[1] Мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы Рухы мине, шәһәрдән чыгарып, үзән уртасына китереп бастырды. Әлеге үзән сөякләр белән тулы иде.
[2] Ул мине үзән буйлап алып китте, һәм мин анда бик күп коры сөякләр ятканын күрдем.
[3] Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Бу сөякләргә җан өреп буламы? – диде. Мин: – Йа Хуҗа-Раббым! Моны Син генә беләсең, – дидем.
[4] Раббы миңа: – Бу сөякләргә пәйгамбәрлек итеп әйт: «И коры сөякләр! Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. –
[5] Хуҗа-Раббы бу сөякләргә болай дип әйтә: „Менә, Мин сезгә сулыш өрәм, һәм сез җанланырсыз.
[6] Сезгә сеңерләр бирәм, ит үстерәм, тире белән каплыйм, сулыш өрәм – һәм сез җанланырсыз. Шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез“».
[7] Миңа әмер ителгәнчә пәйгамбәрлек итә башладым; мин сөйләгәндә, шак-шок иткән тавыш ишетелде – сөякләр бер-берсенә якыная башлады.
[8] Шулвакыт мин сөякләргә сеңер вә ит үскәнен, аларның тире белән каплаганын күрдем, ләкин аларда әле сулыш юк иде.
[9] Шунда Ул миңа әйтте: – И адәм углы, сулышка сүз катып пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Дүрт тарафтан җил белән кил, и сулыш, һәм, мәетләргә җан керсен өчен, аларга өр».
[10] Мин Ул кушканча пәйгамбәрлек иттем – аларга сулыш килде, җан керде, һәм алар, күп санлы гаскәр булып, аякларына торып басты.
[11] Раббы миңа: – И адәм углы! Ошбу сөякләр – бөтен Исраил халкы. Менә, алар: «Сөякләребез кибеп бетте, өметебез үлде, киләчәгебез юк», – ди.
[12] Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин сезнең каберләрегезне ачам һәм сезне, Үземнең халкымны, каберләрегездән кубарып, Исраил җиренә кайтарам.
[13] Каберләрегезне ачып, сезне шуннан чыгаргач, и халкым, сез Минем Раббы икәнемне белерсез.
[14] Сезгә Үземнең Рухымны салгач, сезгә җан керер, һәм сезне үз җирегезгә урнаштырырмын, шуннан Минем Раббы икәнемне белерсез. Мин моны әйттем һәм шулай эшләячәкмен». Бу – Раббы сүзе.
[15] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[16] – Ә син, адәм углы, үзеңә бер таяк ал да аның өстенә «Яһүдә вә аңа теләктәш исраилиләрнеке» дип язып куй; тагын бер таяк ал һәм аның өстенә «Йосыф вә аңа теләктәш бөтен Исраил халкы – Эфраим таягы» дип яз.
[17] Аларны бербөтен булырдай итеп кулыңа тот.
[18] Халкыңның угыллары: «Моның нәрсә аңлатуын әйтмәссеңме?» – дип сорасалар,
[19] аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин, Эфраим кулындагы Йосыф вә аңа теләктәш Исраил ыругларының таягын алып, Яһүдә таягына кушам һәм аларны бер таяк итәм – алар Минем кулымда бербөтен булачак».
[20] Син язган шушы ике таякны аларның күз алдында тотып,
[21] аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, исраилиләрне Мин төрле җирләрдән, үзләре яшәгән халыклар арасыннан җыеп, үз җирләренә кайтарам.
[22] Шушы җирдә, Исраил тауларында, Мин аларны бер халык итәм, икесенә бер патша куям, моннан соң ике төрле халыкка, ике патшалыкка бүленмәсләр.
[23] Инде алар потларга, җирәнгеч сыннарга табынып, гөнаһ кылып үзләрен пычратмаслар. Мин аларны гөнаһлы юлларыннан коткарам, пакьләндерәм, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.
[24] Колым Давыт исә – аларның патшасы, алар өчен көтүче булыр. Алар Минем кануннарым буенча гамәл кылырлар, кагыйдәләремне сакларлар һәм аларны үтәрләр.
[25] Алар колым Ягъкубка Мин биргән, ата-бабалары яшәгән җирдә яшәр, балалары, балаларының балалары да гомергә шунда яшәр; колым Давыт мәңге аларның хакиме булыр.
[26] Алар белән тынычлык килешүе төзермен, ул килешү алар белән мәңгегә беркетелер. Мин аларны үз җирләрендә урнаштырырмын, саннарын ишәйтермен, Үземнең изге урынымны мәңгегә алар арасына куярмын –
[27] Минем торагым шунда булыр. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.
[28] Изге урынымны мәңгегә алар арасында урнаштыргач, башка халыклар Мин Раббының Исраилне изгеләндерүен белерләр».