Skip to content
Opens in a new window

[1] Ул миңа: – И адәм углы! Аягүрә торып бас, Минем сиңа әйтер сүзем бар, – диде.

[2] Ул сөйләгән чагында миңа Рух иңеп, аягыма бастырды, һәм мин Аның әйткәннәрен ишеттем.

[3] Ул миңа: – И адәм углы! Мин сине исраилиләр янына, Миңа каршы баш күтәргән буйсынмас халык янына җибәрәм; алар үзләре вә аларның ата-бабалары Минем алдымда бүгенге көнгәчә хыянәтчеләрдер.

[4] Бу кешеләр үзсүзле, аларның йөрәкләре кире; Мин сине алар янына җибәрәм, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең.

[5] Сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар фетнәчел йорт), алар арасында пәйгамбәр барлыгын белеп торсыннар.

[6] Ә син, адәм углы, курыкма алардан, сүзләреннән дә курыкма. Алар синең тирә-ягыңда күгән куагы вә чәнечкеле үлән кебек булса да, чаяннар арасында яшәгән кебек булсаң да, аларның сөйләгән сүзләреннән курыкма һәм аларның йөзләрен күреп каушап калма, чөнки алар – фетнәчел йорт;

[7] сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар киребеткән адәмнәр), аларга Мин әйткән сүзләрне җиткер.

[8] Ә син исә, адәм углы, Мин сиңа әйткәннәрне тыңла; шул фетнәчел йорт сыман үҗәт булма; авызыңны ач та Мин сиңа бирәчәк ризыкны йот.

[9] Шулвакыт мин үземә таба сузылган кулны һәм шул кулдагы кулъязма төргәген күрдем.

[10] Ул аны минем алдымда ачып куйды, төргәкнең эчке ягында да, тышкы ягында да елау, сыкрау вә кайгы турында язылган иде.

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters