Skip to content
Opens in a new window

[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – И адәм углы! Йөзең белән Аммон угыллары яшәгән тарафка борыл һәм аларга каршы пәйгамбәрлек ит.

[3] Аммон угылларына, Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Минем изге йортым нәҗесләнгәнгә, Исраил җире чүлгә әйләнгәнгә, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелгәндә „әһә“ дип кимсетеп сөйләгәнгә күрә,

[4] Мин сине көнчыгыш халыкларына биләмә итеп бирәм; алар, чатырларын корып, синең җиреңә килеп төпләнерләр, җимешләреңне ашарлар, сөтеңне эчәрләр.

[5] Рабаһны Мин – дөяләр өчен көтүлек, Аммонны вак терлек өчен ял итү урыны итәрмен, шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».

[6] Чөнки Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кул чабып, аяк тыпырдатып, Исраил җиренә карата нәфрәт белдергәнең, сөенгәнең өчен,

[7] синең өстеңә кулымны сузып, сине башка халыкларга талатырга бирәм, сине халыклар, илләр арасыннан юкка чыгарам, сине һәлак итәм; шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».

[8] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мәаб белән Сәгыйрь: „Менә, Яһүдә йорты да башка барлык халыклар кебек булды“, – дигән өчен,

[9] Мин Мәабның чик буендагы шәһәрләрдән – Бәйт-Ешимот, Багал-Мегон вә Кыръятаимнән, иң гүзәл җирдән башлап, аның иңбашын ачам.

[10] Мин аны Аммон угыллары белән бергә көнчыгыш халыкларына биләмә итеп бирәм, шунлыктан халыклар арасында ул бүтән искә алынмаячак.

[11] Мәабка хөкем оештырам, шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».

[12] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Яһүдә йортыннан үч алып, зур гөнаһ кылганы өчен, –

[13] ди Хуҗа-Раббы, – кулымны Эдом өстенә сузып, аның кешеләре белән терлекләрен юк итәчәкмен, аны чүлгә әйләндерәчәкмен, Теманнан алып Деданга кадәр һәммәсе кылычтан һәлак булачак.

[14] Эдомнан Мин Үземнең Исраил халкы кулы белән үч алачакмын, һәм алар Эдомда Минем ачуым вә ярсуым буенча эш итәрләр. Эдом Минем ничек үч алуымны белер», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

[15] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Пелештиләр – үч алучан халык. Йөрәкләре нәфрәт белән тулганга күрә, алар үч алдылар, күптәнге дошманын юк итәргә тырыштылар.

[16] Шуның өчен, – ди Хуҗа-Раббы, – менә, Мин кулымны пелештиләргә таба сузам, керетиләрне тар-мар китерәм, диңгез ярында калганнарны юк итәм.

[17] Мин рәхимсез рәвештә алардан үчемне алырмын, ярсый-ярсый аларны җәзалармын. Үчем кангач, алар Минем Раббы икәнемне белерләр».

Яхәзкыл пәйгамбәр — Chapters