Skip to content
Opens in a new window

[1] Ә син, адәм углы, Гогка каршы пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И Гог, и Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакиме! Мин сиңа каршы чыгам!

[2] Мин сине, кире борып, ияртеп алып китәрмен, төньяк чикләреннән алып чыгып, Исраил тауларына каршы юнәлтермен,

[3] сул кулыңдагы җәяңне бәреп төшерермен, уң кулыңдагы укларыңны сибеп җибәрермен.

[4] Бөтен гаскәрләрең вә янәшәңдәге бар халыклар белән бергә син Исраил тауларында һәлак булырсың; сине һәртөрле ерткыч кошларга вә кыргый җәнлекләргә азык итеп бирермен.

[5] Син ачык кырда ятып калырсың, чөнки моны Мин әйттем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[6] Магог җиренә вә диңгез утрауларында хәвеф-хәтәрсез яшәүче халыкларга Мин ут җибәрермен. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр.

[7] Үземнең изге исемемне Исраил халкына белдерермен һәм киләчәктә изге исемемне хур итәргә юл куймам. Халыклар Минем Раббы, Исраилнең изге Заты булуымны белерләр.

[8] Менә, Мин әйткән көн килер, нәкъ Мин әйткәнчә булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[9] Исраил шәһәрләрендә яшәүчеләр, чыгып, ут үрләтерләр, сугыш коралларын – зур вә кечкенә калканнарны, җәя вә укларны, чукмар вә сөңгеләрне яндырырлар, җиде ел буена яндырырлар аларны.

[10] Аларга кырдан утын алып кайтырга, урманда утын кисәргә кирәк булмас, алар фәкать корал гына яндырыр. Алар үзләрен талаучыларны таларлар, малларын тартып алучыларның малларын алырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[11] Ул көнне Мин Гогка кабер өчен урынны Исраилдә, диңгездән көнчыгышта, сәяхәтчеләр үзәнендә бирермен, һәм сәфәр кылучыларның юлларында әлеге кабер киртә булып торыр, чөнки Гогны һәм аның күп санлы халыкларын шунда җирләрләр; шул сәбәпле бу үзәнне „Гогның күп санлы халкы“ дип атарлар.

[12] Исраил халкы, җирне чистартыр өчен, җиде ай дәвамында аларны күмәр.

[13] Илдәге бөтен халык аларны җирләр, һәм Миңа дан китергән шушы көн алар өчен күренекле көн булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[14] Җир өстен чистарту максатыннан, өзлексез тикшереп тору өчен, кешеләр билгеләнер, алар әлегәчә җир өстендә ятып калган баскынчыларны җирләрләр; шушы эзләнүләрне алар җиде ай үткәннән соң башларлар.

[15] Җир өстен карап-тикшереп йөрүчеләр адәм сөяген күрә калса, күмүчеләр аны „Гогның күп санлы халкы“ дип исемләнгән үзәндә җирләсен өчен, сөяк янына билге куеп китәрләр

[16] (Һәмүнә исемле шәһәр шунда булачак). Шул рәвешле алар җирнең өстен чистартып бетерерләр».

[17] Ә сиңа, адәм углы, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Һәртөрле кошларга вә кыргый җәнлекләргә әйт: „Җыелыгыз, төрле тарафлардан җыелып, Мин сезнең өчен әзерләп куйган корбан, Исраил тауларындагы бөек корбан янына килегез; сез анда ит ашарсыз, кан эчәрсез.

[18] Гайрәтле ирләрнең итен ашарсыз, җирдәге хакимнәрнең канын эчәрсез, гүя алар – Башан җирендә симертелгән сарык тәкәләре, бәрәннәр, кәҗә тәкәләре вә үгезләр.

[19] Мин сезнең өчен әзерләгән корбан маен туйганчы ашарсыз, сәрхушләнгәнче, канын эчәрсез.

[20] Минем табынымнан сез ат вә җайдакларны, гайрәтле ирләрне вә һәртөрле сугышчыларны ашап тамак туйдырырсыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[21] Мин халыкларга Үземнең данымны күрсәтермен, һәм бар халыклар Мин җибәргән җәзаны һәм алар өстенә сузылган кулымны күрерләр.

[22] Шул көннән башлап алга таба да Исраил халкы Минем – Раббы, аларның Алласы икәнемне белер.

[23] Башка халыкларга да мәгълүм булыр: Мин исраилиләрне кылган гөнаһлары, Миңа тугры булмаганнары өчен сөрдем. Әнә шуның өчен Мин йөземне алардан читкә бордым, аларны дошманнары кулына тапшырдым, һәм алар һәммәсе кылычтан һәлак булды.

[24] Кылган әшәкелекләренә вә җинаятьләренә карап, Мин шулай эшләдем һәм алардан йөземне читкә бордым“».

[25] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Хәзер инде Ягъкубны сөргеннән кайтарырмын, Исраилнең бөтен халкына мәрхәмәтемне күрсәтермен. Үземнең изге исемемне Мин фидакарьләрчә яклармын.

[26] Үз җирләрендә хәвеф-хәтәрсез яши башлагач, аларга беркем дә янамагач, исраилиләр үзләренең хурлыгын вә Миңа тугры булмаганнарын онытырлар;

[27] Аларны башка халыклар арасыннан кайтарып, дошманнары җиреннән җыеп алгач, Мин шул рәвешле халыклар алдында алар аша Үземнең изгелегемне күрсәтермен.

[28] Аларны халыклар арасына таратканнан соң берсен дә онытмыйча кире үз җиренә кайтаргач, алар Минем Раббы Аллалары икәнемне белерләр.

[29] Исраил халкын Үземнең Рухым белән сугаргач, Мин инде алардан йөземне читкә бормам». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters