Skip to content
Opens in a new window

[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – И адәм углы! Исраилнең пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләренә, үз фаразларына нигезләнеп сөйләүче пәйгамбәрләргә, Раббы сүзен тыңлагыз, диген,

[3] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Үз-үзен рухландыручы һәм башка берни күрмәүче акылсыз пәйгамбәрләргә кайгы!

[4] Синең пәйгамбәрләрең, Исраил, хәрабәләр арасында посып яткан төлкеләр кебек.

[5] Раббы көнендә булачак сугышта нык торыр өчен, сез, дивардагы җимерекләр янына барып, Исраил хакына диварны төзекләндермисез.

[6] Алар күргән нәрсәләр буш һәм күрәзәлекләре ялган. Раббы шулай белдерә, ди алар, гәрчә аларны Раббы җибәрмәсә дә; шул сүзләре чынга ашачак дип өметләнә алар.

[7] Сез буш күренешләр күрмәдегезмени?! Ялган күрәзәлек итмәдегезмени?! Мин әйтмәсәм дә, Раббы шулай дип белдерә, димәдегезмени?!»

[8] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сез ялган күрәзәлек иткәнгә һәм буш күренешләр күргәнгә, Мин сезгә каршы чыгам, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[9] Буш күренешләр күргән һәм ялган күрәзәлек иткән пәйгамбәрләргә каршы юнәләчәк Минем кулым; халкым киңәшмәсендә алар булмаячак, Исраил халкы исемлегенә кертелмәячәк һәм Исраил җиренә аяк басмаячак; һәм сез Минем Хуҗа-Раббы булуымны белерсез.

[10] Тынычлык юк чагында: «Тынычлык бар», – дип әйтеп, Минем халкымны юлдан яздырган өчен, халык какшап торган дивар корганда, аны агартып сылаган өчен,

[11] диварны агартып сылаучыларга әйт, ул авачак, диген. Коеп яңгыр һәм эре боз бөртекләре явачак, көчле җил күтәрелеп, диварны аударачак.

[12] Менә, дивар авар; шул чагында сездән: „Диварның сез сылаган акшары кайда соң?“ – дип сорамаслармы?»

[13] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ачудан ярсыган чагымда, Мин, көчле җил кузгатып, ярсуымнан коеп яңгыр һәм ачуымнан һәлакәтле боз явар.

[14] Сез агартып сылаган диварны нигезенә кадәр җимереп җиргә егармын, аның белән бергә үзегез дә һәлак булырсыз; һәм Минем Раббы булуымны белерсез.

[15] Ачуымны дивардан һәм аны агартып сылаган кешеләрдән алгач, сезгә: „Дивар да, аны сылаучылар да, тынычлык юк чагында тынычлык турында Иерусалимгә пәйгамбәрлек иткән Исраил пәйгамбәрләре дә юк“, – диярмен», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

[17] Ә син, адәм углы, йөзеңне үз халкың кызларына, үз фаразларына нигезләнеп пәйгамбәрлек иткән кызларына бор һәм аларга каршы пәйгамбәрлек ит.

[18] Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кешенең җанын аулау өчен, һәр кул беләзегенә сихер бәйләвече тегүчеләргә һәм башларына төрле озынлыктагы бөркәнчек әзерләүчеләргә кайгы! Минем халкымның җаннарын аулап, үз җаннарыгызны коткарып кала алырсызмы сез?!

[19] Берничә уч арпа, берничә икмәк телеме хакына сез, үләргә тиеш булмаганнарның җаннарын кыеп һәм яшәргә тиеш булмаган җаннарны исән калдырып, ялган сөйләгәнне тыңлаучы халыкны алдалап, халкым алдында Мине хур итәсез».

[20] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кош аулаган сыман, җан аулау өчен теккән сихер бәйләвечләрегезгә каршы чыгып, аларны кулыгыздан йолкып алам һәм, сез кош аулаган сыман, аулаган җаннарны иреккә җибәрәм.

[21] Бөркәнчекләрегезне ертып ташлап, халкымны сезнең кулдан йолып алам, алар инде сезнең табыш булмас; һәм Минем Раббы икәнемне белерсез.

[22] Мин тәкъва кешене кайгыга салырга теләмәгәндә, сез, ялган сүз әйтеп, аны кайгыга салган өчен һәм тормышларын саклап калмасын дип яман кешеләрне яман юлларыннан бормаган өчен,

[23] сез инде ялган күренешләр күрмәссез һәм күрәзәлек итмәссез; Мин Үз халкымны сезнең кулдан йолып алам; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters