Skip to content
Opens in a new window

[1] Безнең белән булган хәлләрне исеңә төшер, Раббым; карап бак һәм хурлыгыбызны күр:

[2] биләмә җиребез – читләргә, йортларыбыз ят кешеләргә күчте.

[3] Без атасыз, ятимнәр булып калдык, аналарыбыз – тол хатыннар хәзер.

[4] Суыбызны да көмеш түләп эчәбез, утыныбызны да акчага сатып алабыз.

[5] Эзебезгә басып, эзәрлекләп киләләр безне, тәмам хәлдән тайдык, бернинди ял күрмибез.

[6] Туйганчы ашарлык икмәк табар өчен, кулларыбызны мисырлыларга, ашшурлыларга сузабыз.

[7] Гөнаһ кылган ата-бабаларыбыз инде юк, ә без аларның җинаятьләре өчен җәза кичерәбез.

[8] Безнең өстән коллар хакимлек итә. – Алар кулыннан безне кем йолып алыр?!

[9] Икмәк юнәтеп, җаныбызны хәвеф астына куябыз, чөнки чүлдән безгә кылыч яный.

[10] Ачлык газабыннан тән тиребез мичтә кызгандай каралып күмерләнде.

[11] Хатыннарны – Сионда, кызларны Яһүдә шәһәрләрендә мәсхәрәлиләр.

[12] Түрә-хакимнәребезне дошман асып куйды, өлкәннәргә сан бетте.

[13] Егетләр тегермәндә он тартырга мәҗбүр, яшүсмерләр абына-абына утын ташый.

[14] Өлкәннәр инде шәһәр капкасы төбендә утырмый, егетләр көй уйнамый.

[15] Йөрәгебезнең шатлыгы сүнде, биюләребез кайгы җырына әверелде.

[16] Башыбыздан таҗ төште. Гөнаһ кылдык без! Кайгы безгә!

[17] Шунлыктан йөрәгебез әрни, күзләребезнең нуры сүнде.

[18] Сион тавы бушап калды, анда чүл бүреләре эзләнеп йөри.

[19] Ләкин Синең хакимлегең, Раббы, – мәңгелектер, Синең тәхетең буыннан-буыннаргача дәвам итәдер!

[20] Тик нигә Син безне болай бөтенләйгә оныттың? Ник безне шулай озакка ташладың?

[21] Безне Үзеңә кайтар, Раббы, һәм без кайтырбыз! Электәге көннәребезне кайтар!

[22] Син безне бөтенләйгә кире кактыңмы? Безгә булган ачуың шулай чиксезме?

Кайгы җыры — Chapters