Skip to content
Opens in a new window

[1] Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – Син, адәм углы, Сур хакында кайгы җыры җырла,

[3] диңгез капкасы янында урнашкан, күп кенә утраулардагы халыклар белән сәүдә итүче Сурга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Әй Сур, син: „Мин – тиңсез гүзәл“, – дип әйтәсең.

[4] Ачык диңгез синең йортың булды; осталарың синең гүзәллекне камил дәрәҗәгә җиткерде;

[5] такталарың Сенирдәге кипаристандыр; мачтаң синең Ливан эрбетеннәндер.

[6] Ишкәкләрең Башан имәненнән ясалды; кораб идәне, фил сөяге белән бизәлеп, киттиләр утравында үскән кипарис агачыннан түшәлде.

[7] Синең җилкәннәрең вә әләмең Мисырның чигелгән нәфис җитененнәндер; алар синең әләм кебек булды, Элиша утравыннан китертелгән зәңгәр, җете кызыл тукымалар сиңа япма булды.

[8] Сидун белән Арвад кешеләре синдә ишкәкчеләр иде, җитез егетләрең, и Сур, корабыңны йөртте;

[9] Гәбалның тәҗрибәле балта осталары җөйләреңне сүсләде. Һәртөрле корабларда килгән диңгезчеләр синдә сату-алу иттеләр.

[10] Фарсы, Луд, Пут егетләре синең гаскәреңдә сугышчылар булды, диварыңа калкан вә очлымнар элеп, сиңа мәһабәтлек өстәде.

[11] Арвад, Хәйлех угыллары – диварларың тирәсендә, Гәммәд кешеләре манараларың өстендә торды; диварларга алар үзләренең калканнарын элде; синең гүзәллекне алар камил дәрәҗәгә җиткерде.

[12] Син искиткеч бай идең, шуңа күрә Таршиш шәһәре синең белән сату итте, сиңа көмеш, тимер, аккургаш вә кургаш белән түләде.

[13] Яван, Түбәл вә Мешех синең белән сәүдә иттеләр, әйберләреңә алмашка коллар вә бакыр савыт-саба бирделәр.

[14] Бәйт-Түгәрмәдән синең әйберләрең өчен йөк атлары, сугыш атлары, качырлар китерделәр.

[15] Синең белән Дедан угыллары сәүдә итте; утраулардагы күп илләр синең белән әйбер алмашты, түләр өчен, сиңа фил сөяге вә кара агач китерде.

[16] Күп әйберләр җитештергәнгә, синең белән арамиләр алыш-биреш итте; әйберләрең өчен алар фирәзә, җете кызыл тукыма, парча тукыма, нәфис җитен, мәрҗән, якут белән түләде.

[17] Синең белән Яһүдә, Исраил җире сәүдә итте; әйберең өчен Миннит бодае, татлы ризык, бал, май, бәлзәм бирде алар.

[18] Күп әйберләр җитештергәнгә, байлыгың бик зур булганга, Дәмәшекъ сиңа Хилбун шәрабы, Сәхәр йоны, Узалның мичкәле шәрабы белән түләде. Алар синең әйберләреңне чүкелгән тимер, кассия вә хуш исле камышка алмаштырды.

[20] Дедан сиңа ат ябулары сатты.

[21] Гарәпләр җире һәм Кыдардагы барлык хакимнәр синең белән әйбер алмашты; алар сиңа сарык бәрәннәре, тәкәләр вә кәҗәләр китерде.

[22] Шеба вә Рагмадан килгән сәүдәгәрләр синең әйберләреңә алмашка хуш исле тәмләткечләр, асылташлар, алтын бирделәр.

[23] Синең белән Харан, Каннә, Эден, Шеба сәүдәгәрләре, Ашшур вә Килмад сату-алу итте.

[24] Синдә алар кыйммәтле киемнәр, зәңгәр төстәге һәм парча тукымалар, ишелгән нык бау белән беркетелгән чуар келәмнәрен саттылар.

[25] Таршиш кораблары синең малыңны йөртүчеләр булды. Диңгез упкыннары өстеннән авыр йөкләр төяп йөрттең син.

[26] Ишкәкчеләрең сине зур суларга алып керде; көнчыгыш җиле сине диңгезләр арасында җимереп ташлады.

[27] Синең байлыгың вә сәүдәң, әйберләрең, диңгезчеләрең вә кораб йөртүчеләрең, балта осталарың, сәүдәгәрләрең вә барлык сугышчыларың, корабтагы бар халкың син ауган көнне диңгезләрнең төпкеленә батачак.

[28] Кораб йөртүчеләр акыруыннан диңгез буйлары дер селкенәчәк.

[29] Барлык ишкәкчеләр корабларын ташлап, барча диңгезчеләр вә кораб йөртүчеләр ярга чыгып басачак

[30] һәм, сине кызганып, кычкырып елаячак, башларына көл сибеп, тузанда ауный-ауный әрнеп ыңгырашачак,

[31] сине кызганып, башларын кырдырачак, тупас тукымага төренәчәк, җаннары әрнүдән кайгырып елаячак.

[32] Кайгы җыры җырлаячак алар: „Диңгез уртасындагы Сур кебек тагын кайсы шәһәр шулай һәлакәткә тарыган?!“

[33] Диңгез буйлап әйберләрең килгәндә, син күп халыкларның тамагын туйдырдың; зур байлыгың вә сәүдәң белән җирдәге патшаларны баеттың.

[34] Диңгез чоңгыллары сине җимергәч, әйберләрең вә синдәге кешеләр су төбенә китте.

[35] Моны күреп, утрауларда яшәүчеләрнең котлары алынды, патшалары тетрәнде, куркудан йөзләре үзгәрде;

[36] башка халыкларның сәүдәгәрләре таң калып сызгырып куйды. Синең соңгы сәгатең коточкыч булды, син мәңгегә юкка чыктың».

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters