Skip to content
Opens in a new window

[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – И адәм углы! Йөзем куагының бүтән агачлардан өстенлеге нидә? Йөзем ботагы – урмандагы агачларның берсе генә ул.

[3] Нинди дә булса әйбер ясар өчен, аны кисеп алалармы?! Берәр нәрсә элеп куяр өчен, аннан чөй ясыйлармы?!

[4] Менә, аны утка салалар; аның ике башын да ут ашый, уртасы да яна: берәр әйбер ясарга ярыймыни ул хәзер?!

[5] Әле бөтен хәлендә дә аннан әйбер ясап булмый иде; ә инде янып беткәч, аннан нәрсәдер ясап була димени?!

[6] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Урманда үскән агачлар арасыннан йөзем ботагын алып, утка ыргыткан сыман, Иерусалимдә яшәүчеләрне дә Мин утка салырмын.

[7] Мин аларга каршы чыгармын – бер уттан качсалар, аларны икенче ут тотар. Аларга каршы чыккач, Минем Раббы икәнемне белерсез.

[8] Алар Миңа тугры булмаганга күрә, бу җирне чүлгә әйләндерермен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters