Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин Аның: – Шәһәрне җәзага тартырга тиешле кешеләрнең һәркайсы кулына җимергеч коралын тотып килсен! – дип, каты итеп кычкырганын ишеттем.

[2] Төньякка караган Югары капкадан, һәрберсе үз коралын тотып, алты кеше чыкты, араларында берсе киндер күлмәктән, билендә язу кирәк-яраклары бар иде. Бакырдан ясалган мәзбәх янына килеп җиткәч, алар туктап калдылар.

[3] Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды.

[4] Раббы аңа: – Иерусалим буйлап йөр, шәһәрдә кылынган әшәкелекләрдән хәсрәт кичергән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгайларына тамга сал, – диде.

[5] Аннары башкаларга: – Аның артыннан шәһәр буйлап йөрегез, берәүне дә кызганмыйча һәм ярлыкамыйча үтерегез; карт кешеме ул, яшь ирме, кызмы, баламы, ана кешеме – һәммәсенең җанын кыегыз. Ләкин маңгаенда тамга булган кешегә тимәгез. Бу эшне Минем изге йортымнан башлагыз, – дип әйткәнен ишеттем. Шулай итеп, алар Аллаһы йорты алдында торган өлкәннәрдән башладылар.

[7] Аннары Раббы аларга: – Изге йортны нәҗесләгез, ишегалларын үлеләр белән тутырыгыз да чыгып китегез, – диде. Алар, чыгып, шәһәр халкын үтерә башладылар.

[8] Шәһәр халкы кырылып барганда, мин, берьялгызым калып, йөзем белән җиргә капландым һәм: – Йа Хуҗа-Раббы! Иерусалимгә ачуыңны яудырып, Исраилдә исән калганнарның һәммәсен дә һәлак итәрсең микәнни?! – дидем.

[9] Раббы миңа әйтте: – Исраил белән Яһүдә йортының гөнаһлары бик зур, бу җир кан белән сугарылган, шәһәрдә бер тамчы да дөреслек юк; алар: «Раббы бу җирне ташлады, Раббы берни күрми», – диләр.

[10] Шуңа күрә Мин аларны кызганмаячакмын да, ярлыкамаячакмын да; Мин бары алар кылган гамәлләрне генә үз башына кайтарачакмын.

[11] Һәм шунда киндер күлмәкле, билендә язу кирәк-яраклары булган кеше, хәбәр алып кайтып: – Мин һәммәсен дә Син кушканча эшләдем, – диде.

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters