[1] Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – И адәм углы! Пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «„Нинди бәхетсез көн!“ – дип, үкереп елагыз!
[3] Чөнки Раббының караңгы, төксе көне инде бик якын – халыкларга кайгылы ел җитеп килә.
[4] Мисыр өстенә кылыч килә; җаннары кыелганнар егыла башлагач, Мисырның байлыгы талангач, нигезләре җимерелгәч, хәбәшиләрнең коты алыначак.
[5] Хәбәшстан, Пут, Луд, гарәпләрнең бар җирләре, Луб һәм Килешү җирендәге угыллар мисырлылар белән бергә кылычтан узачак».
[6] Раббы болай дип әйтә: «Мисырның терәүләре җимереләчәк, аның горур егәре бетәчәк; Мигдолдан алып Севенегә кадәр байтаклар кылычтан үләчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[7] Бушап калган җирләр арасында ул да бушап калачак, шәһәрләре дә бушап калган шәһәрләр арасында булачак.
[8] Мисырга ут салгач, аның бөтен терәүләре җимерелгәч, Минем Раббы икәнемне беләчәкләр.
[9] Ул көндә, ваемсыз хәбәшиләрне куркытыр өчен, Минем хәбәрчеләрем корабларда юлга чыгачак. Мисырның һәлакәтле көнендә аларның коты алыначак, чөнки ул көн инде килә».
[10] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бабил патшасы Нәбухаднессар кулы белән күп санлы Мисыр халкын киметәм.
[11] Нәбухаднессар үзе һәм башкалар арасында иң рәхимсезе саналган халкы бу җирне һәлак итәр өчен киләчәк, кылычларын Мисырга каршы юнәлтеп, җирне мәет белән тутырачак.
[12] Елга-култыкларны корытып, Мисыр җирен Мин явызлар кулына бирәм, чит халыклар кулы белән бу җирне, андагы бар нәрсәне тар-мар итәм». Моны Мин, Раббы, әйттем.
[13] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Потларны җимерәм, Мемфиста ялган илаһларны юк итәм, Мисыр җирендә инде хакимнәр булмас, Мин Мисыр җиренең котын алам.
[14] Патросны бөлдерәм, Соганга ут салам, Фивага җәза бирәм.
[15] Ярсуымны Мисыр кальгасы Пелүсимгә түгәм, Фиваның күп санлы халкын юк итәм.
[16] Мисырга ут салам; Пелүсимне газапка дучар итәм. Дошманнары Фивага һөҗүм итәр, көндезен Мемфиска ябырылыр.
[17] Он белән Пи-Бәсетнең яшь егетләре кылычтан һәлак булыр, шәһәр халкы әсир төшәр.
[18] Мисырның камыты сынып, аның горур егәре беткәч, Тахпанхеста көн сүрелеп калыр. Аны болыт каплап алыр, кызлары әсир ителер.
[19] Мисырга җәзам шул булыр, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
[20] Унберенче елда, беренче айның җиденче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[21] – И адәм углы! Мин Мисыр патшасы фиргавенне җиңдем; савыксын өчен, аны дәваламадылар, тернәкләнеп, кулына кылыч тотарлык булсын өчен, яраларын бәйләмәделәр.
[22] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Мисыр патшасы фиргавенгә каршы чыгам, аның җәрәхәтле һәм дә таза кулын да яралыйм, кулыннан кылычын сугып төшерәм.
[23] Мисырлыларны төрле халыклар арасына сибеп, чит-ят җирләргә таратам.
[24] Ә Бабил патшасының кулын нык итәм, аның кулына кылыч салам, фиргавеннең кулын исә яралыйм, һәм ул авыр җәрәхәтләрдән Бабил патшасы алдында ыңгырашып торыр.
[25] Бабил патшасының кулын ныгытам, фиргавеннең кулы исә көчсезләнәчәк. Бабил патшасының кулына Мин кылыч салып, Мисыр җиренә ул яу белән килгәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.
[26] Мисырлыларны Мин төрле халыклар арасына сибәм, чит-ят җирләргә таратам; шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».