[1] Осталар, Раббы Мусага кушканча, мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан киемнәр һәм Һарунга изге киемнәр әзерләделәр.
[2] Эфодны алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләделәр.
[3] Алар алтынны, юка итеп җәеп, җепләр итеп кистеләр дә зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен аша үткәрделәр – аны оста итеп чиктеләр.
[4] Эфодны бәйләр өчен, аның ике ягына ике иңсә тектеләр.
[5] Раббы Мусага кушканча, билбау, эфодның үзе кебек, алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләнде. Билбау эфодка тоташтырылды.
[6] Осталар, ахак ташларын алтын кысаларга урнаштырып, Исраил угылларының исемнәрен бу ташларга мөһер уйган сыман итеп яздылар;
[7] аннан алар, Раббы Мусага кушканча, бу ташларны, Исраил угылларының истәлеге итеп, эфодның иңсәләренә беркеттеләр.
[8] Осталар, эфодны әзерләгән кебек, рухани күкрәкчәсен дә әзерләделәр. Күкрәкчәне дә алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләделәр – аны оста итеп чиктеләр.
[9] Буе һәм иңе берәр карыш булган тигезьяклы турыпочмак рәвешендәге бу күкрәкчә ике катлы булды.
[10] Осталар аңа дүрт рәт итеп кыйммәтле ташлар беркеттеләр: беренче рәттә – кызыл якут, топаз һәм зөбәрҗәт,
[11] икенчесендә – фирәзә, зәңгәр якут һәм алмаз,
[12] өченчесендә – җете кызыл якут, оникс, аметист,
[13] ә дүртенчесендә – хризолит, ахак һәм яшма булды. Алар ташларны алтын кысаларга урнаштырдылар.
[14] Исраил ыругларының һәркайсына берәр таш исәбеннән барысы унике таш булды. Һәрбер ташка, мөһер уйгандагы кебек, унике ыругның исемнәре берәм-берәм уеп язылды.
[15] Осталар күкрәкчә өчен чылбырларны саф алтыннан бау сыман үреп эшләделәр.
[16] Алар, ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясап, боҗраларны күкрәкчәнең өске ике почмагына беркеттеләр
[17] һәм ике алтын чылбырны күкрәкчә почмакларындагы боҗраларга бәйләделәр.
[18] Алар чылбырларның икенче очларын эфод иңсәләрендәге ике кысага беркеттеләр һәм, шул рәвешле, чылбырлар алдан эфодның ике иңсәсенә беркетелделәр.
[19] Осталар, ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең аскы ике почмагына – эфодка караган эчке ягына беркеттеләр.
[20] Алар, янә ике алтын боҗра ясап, аларны эфод иңсәләренең аскы ягына, ягъни җөе янына, билбау өстенә ныгыттылыр.
[21] Алар, Раббы Мусага кушканча, күкрәкчә эфодтан шуып төшмәсен һәм эфодның билбавыннан өстәрәк торсын өчен, күкрәкчә боҗраларын эфод боҗраларына зәңгәр тасмалар белән бәйләп куйдылар.
[22] Осталар эфод белән киелә торган япанчаны тоташтан зәңгәр тукымадан тектеләр.
[23] Япанчаның уртасында баштан кияр өчен тишек ясалды. Тукыманың чите сыпылмасын өчен, тишек кырыйлары яка сыман итеп тегелде.
[24] Осталар, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен алып, алардан япанча итәге әйләнәсенә анар сурәтләре ясадылар.
[25] Саф алтыннан кыңгыраулар ясап, бу кыңгырауларны итәк әйләнәсендәге анарлар арасына беркеттеләр.
[26] Раббы Мусага кушканча, рухани хезмәтен башкару өчен эшләнгән япанча итәге әйләнәсендәге кыңгыраулар һәм анарлар үзара чиратлашып барды.
[27] Осталар Һарун һәм аның угыллары өчен күлмәкләрне нәфис җитеннән тукып әзерләделәр.
[28] Алар җитен чалма да, җитен баш киемнәре дә, нәфис җитеннән эчке ыштаннар да әзерләделәр.
[29] Раббы Мусага кушканча, пута зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләнеп, аңа бизәкләр чигелде.
[30] Осталар саф алтыннан бер ләүхә – изгелек билгесе ясадылар һәм, мөһер уйган сыман, аңа «Раббыга багышланган» дигән сүзләрне уеп яздылар.
[31] Раббы Мусага кушканча, алар аны чалмага зәңгәр тасма белән беркетеп куйдылар.
[32] Шулай итеп, чатырны – Очрашу чатырын кору эшләре төгәлләнде. Раббы Мусага ничек кушкан булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр.
[33] Шуннан соң алар Мусага чатыр һәм аның барлык кирәк-яракларын алып килделәр. Менә алар: каптырмалар, рамнар, борыслар, баганалар һәм нигезләр;
[34] кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән һәм диңгез филе тиреләреннән эшләнгән каплавычлар; сандыкны аера торган пәрдә;
[35] Боерыклар сандыгы, аның колгалары һәм капкачы;
[36] өстәл, өстәлдәге барлык савыт-саба һәм Аллаһыга багышланган икмәк;
[37] саф алтыннан эшләнгән шәмдәл, аның тезелеп торган яктырткычлары, барлык кирәк-яраклары һәм аның өчен май;
[38] алтын мәзбәх; изгеләндерү мае; хуш исле сумала-майлар; чатырга керү юлын каплаучы пәрдә;
[39] бакыр мәзбәх, аның бакыр рәшәткәсе, колгалары һәм барлык әсбаплары; юынгыч һәм аның аскуймасы;
[40] ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр, баганалар һәм нигезләр; ишегалды капкасына эленгән пәрдә; ишегалды өчен казыклар һәм баулар; чатыр, ягъни Очрашу чатыры өчен файдаланыла торган барлык җайланмалар;
[41] мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәр һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәр.
[42] Исраилиләр бу эшләрнең барысын да Мусага Раббы кушканча башкардылар.
[43] Муса алар ясаган әйберләрне тикшерде һәм, бар нәрсәнең Раббы кушканча эшләнгәнен күреп, халыкка үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.