[1] Рух, мине күтәреп алып, Раббы йортының көнчыгышка караган капкасы янына китереп куйды. Һәм мин капка янында басып торган егерме биш кешене күрдем; алар арасында Аззур углы Яһазанья вә Бенаяһ углы Пелатия – халык башлыклары бар иде.
[2] Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Менә, болар явыз ниятле кешеләр, шәһәргә начар киңәш бирәләр:
[3] «Йортлар салу вакыты әле тиз генә килми; бу шәһәр – казан, ә без – ит», – дип әйтә алар.
[4] Шуңа күрә пәйгамбәрлек кыл, адәм углы, аларга каршы пәйгамбәрлек кыл!
[5] Шунда миңа Раббы Рухы иңде һәм болай диде: – Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил халкы, синең ни сөйләгәнеңне, уеңа нәрсә килгәнне Мин беләм.
[6] Бу шәһәрдә сез бик күп кеше үтердегез, урамнарны мәет белән тутырдыгыз».
[7] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Шәһәрдә сез үтергән кешеләр – ит, ә бу шәһәр – казан; ләкин Мин сезне аннан куып чыгарачакмын.
[8] Сез кылычтан куркасыз, һәм Мин сезнең өскә кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[9] Мин сезне шәһәрдән куып чыгарачакмын, чит халыклар кулына тапшырачакмын һәм сезгә хөкем оештырачакмын.
[10] Сез кылычтан һәлак булачаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен, һәм сез Минем Раббы икәнемне беләчәксез.
[11] Бу шәһәр сезнең өчен казан булмас, сез анда ит булмаячаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен.
[12] Сез Минем Раббы икәнемне белерсез; чөнки сез Минем кагыйдәләремне үтәмәдегез һәм Минем кануннарымны сакламадыгыз, ә бәлки үзегезне чолгап алган халыклар кануны буенча яшәдегез».
[13] Мин пәйгамбәрлек иткән чакта, Бенаяһ углы Пелатия үлде. Мин, җиргә йөзтүбән капланып, бөтен тавышыма: – Йа Хуҗа-Раббым! Исраилнең исән калган халкын бөтенләй юк итәрсең микәнни?! – дип кычкырдым.
[14] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[15] – И адәм углы! Иерусалимдә яшәүчеләр синең туганнарың, синең барлык карындаш туганнарың вә бөтен Исраил халкы турында: «Алар Раббыдан еракта яшиләр; бу җир безгә биләмә итеп бирелгән», – диләр.
[16] Моңа каршы син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Гәрчә Мин аларны еракларга, ят халыклар арасына сипсәм дә, җир буйлап таратсам да, киткән җирләрендә Мин халкым өчен күпмегәдер изге йорт булырмын».
[17] Шуңа күрә син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезне халыклар арасыннан җыеп алырмын да Үзем таратып-сипкән җирләрдән кире кайтарырмын һәм Исраил җирен сезгә бирермен».
[18] Кире әйләнеп кайткач, алар ул җирдәге барлык кабахәт нәрсәләрне вә әшәкелекләрне юк итәрләр.
[19] Мин аларга башка төрле йөрәк бирәчәкмен, яңа рух иңдерәчәкмен, аларның тәннәреннән, таш йөрәкләрен алып, тере йөрәк бирәчәкмен.
[20] Шуннан алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлар, Минем кануннарымны сакларлар һәм үтәрләр, шул чагында алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.
[21] Ә инде йөрәге кабахәт нәрсәләргә вә әшәке потларга береккән кешеләргә Мин, кылган гамәлләренә күрә, җәзаны үз башына төшерермен. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
[22] Шулчак тәгәрмәчләр янындагы керубимнәрнең канатлары күтәрелде; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте шул мәлдә алар өстендә иде.
[23] Раббының әлеге шөһрәте, шәһәр эченнән күтәрелеп, шәһәрдән көнчыгышта тау өстендә туктап калды.
[24] Шуннан соң Аллаһы Рухы иңдергән күренештә Рух мине күтәреп алды да килданиләр җиренә, сөрелгәннәр арасына күчереп куйды. Аннары миңа иңгән әлеге күренеш юкка чыкты.
[25] Һәм мин Раббы күрсәткән һәммә нәрсәне сөрелгәннәргә җиткердем.