[1] Шунда мин керубимнәрнең баш өстендәге гөмбәздән югарырак торган, зәңгәр якуттан ясалган тәхет сыман бер нәрсә күреп алдым.
[2] Һәм Раббы киндер күлмәкле кешегә: – Керубимнәрдән астарак урнашкан тәгәрмәчләр арасына кер дә, керубимнәр арасындагы көйрәп торган күмерне учлап алып, шәһәр өстенә ыргыт, – диде. Һәм ул кеше минем күз алдымда кереп китте.
[3] Керубимнәр исә, теге кеше кергәндә, Аллаһы йортының көньягында иде, шул чагында эчке ишегалдын болыт каплап алды.
[4] Раббының балкып торган шөһрәте, керубимнәр өстеннән күтәрелеп, йортның бусагасына күчкән иде; йорт эче – болыт белән, ишегалды исә Раббы шөһрәтенең балкышы белән тулган иде.
[5] Керубимнәрнең канат каккан тавышы, Кадир Алла өн салган сыман, хәтта тышкы ишегалдында да ишетелеп торды.
[6] Киндер күлмәкле кешегә Раббы: – Керубимнәр яныннан, тәгәрмәчләр арасыннан ут ал, – дип кушкач, ул кеше тәгәрмәчләр янына кереп басты.
[7] Керубимнәрдән берсе, алар арасындагы утка кулын сузып, киндер күлмәкле кешегә учлап күмер алып биргәннән соң, әлеге кеше чыгып китте.
[8] Керубимнәрнең канат астында кешенеке сыман куллар күренә иде.
[9] Шулчакны мин керубимнәр янында торган дүрт тәгәрмәч күрдем. Һәркайсы янында берәр тәгәрмәч, тәгәрмәчләр хризолит ташы сыман иде.
[10] Һәр дүрт тәгәрмәч бер-берсенә охшаган булып, тәгәрмәч эчендәге тәгәрмәч сыман иде.
[11] Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр; алгы тәгәрмәч кай тарафка караса, тәгәрмәчләр борылмыйча шул тарафка таба бара иде.
[12] Аларның бөтен тәне, аркалары, куллары, канатлары, тәгәрмәчләре тоташтан күз белән тулган; дүрт тәгәрмәчендә дә күзләр бар иде.
[13] Мин аларның «бөтерелә торган тәгәрмәчләр» дип аталуын ишеттем.
[14] Һәр керубимнең дүрт йөзе бар иде: берсе – керубим йөзе, икенчесе – кеше йөзе, өченчесе – арыслан һәм дүртенчесе – бөркет йөзе.
[15] Керубимнәр күтәрелеп китте. Болар мин Кебар елгасы буенда күргән затлар иде.
[16] Керубимнәр барган чакта, яннарындагы тәгәрмәчләр дә бара иде; керубимнәр җирдән күтәрелер өчен канатларын җәйгәндә, тәгәрмәчләр дә алардан аерылмады.
[17] Керубимнәр тик торган чакта, алар да тик торды; алар кузгалганда, тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы аларда иде.
[18] Раббының балкып торган шөһрәте, Үз йорты бусагасыннан китеп, керубимнәрнең өстендә туктап калды.
[19] Керубимнәр, минем күз алдында канатларын җәеп, җирдән күтәрелделәр; алар белән бергә яннарындагы тәгәрмәчләре дә китте; алар Раббы йортының көнчыгыш капкасы янында туктап калдылар; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте алар өстендә булды.
[20] Болар мин Кебар елгасы буенда, Исраил Алласының аяк астында күргән затлар иде; һәрберсенең дүрт йөзе, дүртәр канаты, канатлары астында кешенеке сыман куллары булып, йөзләре дә мин Кебар елгасы буенда күргән йөзләр сыман иде; һәрберсе үз алдына гына карап атлый иде. Шуңа күрә мин аларның керубимнәр икәнлеген белдем.