Skip to content
Opens in a new window

[1] Ә син, адәм углы, сакал кыручының пәкесе кебек үткен кылыч ал, шуның белән башыңны вә сакалыңны кыр, үлчәү белән чәчләреңне тотам-тотам итеп бүл.

[2] Камалу көннәре беткәч, чәчеңнең өчтән бер өлешен шәһәр уртасында яндыр; тагын бер өлешен шәһәр тирәсендә кылыч белән туракла; өченче өлешен җилгә туздыр, ә Мин, кылычымны кыныннан алып, шул чәчләрне эзәрлекләп китәрмен.

[3] Әмма чәчеңнең берничә бөртеген алып, киемеңә төреп куй.

[4] Шулар арасыннан берничәсен утка ыргыт һәм яндыр. Шуннан әлеге ут бөтен Исраил иленә таралыр.

[5] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бу – Иерусалим. Мин аны бүтән халыклар үзәгенә урнаштырдым, башка илләр Исраил тирәсендә яшәделәр.

[6] Үзенең явызлыгы аркасында ул Минем канун вә кагыйдәләремә башка халыклардан һәм үз тирәсендәге илләрдән дә ныграк каршы торды, Минем кануннарыма каршы чыгып, кагыйдәләремне үтәмәде».

[7] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Тирә-ягыңдагы халыклардан үҗәтрәк булган өчен, кагыйдәләремне үтәмәгән, кануннарым буенча эш итмәгән өчен, – син хәтта тирә-ягыңдагы халыкларның гореф-гадәтләре буенча да гамәл кылмадың, –

[8] Мин Үзем сиңа каршы чыгачакмын, халыклар алдында сиңа хөкем оештырачакмын.

[9] Синең барлык әшәкелекләрең өчен моңарчы беркайчан да эшләмәгән һәм алга таба да эшләмәячәк нәрсә кылырмын:

[10] аталар үз балаларын, ә балалар үз аталарын ашаячак; Мин сиңа хөкем оештырачакмын, исән калганнарны исә төрле тарафларга җилгә таратачакмын.

[11] Шуңа күрә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: барлык җирәнгеч сыннарың вә әшәкелекләрең белән Минем изге йортымны нәҗесләгән өчен, Мин сине аударачакмын, һич кенә дә кызганып тормаячакмын, ярлыкамаячакмын.

[12] Синең халкыңның өчтән бер өлеше шәһәрдә үләт чиреннән вә ачлыктан кырылачак; өчтән бер өлеше шәһәр читендә кылычтан үләчәк; тагын бер өлешен төрле тарафларга җилгә таратачакмын һәм артыннан кылыч белән эзәрлекләячәкмен.

[13] Шул чагында гына халкыма булган ачуым бетәчәк, ярсуым басылачак һәм үчем кайтачак. Ярсуымны алар өстенә түккәч, Мин, Раббы, бу сүзләрне көнчелеккә бирелеп әйткәнне беләчәкләр.

[14] Мин сине, Иерусалим, бөлгенлеккә төшерәчәкмен, тирә-юнеңдәге халыклар арасында вә үтеп баручы һәркем каршында хурлыкка калдырачакмын.

[15] Бөтен ярсулы ачуым вә каты җәзалар белән хөкем оештыргач, син тирә-юньдәге халыклар арасында хурлыкка вә көлкегә калачаксың, син алар өчен кисәтүле билге вә шом булачаксың. Моны Мин, Раббы, әйттем.

[16] Өстеңә ачлыкның рәхимсез укларын җибәреп, алар сине һәлак итә башлагач, Мин тагын да көчлерәк ачлык җибәрермен, ризыгыңны юк итәрмен.

[17] Өстеңә ачлык вә ерткыч җанварлар ябырылып, сине баласыз калдырачак; шәһәрдә үләт чире вә үлем хакимлек итәчәк; Мин сиңа каршы кылыч җибәрәчәкмен. Моны Мин, Раббы, әйттем».

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters