[1] И адәм углы, Исраил тауларына пәйгамбәрлек итеп әйт: «Исраил таулары, Раббы сүзен тыңлагыз!
[2] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Дошман сезнең хакта: ‘Әһә, борынгы биеклекләр безнең кулга төште’, – дип әйтә“».
[3] Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Алар сезне шул дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшерде һәм һәрьяклап талады ки, тора-бара сез бүтән халыкларның милкенә әйләндегез һәм кешеләрнең гайбәт сатуына, яман сүзләренә сәбәп булдыгыз.
[4] Шуның өчен, Исраил таулары, Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз. Тауларга вә калкулыкларга, тарлавыкларга вә үзәнлекләргә, ташландык хәрабәләргә, әйләнә-тирәдәге халыкларга табыш булган һәм аларның мыскыллап көлүенә дучар ителгән буш шәһәрләргә
[5] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Көнләшү утында янып, Мин бүтән халыкларга һәм бөтен Эдомга каршы Үз сүземне әйттем. Көтүлекләремне талар өчен, алар нәфрәтләнеп һәм сөенә-сөенә Минем җиремне яулап алдылар“».
[6] Шуңа күрә Исраил җире турында пәйгамбәрлек сүзеңне әйт һәм тауларга вә калкулыкларга, тарлавыкларга вә үзәнлекләргә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу сүзләрне Мин көнләшеп һәм ярсулы хәлемдә әйттем, чөнки сез халыкларның мыскыллап көлүенә түзеп торасыз.
[7] Шуның өчен, – ди Хуҗа-Раббы, – кулымны күтәреп ант итәм: тирә-ягыгыздагы халыклар үзләре дә хурлыкка калачак!
[8] Ә сез, Исраил таулары, агач ботакларына күмелеп, Минем Исраил халкыма җимеш бирерсез, чөнки халкым тиздән әйләнеп кайтачак.
[9] Мин сезне кайгыртам, сезгә мәрхәмәтлемен; сезне сөрерләр, орлык чәчәрләр.
[10] Мин сезнең халкыгызны арттырырмын, сездә бөтен Исраил йортын урнаштырырмын. Шәһәрләр кешеләр белән тулыр, хәрабәләр урынында йортлар төзелер.
[11] Кешеләрегезне һәм мал-туарыгызны арттырырмын – алар үрчерләр, ишәерләр. Әүвәлгечә синдә күп кеше яшәр, һәм элеккегә караганда да сезгә күбрәк игелек кылырмын. Шунда Раббы икәнемне белерсез.
[12] Сезгә, Исраил таулары, кешеләремне – Үземнең халкым Исраилне китерермен, сез аларның биләмәсе – мирас җире булырсыз, һәм сез инде баласыз калмассыз».
[13] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сезнең турыда: „Сез кешеләрне ашыйсыз, халкыгызны баласыз калдырасыз“, – дип сөйлиләр,
[14] әмма сез бүтән инде кешеләрне ашамассыз, халкыгызны баласыз калдырмассыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[15] Башка милләтләрнең сезне мыскыллап көлүен ишетмәссез, халыклар тарафыннан хур ителмәссез, халкыгызны абындырмассыз». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
[16] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[17] – И адәм углы! Исраил халкы үз җирендә яшәгән чакта, ул аны кылган эш-гамәлләре белән пычратты; халыкның гамәлләре Минем өчен хатын-кызның күрем вакытындагы пычраклыгы сыман булды.
[18] Алар шушы җиргә кан койган, аны потлары белән пычраткан өчен, Мин аларга Үземнең ачуымны түктем.
[19] Мин аларны төрле халыклар арасына тараттым, һәм алар төрле җирләргә сибелде. Мин аларны йөргән юлларына вә кылган гамәлләренә карап хөкем иттем.
[20] Кайсы халык арасында яшәсәләр дә, алар Минем изге исемемне хур итәләр иде, чөнки алар хакында: «Болар – Раббы кешеләре, Аның җиреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләр», – дип сөйлиләр иде.
[21] Шуннан Мин Исраил халкы яшәгән һәр җирдә Үземнең хур ителгән изге исемемне кызгандым.
[22] Шуңа күрә Исраил халкына әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин моны, Исраил халкы, сезнең өчен түгел, ә бәлки сез яшәгән халыклар арасында хур ителгән изге исемем хакына эшлим.
[23] Һәм төрле халыклар арасында хур ителгән исемемне – сез хур иткән бөек исемемне – Мин изге итәм; аларның күз алдында сезнең аша Үземнең изгелегемне таныткач, халыклар Минем Раббы икәнемне белерләр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[24] Сезне төрле халыклар арасыннан чыгарып, барлык илләрдән бергә җыям да үз җирегезгә кайтарам.
[25] Чиста су бөркеп, сезне пакьләндерәм, һәм сез чистарынырсыз. Мин сезне бар булган пычрагыгыздан, барлык потларыгыздан арындырам.
[26] Сезгә яңа йөрәк, яңа рух бирәм; тәнегездән таш йөрәгегезне алып, тере йөрәк бирәм.
[27] Сезгә Үз Рухымны салам һәм сезне Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлык, кануннарымны сакларлык, аларны үтәрлек итәм.
[28] Һәм сез ата-бабаларыгызга Мин биргән җирдә яшәрсез һәм Минем халкым булырсыз, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын.
[29] Сезне һәртөрле әшәкелек-нәҗестән саклармын; икмәкле итәрмен һәм аны арттыра торырмын – сезгә ачлык кичерергә юл куймам.
[30] Башка халыклар, кытлык кичерәсез дип, сездән көлмәсен өчен, агачлардагы җимешләрне, кырдагы игенне Мин арттырырмын.
[31] Шул чагында яман юлларыгызны вә яман гамәлләрегезне искә төшереп, гөнаһларыгыз вә әшәкелекләрегез өчен үзегездән үзегез җирәнерсез.
[32] Сезгә шунысы да мәгълүм булсын: Мин моны сезнең хакка эшләмим. Йөргән юлларыгыз өчен кызарыгыз һәм оялыгыз, Исраил халкы». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
[33] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сезне бөтен гөнаһларыгыздан чистарткач, шәһәрләрегез кеше белән тулыр, хәрабәләр урынында йортлар төзелер,
[34] ташландык хәлгә килгән җирләр эшкәртелер, үтеп барган һәр кешенең күз алдында җирләрегез инде буш ятмас.
[35] „Чүлгә әйләнгән бу җир хәзер Гадән бакчасыдай булды; җимерелгән, бушап калган, ташландык шәһәрләр ныгытылды, аларда кешеләр яши башлады“, – диярләр.
[36] Шулчакны әйләнә-тирәгездәге халыклар Мин Раббының җимерелгәнне яңадан төзүемне, бушап калган җиргә үсемлек утыртуымны белерләр. Моны Мин, Раббы, әйттем һәм Мин моны эшләячәкмен».
[37] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраил халкының гозеренә Мин яңадан җавап бирәчәкмен һәм алар өчен менә нәрсә эшләячәкмен: кешеләрен сарыклар кебек –
[38] билгеләнгән бәйрәм көннәрендә Иерусалимдә корбанга китерә торган сарыклар санынча ишәйтәчәкмен, бушап калган шәһәрләрне кешеләр белән тутырачакмын. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».