[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – И адәм углы! Халкыңа болай дип әйт: «Әгәр Мин нинди дә булса берәр җиргә кылыч юнәлтсәм, ә ул җирнең халкы, үз арасыннан бер-бер кешене сайлап, аны үзенә сакчы итеп куйса,
[3] һәм әлеге сакчы, җиргә килүче кылычны күреп, мөгез быргы кычкыртса һәм халыкны кисәтсә,
[4] ә кемдер быргы тавышын ишетеп тә сакланмаса – кылыч аны үтерсә, әлеге кеше үз үлемендә үзе гаепле булачак.
[5] Быргы тавышын ишетсә дә, ул сакланмады, шуңа күрә үз үлемендә үзе гаепле; сакланган булса, исән калыр иде.
[6] Ә инде сакчы, кылычны күреп тә, быргысын кычкыртмаса, шулай итеп халыкны кисәтмәсә, һәм кылыч, килеп, берәрсенең гомерен өзсә, ул кеше үзенең гөнаһлары өчен үтереләчәк, ә аның каны өчен Мин сакчыны җаваплы итәчәкмен».
[7] Мин сине, адәм углы, Исраил халкына сакчы итеп куйдым, һәм син Минем авызымнан чыккан сүзләрне ишетеп торырсың, аларны Минем исемемнән кисәтерсең.
[8] Явыз кешегә Мин: «И явыз кеше, син һичшиксез үләчәксең!» – дисәм, ә син аны, явызлык юлына кермәсен дип, алдан кисәтеп куймасаң, явыз кеше үзенең гөнаһы өчен үләчәк, ләкин аның каны өчен җавапны Мин синнән сораячакмын.
[9] Ә инде син явыз кешене, йөргән юлыннан ваз кичсен өчен, алдан кисәтеп куйсаң, ләкин ул явызлык кылудан туктамаса, үз гөнаһы өчен ул үләр, ә син җаныңны коткарып калырсың.
[10] Син, адәм углы, Исраил халкына болай дип әйт: «Сез: „Җинаятьләребез вә гөнаһларыбыз безгә тынгы бирми, шулар аркасында инде сүнеп барабыз, ничек яшәргә безгә?!“ – дисез».
[11] Әйт аларга: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин явыз кешенең үлемен түгел, ә бәлки аның яман юлдан чыгып исән калуын телим. Кире борылыгыз, яман юлыгыздан кире борылыгыз! Нигә үләргә сезгә, Исраил халкы?!»
[12] Син, адәм углы, үз халкыңа әйт: «Тәкъва кешене, җинаять кылса, тәкъвалыгы коткарып калмас; явыз кеше исә, яман юлын ташласа, җинаяте өчен җәзаланмас. Тәкъва кеше гөнаһ кылса, әүвәлге тәкъвалыгы хакына исән кала алмас.
[13] Тәкъва кешегә Мин, һичшиксез исән калырсың, дип әйтсәм, һәм ул үзенең тәкъвалыгына өметләнеп явызлык кылса, аның барлык игелекле эшләре искә алынмас, һәм ул кылган явыз гамәле өчен үлем җәзасы алыр.
[14] Явыз кешегә исә, һичшиксез үләчәксең, дип әйтсәм, һәм ул, гөнаһларыннан ваз кичеп, гаделлек, дөреслек белән яши башласа –
[15] бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтарса, урлаган әйберне кире кайтарса, тормыш кагыйдәләре буенча яшәсә, бернинди яман эш кылмаса, һичшиксез исән калачак, үлмәячәк.
[16] Ул кылган гөнаһларның берсе дә искә алынмаячак; дөрес вә тәкъва гамәлләр кылса, ул һичшиксез исән калачак».
[17] Синең халкың: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел», – ди. Ә бит аларның үз юллары дөрес түгел!
[18] Тәкъва кеше, үзенең тәкъвалыгын ташлап, гөнаһ кыла башласа, ул үләчәк.
[19] Явыз кеше, үзенең явызлыгын ташлап, дөреслек вә тәкъвалык белән яши башласа исән калачак.
[20] Ә сез: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – дисез. Мин сезнең һәркайсыгызны кылган эшләренә карап хөкем итәчәкмен, Исраил халкы.
[21] Сөргенгә китүебезнең уникенче елында, унынчы айның бишенче көнендә Минем янга Иерусалимнән качкан бер кеше килде һәм: «Шәһәр җимерелде!» – диде.
[22] Ләкин кичен, бу кеше килергә бер көн кала, мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы минем авызымны ачты; бу хәл иртәгесен теге кеше килгәнче булды. Авызым ачылгач, мин инде дәшми тормадым.
[23] Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[24] – И адәм углы! Исраилнең бушап калган урыннарында яшәүчеләр: «Ибраһим берьялгызы булып та, шушы җирне биләгән, ә без күбәү – бу җир, әлбәттә, безгә биләмә итеп бирелгән», – ди.
[25] Әйт син аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез каны качмаган ит ашыйсыз, потларга табынасыз, кеше канын коясыз. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!
[26] Сез үзегезнең кылычыгызга таянасыз, әшәкелекләр эшлисез, бер-берегезнең хатынын нәҗеслисез. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!»
[27] Син аларга менә нәрсә дип әйт: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: бушап калган җирләрдә яшәүчеләр кылычтан үләр, ачык кырда булганнарны җәнлекләргә ризык итеп бирермен; ә ныгытмаларда вә мәгарәләрдә яшәүчеләр үләт чиреннән һәлак булыр.
[28] Бу җирне Мин коры чүлгә әйләндерермен, аның горур егәре юкка чыгар, Исраил таулары бушап калыр – алар аша үтеп йөрүчеләр булмас.
[29] Кылган барлык әшәкелекләре өчен бу җирне чүл вә бушлык иткәннең соңында алар Минем Раббы икәнемне белерләр“».
[30] Ә синең хакта, адәм углы, диварлар янында, өйләренең ишек төбендә синең халкыңның угыллары бер-берсенә: «Әйдәгез, Раббыдан булган хәбәрне тыңлыйк», – диләр.
[31] Минем халкым, гадәттәгечә, синең каршыңа утырып, сүзләреңне тыңлый, әмма аларны үтәми. Аларның телендә ялагайлану, ә йөрәкләре хәрәм малга тартыла.
[32] Алар өчен син сөю турында матур тавыш белән җырлаучы, уен коралында әйбәт уйнаучы бер җырчы гына: алар синең сүзләреңне ишетәләр, ләкин аларны үтәмиләр.
[33] Әмма шушы әйтелгәннәрнең барысы да чынга ашкач, – ә болар инде чынга әйләнеп бара, – араларында пәйгамбәр яшәгәнне белерләр.