[1] Аннары теге ир мине яңадан Изге йортның көнчыгышка караган тышкы капкасы янына алып килде. Капка ябык иде.
[2] Раббы миңа: – Бу капка ябык килеш торачак, ул ачылырга тиеш түгел, аннан беркем дә үтеп йөрмәячәк, чөнки бу капкадан Раббы, Исраил Алласы керде, һәм ул ябык килеш калырга тиеш, – диде. –
[3] Анда, Раббы алдында ризык ашар өчен, бары хаким генә утырачак; ул, капка болдыры аша кереп, шуннан чыгар да.
[4] Аннары ул мине төньяк капка аша Изге йорт янына алып керде. Шунда мин Раббы шөһрәтенең балкышын күрдем, ул Раббы йортын тутырган иде, һәм мин җиргә йөзтүбән капландым.
[5] Раббы миңа: – И адәм углы! Мин сиңа Раббы йортының барлык кагыйдәләре вә кануннары турында сөйлим – игътибарлы бул, әйбәтләп тыңла, күзләрең белән әйбәтләп кара; Изге йортка керә торган һәм аннан чыга торган юлларга аеруча игътибар ит.
[6] Исраилнең фетнәчел халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Җитте сезгә, Исраил халкы, әшәкелек эшләүдән туктагыз!
[7] Минем ризыгымны – эч маен һәм канны китергән чакта, сез, Минем Изге йортыма тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халыкларны алып кереп, Минем Изге йортымны нәҗесләдегез. Сез үзегезнең әшәкелегегез белән Минем Килешүемне боздыгыз.
[8] Минем изге әйберләремне сакламыйча сез, Изге йортымда Миңа хезмәт итәр өчен, үз урыныгызга чит халыкларны билгеләдегез».
[9] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраилиләр арасында яшәсә дә, тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халык углы Минем Изге йортыма керергә тиеш түгел».
[10] Исраил Миннән читләшкән чакта, Мине калдырып киткән һәм потларга табынган левиләр үз гөнаһлары өчен тиешле җәзаны алачак.
[11] Алар Минем Изге йортымда капка янындагы сакчылар һәм Изге йорт хезмәтчеләре булып хезмәт итә алалар; алар, халык өчен тулаем яндыру корбаннары вә башка корбаннар чалып, кешеләргә хезмәт күрсәтә алалар.
[12] Әмма алар, Минем халкымны потларга хезмәт итәргә өндәп, Исраил халкын гөнаһка этәргән иделәр, шуңа күрә Мин кулымны күтәреп ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – гөнаһлары өчен алар җәза алачак.
[13] Алар Минем руханиларым булмасыннар, Миңа якынаймасыннар, Минем изге әйберләремә, иң изге әйберләремә дә якынаймасыннар – кылган әшәкелекләре өчен шулай хурлыкка калсыннар.
[14] Мин аларга Изге йортны саклауны, андагы көндәлек эшләрне генә йөклим.
[15] Исраил Миннән читләшкән чакта, Минем Изге йортымда тугры хезмәт иткән Садыйкның нәсел варислары – левиләрдән булган руханилар – Миңа хезмәт итәр өчен, хозурыма килсеннәр. Терлекләрнең эч маен вә канын Миңа китерер өчен, алдымда алар басып торырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[16] Бары тик алар гына Минем Изге бүлмәмә керерләр һәм, Миңа хезмәт итәр өчен, эшләремне башкарыр өчен, өстәлем янына якынаерлар.
[17] Эчке ишегалдындагы капкадан кергәндә, алар җитен кием кигән булыр, эчке ишегалдына керә торган капкада һәм Изге йортта хезмәт иткәндә, өсләренә йоннан тегелгән кием кимәсеннәр.
[18] Башларындагы баш киемнәре дә, билләрендәге эчке киемнәре дә җитеннән булсын. Тирләтә торган кием кимәсеннәр.
[19] Тышкы ишегалдына халык янына чыкканда, изге киемнәре белән халыкка орынмас өчен, хезмәт иткәндә кигән киемнәрен изге бүлмәләрдә салып калдырсыннар һәм икенче кием кисеннәр.
[20] Руханилар башларын кырмасын, озын чәч тә үстермәсен, чәчләрен кистереп йөртә торган булсыннар.
[21] Эчке ишегалдына керәсе булса, бер генә рухани да шәраб эчәргә тиеш түгел.
[22] Аларга тол хатынга, иреннән аерылган хатынга өйләнергә ярамый, аларга Исраил халкыннан гыйффәтле кыз яки руханидан тол калган хатынны гына алырга мөмкин.
[23] Минем халкымны алар изгене – гадәти нәрсәдән, чистаны нәҗестан аерырга өйрәтсеннәр.
[24] Алар дәгъваларны хәл итәргә, кануннарыма нигезләнеп хөкем чыгарырга, Мин билгеләгән бәйрәмнәр турындагы канун вә кагыйдәләремне үтәргә, шимбә көннәремне изге итеп сакларга тиешләр.
[25] Пычранмас өчен, руханиларның берсе дә үлгән кеше янына якын килергә тиеш түгел; фәкать әтисе яки әнисе, углы яки кызы, ир туганы яки кияүгә чыкмаган кыз туганының мәетенә якын килергә ярый.
[26] Чистарынганнан соң рухани тагын җиде көн көтәргә тиеш.
[27] Изге йортта хезмәт итәр өчен йортның эчке ишегалдына кергәндә, ул үзе өчен гөнаһ йолу корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
[28] Руханилар өчен биләмә – Мин Үземдер, Исраилдә аларга биләмәгә җир бирмәгез – аларның биләмәсе Мин Үзем булырмын.
[29] Алар икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны вә гаеп йолу корбаныннан тукланырлар; Исраил җирендә Аллаһыга багышланган бар нәрсә аларныкы булыр.
[30] Беренче уңышыгызның иң яхшы өлеше, шулай ук башка төрле бүләкләрегез дә руханиларныкы булыр. Йортыгызга бәрәкәт иңсен өчен, беренче тарттырган онны да руханига бирегез.
[31] Руханиларга кош яки хайван үләксәсен, шулай ук кыргый җәнлек ботарлаган үләксәне ашарга ярамый.