[1] Утызынчы елда, дүртенче айның бишенче көнендә Яһүдә сөргенчеләре белән Кебар елгасы буенда көн күргәндә, күк капусы ачылып, миңа Аллаһыдан күренеш иңде.
[2] Айның бишенче көнендә (Яһояхин патша куылганның бишенче елы иде бу)
[3] миңа, Бузи углы рухани Яхәзкылга, Кебар елгасы буенда, килданиләр җирендә, Раббы сүзе килеп иреште. Үз өстемдә мин Раббының кулын тойдым.
[4] Мин төньяктан килгән көчле давылны – зур болыт вә ялкынланып янган утны, шул ут тирәсендәге балкышны күрдем. Ут уртасында дөрләп тимер яна сыман иде;
[5] ут эчендә җанварны хәтерләткән дүрт тере зат күренә, аларның кыяфәте адәмгә охшаган.
[6] Һәрберсенең дүрт йөзе, дүрт канаты бар.
[7] Аяклары төз, табаннары исә бозауныкы кебек, ышкып чистартылган бакыр сыман ялтырап тора.
[8] Канатлары астында, дүрт якта, кеше куллары күренә. Дүртесенең дә йөзләре, канатлары бар;
[9] канатлары бер-берсенә тиеп тора; әлеге затлар барганда борылмадылар, үз алларына гына карап атладылар.
[10] Аларның һәрберсендә кеше йөзе иде, уң якта – арыслан йөзе, сул якта – үгез йөзе, шулай ук бөркет йөзе дә күренә иде.
[11] Йөзләре әнә шундый иде. Һәрберсенең ике канаты өскә караган булып, алар янәшәдәге җан ияләренең канатына тиеп тора, канатның икесе исә тәннәрен каплаган.
[12] Алар һәрберсе үз алдына карап атлый иде; Рух кая барырга теләсә, алар шул якка атлады; барганда борылмадылар.
[13] Бу затларның кыяфәте янып торган күмер сыман, ялкын сыман иде; әлеге затлар арасында ут йөри, ул яп-якты, ә ут эченнән яшен яктысы чыга.
[14] Затлар, яшен ялтыраган сыман, арлы-бирле атылып йөрделәр.
[15] Мин затларга карап тордым, һәм менә – дүрт йөзле һәр затның янында берәр тәгәрмәч пәйда булды.
[16] Тәгәрмәчләр җемелдәп торган хризолит сыман иде, төзелешләре дә дүртесенеке бертөрле: бер тәгәрмәч икенчесе эчендә утыра сыман.
[17] Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр.
[18] Тәгәрмәч коршаулары биек вә куркыныч; дүрт тәгәрмәчнең дә коршаулары тоташтан күз белән тулган иде.
[19] Затлар кузгалганда, алар янындагы тәгәрмәчләр дә кузгалды, затлар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелде.
[20] Рух кая барырга теләсә, затлар да шунда атлады, һәм алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде.
[21] Затлар барганда, тәгәрмәчләр дә барды; затлар тик торганда, алар да туктап калды; затлар җирдән күтәрелгәндә, алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде.
[22] Затларның баш өстендә гөмбәз сыман нәрсә булып, баш очындагы җәйрәп яткан ул гөмбәз бәллүрдәй җемелдәп тора иде.
[23] Аларның гөмбәз астында җәелгән икешәр канаты бер-берсенә тиеп тора, ә калган икесе тәннәрен каплаган.
[24] Алар барган чагында, зур сулар шаулаган сыман, Кодрәт Иясе тавышы сыман, гаскәр шавы сыман көчле тавыш – аларның канат кагуын ишеттем мин; туктаган чакта исә, әлеге затлар канатларын салындыра иде.
[25] Туктап, канатларын салындырган чакта, аларның баш очындагы гөмбәз өстеннән тавыш килә иде.
[26] Аларның баш очындагы гөмбәз өстендә зәңгәр якуттан тәхет кебек әйбер бар иде; тәхеттә исә кешегә охшаган Зат утыра.
[27] Әлеге Затның билдән югары өлеше ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман, билдән түбән өлеше исә янып торган ут кебек булып, аңардан тирә-якка балкыш-нур тарала иде.
[28] Тирә-яктагы ошбу балкыш яңгырлы көндә болытлар өстендәге салават күпере сыман иде. Әлеге күренеш Раббының балкып торган шөһрәте иде. Моны күреп, мин йөзем белән җиргә капландым һәм бер тавыш ишеттем.