем эшләре белән мәшгуль булды, һәм халык көне буе аның янында аягүрә басып торды.

[14] Мусаның халык белән шушы рәвешле эшләвен күреп, Итеро сорады: – Ни өчен халык белән шулай мөгамәлә кыласың?! Нишләп үзең генә хөкем итәсең, ә барча кешеләр көнозын синең алда аяк өсте торалар?!

[15] Муса кайнатасына болай җавап кайтарды: – Алар минем янга Аллаһының хөкемен сорарга киләләр.

[16] Берәр четерекле хәл булганда, алар миңа киләләр; мин исә алар арасындагы бәхәсләрне хәл итәм һәм кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен һәм кануннарын җиткерәм.

[17] Мусаның кайнатасы әйтте: – Болай эшләргә ярамый.

[18] Бу синең берүзеңә генә бик авыр эш. Син моны ялгызың гына башкара алмыйсың – үзең дә, халык та талчыгып бетәчәк!

[19] Киңәшемне тыңла, һәм Аллаһы гел синең янда булсын! Аллаһы алдында син шушы халыкның арадашчысы бул, аларның бәхәсләрен Аңа җиткер.

[20] Бу кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен вә кануннарын өйрәт һәм аларга ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлат.

[21] Исраилиләр арасыннан сәләтле, Аллаһыдан куркып, Аны хөрмәт итүче һәм ришвәт алмаучы ышанычлы кешеләр сайлап ал да халык өстеннән күзәтеп торучы меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары һәм хәтта унбашлары билгелә.

[22] Нәкъ менә шулар халыкның дәгъваларын тикшерсеннәр. Инде мәсьәлә бик җитди икән, киңәшкә сиңа килсеннәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл итсеннәр. Шул чагында сиңа җиңелгәрәк туры килер – эшеңнең бер өлешен алар башкарыр.

[23] Әгәр шулай эшләсәң, әгәр Аллаһы шуны эшләргә кушса, син үз вазыйфаларыңны башкара алырсың, килүчеләр дә өйләренә тыныч күңел белән кайтып китәр.

[24] Муса кайнатасының сүзен тыңлады һәм шулай эшләде.

[25] Ул, барлык Исраил халкы арасыннан сәләтле кешеләрне сайлап алып, аларны мең, йөз, илле һәм ун кеше өстеннән башлык итеп билгеләде.

[26] Бу кешеләр һәрвакыт халык хөкемчеләре булдылар; җитди мәсьәләләр белән алар Муса янына килделәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл иттеләр.

[27] Аннары Муса кайнатасы белән хушлашты, һәм Итеро үз җиренә кайтып китте.

Чыгыш — Chapters