Skip to content
Opens in a new window

[1] Миңа яңадан Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – И адәм углы, Сур хөкемдарына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Йөрәгең тәкәбберлек белән тулып, син: „Мин – алла, алла урынындамын, диңгезләрнең йөрәгендә утырам“, – дисең, ләкин син Аллаһы түгел, кеше булганың хәлдә, йөрәгеңне Аллаһы йөрәгенә тиңлисең.

[3] Син Даниилдан да зирәгрәк булдың, синнән яшерен берни юк;

[4] зирәклегең вә акылың белән син үзеңә байлык тупладың һәм хәзинәңә алтын-көмеш җыйдың;

[5] зур осталыгың белән, сәүдә итүең аркылы байлыгыңны арттырдың, байлыгың аркасында масаеп киттең.

[6] Зирәклектә үзеңне Аллаһы белән тиңләштергән өчен, – ди Хуҗа-Раббы, –

[7] Мин сиңа каршы чит халыкны җибәрәм, халыклар арасында алар иң рәхимсезе, һәм алар синең күркәмлегеңә вә акылыңа каршы кылычларын кыныннан чыгарачак һәм затлылыгыңны хур итәчәк;

[8] алар сине упкынга олактырачак, һәм син диңгезләр йөрәгендә үләчәксең.

[9] Һәлак итүче кулына алла булып түгел, ә кеше булып эләккәндә: „Мин – алла“, – дип әйтерсеңме икән үзеңнең үтерүчең алдында?!

[10] Чит халыклар кулыннан сөннәтсезләр үлеме белән үләчәксең син, чөнки моны Мин әйттем». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

[11] Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

[12] – И адәм углы! Сур патшасы турында кайгы җыры җырла һәм, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Син – камиллек үрнәге, зирәклек белән тулгансың һәм тиңсез гүзәлсең.

[13] Син Гадәндә, Аллаһы бакчасында идең, киемнәрең төрле асылташлар – кызыл якут, топаз, зөбәрҗәт, хризолит, ахак, яшма, зәңгәр якут, фирәзә вә берилл белән бизәлгән иде; бу асылташларның кыса вә киергеләре алтыннан оста итеп эшләнгән, син яратылган көндә алар әзерләп куелган иде.

[14] Син – канатлары җәелгән керубим, Мин сине сакчы итеп билгеләдем; син Алланың изге тавында идең, утлы ташлар арасында йөрдең.

[15] Яратылган көнеңнән алып, гаделсез эшләрең фаш ителгәнгә кадәр үз юлларыңда кимчелексез идең.

[16] Сәүдәң киңәйгән саен, син бәгырьсезләнә бардың; син гөнаһ кылдың, һәм Мин сине Аллаһы тавыннан бәреп төшердем, сине, сакчы керубимне, утлы ташлар арасыннан кудым.

[17] Матурлыгың аркасында йөрәгең масайды, дан сөюең зирәклегеңә зыян китерде; шуның өчен Мин сине җиргә төшердем, патшалар алдында сине хурлыкка калдырдым.

[18] Алдашып сәүдә итүең белән күп җинаятьләр кылып, син изге урыннарыңны нәҗесләдең; Мин синнән ут чыгарып, шул ут сине ашады – барлык халыкларның күз алдында көлгә әйләндердем Мин сине.

[19] Сине белгән халыклар моны күреп гәҗәпкә калды, синең азагың дәһшәтле булды, син мәңгегә юкка чыктың».

[20] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[21] – И адәм углы! Йөзең белән Сидунга борылып пәйгамбәрлек ит,

[22] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И Сидун, Мин сиңа каршы чыгам. Минем исем синдә данга күмеләчәк. Сиңа хөкем оештыргач һәм синдә Үземнең изгелегемне күрсәткәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.

[23] Мин сиңа үләт чире җибәрәчәкмен, урамнарыңда кан коячакмын, төрле яктан килгән кылычтан күпләрнең җаны кыелачак. Шуннан Минем Раббы икәнемне белерсең».

[24] Моннан ары Исраил халкының энәдәй очлы тикән, җәрәхәт ясаучы күгән куагы кебек, аны күрәлмаучы күршеләре булмаячак. Шунда Минем Хуҗа-Раббы икәнемне беләчәкләр.

[25] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраил халкын, бүтән халыклар арасыннан алып, бергә җыйгач, Мин халыклар күз алдында Үземнең изгелегемне күрсәтермен, һәм алар Мин Үземнең колым Ягъкубка биргән җирдә яшәячәкләр.

[26] Алар анда хәвеф-хәтәрсез яшәячәк: йортлар салачак, йөзем агачлары утыртачак – тынычлыкта яшәячәк, чөнки аларга явызлык теләүче барлык халыкларны Мин хөкем итәчәкмен. Шунда Минем Раббы, үз Аллалары икәнемне беләчәкләр».

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters