Skip to content
Opens in a new window

[1] Теге ир мине төньяк юл белән тышкы ишегалдына алып чыгып, бүлеп алынган мәйданчыкка һәм төньяктагы бина янәшәсендәге бүлмәләргә алып килде.

[2] Ишеге төньякка чыккан бина йөз терсәк озынлыкта, илле терсәк киңлектә иде.

[3] Эчке ишегалдында урнашкан егерме терсәк киңлектәге ачык урын белән тышкы ишегалдындагы басма арасында кара-каршы өч катлы ике әйван бар иде.

[4] Ә бүлмәләр алдында эчке яктан керү юлы бар: аның киңлеге – ун терсәк, ә озынлыгы – йөз терсәк; бүлмәләрнең ишекләре төньякка карый.

[5] Өске бүлмәләр таррак, чөнки алар алдындагы әйваннар түбәнге вә урта бүлмәләрнекенә караганда киңрәк урын алып тора иде.

[6] Өченче каттагы бүлмәләрнең, ишегалдындагы сыман, баганалары юк, шуңа күрә аларның идәне түбәнге вә урта кат бүлмәләрнекеннән азрак урын алып тора.

[7] Тышкы ишегалды вә әлеге бүлмәләргә параллель тышкы дивар – илле терсәк озынлыкта;

[8] шулай итеп, тышкы ишегалдына караган бүлмәләрнең озынлыгы фәкать илле терсәк булып, Аллаһы йортына караган бүлмәләрнеке исә йөз терсәк иде.

[9] Бу бүлмәләргә астан, тышкы ишегалдыннан керер өчен, көнчыгыш якта капка ясалган.

[10] Көньякта, тышкы ишегалды диварының буеннан-буена, бүлеп алынган ачык урын янәшәсендә бүлмәләр урнашкан.

[11] Алар алдында керү юлы бар; бүлмәләр төньяктагылар кебек үк: аларның озынлыгы да, киңлеге дә, чыгу юлы да, урнашу тәртибе дә, ишекләре дә теге бүлмәләрнекенә охшаш иде.

[12] Көньяктагы бүлмәләргә көнчыгыштан, тышкы диварга параллель булган керү юлының башында урнашкан капкадан узасы.

[13] Ир кеше миңа: – Бүлеп алынган ачык урын каршындагы төньяк һәм көньяк бүлмәләр – изге бүлмәләрдер. Раббы алдында хезмәт итүче руханилар корбан итеп китерелгән иң изге ризыкларны шунда ашарлар; иң изге корбаннарны – икмәк бүләген, гөнаһ йолу корбанын һәм гаеп йолу корбанын шунда куярлар, чөнки бу – изге урын, – диде. –

[14] Изге урында гыйбадәт кылган чакта, кигән киемнәрен салмыйча руханилар тышкы ишегалдына чыгарга тиеш түгелләр, чөнки ул киемнәр изге; халык янына чыкканчы, алар өсләренә икенче кием кияргә тиеш.

[15] Изге йортның эчен үлчәп бетергәч, ул мине көнчыгышка караган капкадан алып чыгып, Изге йортны тышкы яктан үлчи башлады.

[16] Көнчыгыш якны үлчәү таягы белән үлчәде – барлыгы биш йөз терсәк булды;

[17] аннары таягы белән төньяк тарафка караган якны үлчәде – барлыгы биш йөз терсәк булды;

[18] шулай ук таягы белән көньяк тарафка караган якны үлчәде – биш йөз терсәк булды.

[19] Шуннан ул көнбатышка караган якка борылды һәм таягы белән аны үлчәде – биш йөз терсәк булды.

[20] Шул рәвешле, Изге йортны ул һәр дүрт яктан үлчәп чыкты; изге урынны изге булмаган урыннан аеру өчен, ишегалды тирәли корылган диварның озынлыгы һәм киңлеге бишәр йөз терсәк иде.

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters