Skip to content
Opens in a new window

[1] Унынчы елда, унынчы айның уникенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – И адәм углы! Йөзең белән Мисыр патшасы фиргавенгә таба борылып, аңа һәм барлык Мисыр халкына каршы пәйгамбәрлек ит,

[3] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин синең дошманың, фиргавен, Мисыр патшасы. Үзенең елгасында яткан килеш: „Нил – минем елгам, мин аны үзем өчен булдырдым“, – дип әйтүче олы гәүдәле аждаһа син.

[4] Ләкин Мин синең теш казналарыңа ыргак кидерәм һәм тәңкәләреңә елгаларыңдагы балыкларны ябыштырам, сине тәңкәләреңә ябышкан барлык балыкларың белән бергә елгаларыңнан тартып чыгарам;

[5] сине вә синең елгаларыңнан чыгарылган барлык балыкларны чүлгә илтеп ыргытам, син ачык кырда ятып калачаксың, сине күтәреп алмаячаклар; сине җирдәге җәнлекләргә вә һавадагы кошларга азык итеп бирермен.

[6] Шуннан соң Мисырның бар халкы Минем Раббы икәнемне белер. Исраил халкы өчен син камыш терәү кебек булдың.

[7] Сиңа куллары белән тотынгач, син, ярылып, аларның иңбашларын чәнчедең, таянгач, сынып, аларны аяктан ектың».

[8] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин сиңа каршы кылыч җибәрәм – синең кешеләреңне һәм терлегеңне юк итәм.

[9] Шуннан соң Мисыр җире чүл вә далага әверелер, һәм Минем Раббы икәнемне белерләр. Син: „Нил – минем елгам, аны мин булдырдым“, – дип әйткән өчен,

[10] Мин сиңа һәм синең елгаларыңа афәт җибәрәм, Мигдолдан алып Севенегә кадәр, Хәбәшстан чигенә кадәр Мисыр җирен хәрабә хәленә китерәм, аңардан чүл ясыйм.

[11] Анда кеше аягы басмаячак, терлекләр йөрмәячәк, кырык ел буена җан иясе яшәмәячәк.

[12] Бушап калган җирләр арасында Мисыр җирен чүл ясыйм; бушап калган шәһәрләр арасында аның шәһәрләре кырык ел буена буш торачак; мисырлыларны халыклар арасына сибәм, төрле җирләргә таратам».

[13] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кырык ел узгач, Мин мисырлыларны халыклар арасыннан кире җыеп алачакмын.

[14] Әсирлектән азат итеп, яңадан Патроска, үзләренең ата-бабалары җиренә кайтарачакмын, һәм алар анда көчсез бер патшалык булачак.

[15] Башка патшалыклардан ул көчсезрәк булачак һәм бүтән беркайчан да башка халыклардан өстен булмаячак; башка халыклар өстеннән хакимлек итмәсеннәр өчен, Мин аларны шулай зәгыйфьләндерәчәкмен.

[16] Мисыр моннан ары Исраил халкына терәк булмаячак, Мисырдан ярдәм сорап гөнаһ кылуын исләренә төшереп торачак; һәм алар Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерләр».

[17] Егерме җиденче елда, беренче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[18] – И адәм углы! Бабил патшасы Нәбухаднессар Сур янында үзенең гаскәрен тәмам хәлдән тайдырганчы эшләтте: биредә барлык башлар пеләшләнде, иңбашлар кырылып чиләнде; әмма башкарган эшләре өчен Нәбухаднессарның үзенә дә, аның гаскәренә дә Сур берни түләмәде.

[19] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Бабил патшасы Нәбухаднессарга Мисыр җирен бирәм, һәм ул, аның байлыгын кулына төшереп, талап җыелган малны гаскәренә өләшер.

[20] Башкарган эшләре өчен Мин аңа Мисыр җирен бүләк итеп бирәм, чөнки ул һәм аның гаскәре Минем хакка эшләделәр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

[21] Ул көнне Мин Исраил халкын көчле итәм һәм алар арасында синең телеңне ачам, шуннан алар Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters