Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил хакимнәре турында син кайгы җыры җырла

[2] һәм әйт: «Арысланнар арасында нинди арыслан иде синең анаң! Яшь арысланнар арасында яшәп үстерде ул үзенең балаларын.

[3] Үзенең бер баласын үстерде ул; һәм баласы яшь арыслан булып җиткәч, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.

[4] Халыклар аның хакында ишеттеләр, һәм арыслан алар казыган чокыр-тозакка төште, аны ыргаклар белән Мисыр җиренә илттеләр.

[5] Бераз көткәннән соң, өметенең юкка чыгуын күреп, ана арыслан икенче баласын яшь арыслан итеп үстерде.

[6] Яшь арыслан булып җитешкәч, башка арысланнар белән бергә эзләнеп йөри башлады ул, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.

[7] Аларның ныгытмаларын харап итте, шәһәрләрен бөлдерде; аның үкерүеннән җирләр һәм шунда яшәүчеләр калтырап торды.

[8] Күрше өлкәләрдә яшәүче халыклар аңа каршы баш күтәрде һәм өстенә ятьмә ыргытты – ул аларның тозагына килеп капты.

[9] Аны, ыргаклар белән эләктереп, читлеккә утырттылар һәм Бабил патшасына илттеләр; Исраил тауларында тавышы бүтән ишетелмәсен дип, аны биктә тоттылар.

[10] Синең анаң су буена утыртылган йөзем агачы кебек иде: су мул булганга, җимешне ул күп бирде, ботаклары да байтак иде.

[11] Нык ботаклары хөкемдар таягы булырдай иде, куе яфраклары арасыннан югарыга үрләде; үзенең биеклеге, ботакларының күплеге белән аерылып торды ул.

[12] Аны, ярсуланып, тамыры белән йолкып алдылар, җиргә ыргыттылар; көнчыгыш җиле аны киптерде, җимешләре киселде аның; нык ботаклары корыды – аларны ут яндырды.

[13] Ә хәзер аны чүлгә, коры вә сусыз җиргә күчереп утырттылар.

[14] Һәм аның кәүсәсеннән чыккан ут җимешләрне яндырды, хөкемдар таягы булырдай нык ботаклар анда калмады». Кайгы җыры бу һәм кайгы җыры булып җырлансын да.

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters