[1] Тугызынчы елда, унынчы айның унынчы көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – И адәм углы! Шушы, бүгенге көнне язып куй; бу көнне Бабил патшасы Иерусалимне чолгап алды.
[3] Бу фетнәчел халыкка гыйбрәтле хикәят сөйлә, аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Казанны куй да су белән тутыр,
[4] аңа ит кисәкләре сал, иң яхшы кисәкләрне – бот вә калак итен сал, иң шәп сөякләр куш.
[5] Иң симез сарыкларны сайлап ал. Сөякләр астына утын өй, су кайнатып, сөякләрне пешер».
[6] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә, тутыккан һәм тутыгы купмый торган казанга кайгы! Жирәбә салып тормыйча, аннан ит кисәкләрен берәм-берәм алып ат.
[7] Чөнки шәһәр халкы бөтен кешенең күз алдында шәрә кыяда кан койды; җиргә түгелсә, тузан белән капланыр иде ул.
[8] Үч алыр өчен ярсуым кайнасын дип, әлеге канны Мин, күренеп торырлык итеп, шәрә кыяда калдырдым».
[9] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә кайгы! Учакка Мин дә утын өярмен.
[10] Утын өстә, ут дөрләт, итне пешер, тәмләткечләр куш – сөякләре янып бетсен.
[11] Казанны күмер өстенә буш килеш куй – бакыры кызсын, эчендәге пычрагы эресен, тутыгы янып бетсен.
[12] Юк, тырышуым бушка булды, чөнки калын булып утырган тутыкны ут та бетерә алмады.
[13] Синең азгынлыгың – әнә шул шакшылык ул. Мин сине чистартырга тырышып та, син чистармаганга күрә, сиңа булган ярсуым ташып түгелгәнче, синең чистарынасың юк.
[14] Мин, Раббы, әйттем моны. Минем гамәл кылыр вакытым җитте. Мин Үземне тыймам, аяусыз һәм рәхимсез булырмын. Йөргән юлларың, кылган эшләрең буенча хөкем ителерсең син». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
[15] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[16] – И адәм углы! Күзләреңә ямь бирүче кешеңне Мин синнән бер мизгелдә тартып алам; ләкин син хәсрәтләнмә, зарланма, күз яшеңне түкмә.
[17] Эчеңнән генә ыңгыраш, үлгәннәргә матәм тотма: баш киемеңне вә аяк киемеңне салма, сакалыңны каплама, матәм икмәген ашама!
[18] Бервакыт иртән мин халык белән сөйләштем, ә кичен минем хатыным вафат булды. Икенче көндә исә миңа кушылган эшне эшләдем.
[19] Халык миннән: – Кылган гамәлләреңнең мәгънәсен безгә әйтмәссеңме? – дип сорады.
[20] Мин аларга: – Миңа Раббы сүзе килеп иреште, – дип җавап бирдем,
[21] – Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин Үземнең изге йортымны – сез горурланган ныгытманы, күзегезгә ямь, җаныгызга шатлык булган нәрсәне нәҗеслим, сез калдырып киткән угыл-кызларыгыз кылычтан һәлак булыр.
[22] Сез дә Мин эшләгәнне эшләрсез: сакалыгызны капламассыз һәм матәм икмәген ашамассыз,
[23] башыгызда баш киеме, аягыгызда аяк киеме булыр, хәсрәтләнмәссез дә, зарланмассыз да, кылган гөнаһларыгыздан әкрен генә сызып ыңгырашып торырсыз.
[24] Яхәзкыл сезнең өчен билге булыр: ул эшләгәнне сез дә эшләрсез; шул вакыт килгәч, Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».
[25] И адәм углы, Мин аларның ныгытмасын, күзләренең ямен, җаннарының шатлыгын, угыл вә кызларын тартып алган көндә синең янга качып котылган берәү килер һәм сиңа бу хәбәрне җиткерер.
[27] Ул көнне, синең телең ачылып, аның белән сөйләшә башларсың, инде бүтән дәшми тормассың, алар өчен билге булырсың, һәм Минем Раббы булуымны белерләр.